7 август 2012 яңалыклары
-
7 август 2012 - 07:43Әле дә без бар!Әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде.
-
7 август 2012 - 07:41Казанда ОРВИ эпидемиясе?Урамда җәй булуга карамастан, соңгы вакытта Казанда ОРВИ белән авыручылар бик нык күбәеп киткән.
-
7 август 2012 - 07:36Кайда эчәргә ярый, ә кайда ярамый...Быелның соңгы алты аенда республикабызда исерек хәлдә җинаять кылу, җәмәгать урыннарында тәртип бозу очраклары ешайган.
-
7 август 2012 - 07:34Күк капусы ачылгандаГадәттә, безнең халыкта күк капусы ачылганын күреп, теләк теләгән кешенең киләчәген бәхеткә юрыйлар. Шушы көннәрдә халык язучысы Рабит Батулла сценариесе буенча режиссер Фәрит Дәүләтшин тарафыннан төшерелгән «Күк капусы ачылганда» дигән фильм тәкъдим ителде.
-
7 август 2012 - 07:32Ул әле яши!Р.Әхмәровның төшенкелеккә бирелүенә каршы язуым әле бу («Татарстан» радиосы яшәргә тиеш» «ШК», 24 июль, 8 нче бит). Ул чыбыклы радио, керосин лампасы, утын ягу кебек, узган гасырларда калды. Чыбыклы радиога бер елга түләнгән 300 сумга бүген заманча радиоалгыч сатып алып, кимендә 10-15 ел төрле-төрле «Болгар», «Курай», «Татар» радиоларын тыңлап була!...
-
7 август 2012 - 07:27Чыбыклы радио безгә кирәкме?Хезмәт ветераны Ренат Әхмәров «Шәһри Казан» газетасының 84 нче санындагы «Татарстан» радиосы яшәргә тиеш» язмасында «чыбыклы радио»ны якларга тырыша һәм аны саклап калу фикерен дә әйтә. «Чыбыклы радио»га кем мохтаҗ икән хәзер? Аны беренче башлап өлкәннәр үзләре өздерә башлаганнар иде. Шул ук вакытта, «чыбыклы радио»ны саклап калыйк, дигән фикердәге өлкәннәр...
-
7 август 2012 - 07:26Гомерлек дус бер генәҖәй җитеп, бакчалар чәчәккә күмелгәч, якын дустым Рәмзия искә төшә, аны юксынуым тагын да арта. Апрельдә туган көне булса, чәчәкле җәй аның бакыйлыкка күчкән вакыты. Аяусыз чир дустымны вакытсыз арабыздан алып китте. Әти-әнисен, баласын, туганнарын сары сагышка салып, Рәмзиябез вакытсыз гүр иясе булды. Үлем бәлки вакытсыз булмыйдыр, барысы да күктә...
-
7 август 2012 - 07:22Инглиз телен «су кебек эчә»ләрКазан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында өстәмә һөнәри белем бирү курсларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Әлеге укулар 3 ел дәвамында алып барыла һәм анда Казанның төрле югары уку йортларында белем алучылар инглиз теле буенча тирәнтен белем эсти.
-
7 август 2012 - 07:20БҮРЕ ДАНЫСоңгы вакытларда матбугатта, шул исәптән «ШК» - да бүреләр турында байтак язмалар дөнья күрде: «Бүреләр һәм Бах» (Галимҗан Гыйльманов, Мәгърифәт», 13 гыйнвар, 2012), «Ак бүре рухы саумы?!» (Фирдәвес Зариф, «ШК», 21 февраль, 2012), «Бүре каны» (Габделхак Шәмсетдинов, («ШК», 22 май, 2012), «Бүре көненә калмагаек» (Габдерәүф Мөхәммәтзакиров, «ШК», 29 май, 2012).
-
7 август 2012 - 07:19Оекбаштан картинаМалайзияның яшь рәссамы Хон Йи (Hong Yi), кулына ни тотса - шуны файдаланып, рәсем ясарга ярата, әмма кыл- каләменең монда бер катнашы да юк. Аның сәнгать әсәрләре күпчелек рәссамнар өчен гайре табигый саналган материаллардан эшләнә. Алар арасында хәтта каһвә чынаягындагы таплар да булырга мөмкин (әлеге ысул белән рәссам Тайвань музыканты...
-
7 август 2012 - 07:15«Бер-беребезнең җилкәсен тоябыз»ТР Рәссамнар берлегенең экс-рәисе Абрек Әмир улы Абзгильдинның элегрәк: «Бүген «провинциаль сәнгать» дигән төшенчә юк ул», - дигәне хәтердә калган. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында яшәп иҗат итүче рәссамнарның Азнакайның мәдәният сараенда узган күргәзмәсеннән соң бу сүзләрнең хаклыгына чыннан да ышанасың.
-
7 август 2012 - 07:13Яңа уенчы яңача йөгерә!5 август көнне Казанның «Рубин» футбол клубы 22 яшьлек Венесуэла җыелма командасы һөҗүмчесе Саломон Рондон белән дүрт еллык контракт төзеде. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Казан клубы футболчы өчен Испаниянең «Малага» командасына 13 миллион евро түләгән, имеш. Спорт белгечләре бу уенчыга зур өметләр баглый. Хосе Саломон Рондон 1989 елның 16 сентябрендә...
-
7 август 2012 - 07:10Тагын көрәш, тагын алтын!Дзюдо буенча өч алтын медаль алган илебез спортчылары көрәшнең икенче төре буенча да балкыды. Грек-рим көрәше буенча чыгыш ясаучы спортчыбыз Роман Власов 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә батыр калды. 5 август көнне финалда ул Әрмәнстан көрәшчесе Арсен Джулфалакянны 3:0 исәбе белән бирелдерде. Лондонда барган бу олимпиадада Россия командасына дүртенче алтынны...
-
7 август 2012 - 07:07Урта гасыр Казаныннан нарат исе киләКазанга кунак буларак килүчеләр күп очракта «Бауман - зоопарк - «Кырлай» паркы - Кремль» маршруты белән генә канәгатьләнә. Дөрес, кесәләре кабарып йә фантазияләре ташып торучылар сәяхәтләрен үзләренчә төрләндергән булалар анысы. Күптән түгел маршруттан бераз читкә тайпылу мөмкинлеге барлыкка килде. Ташкала уртасында урнашкан «Бибарс Сарай»да XVI гасырдагы Казан ханлыгы мохитенә «чумасың».
-
7 август 2012 - 07:05Умырзая кебек тиз сулды улЮк, мин яшәр идем озак-озак, Минем килми алай буласым. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым, - дип җырласа да, аның гомере кыска булды шул. Быел аңа 66 яшь кенә тула иде. Таһир Якуповның сәхнә гомере дә кыска, 18 ел гына булды. Ләкин аның җыр сәнгатендә үз урыны, үз эзе...