16+

«Түбән Кама киләчәктә дә Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Бәйрәм тантанасына кадәр ул «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятьләрендә барган төзелешләр белән танышты.

«Түбән Кама киләчәктә дә Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Бәйрәм тантанасына кадәр ул «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятьләрендә барган төзелешләр белән танышты.

Нефть, газ һәм химия тармагы Татарстан икътисадының төп нигезе булып тора. Республиканың әлеге өлкәләргә караган сәнәгать предприятиеләре Россиядә иң эре җитештерүчеләрдән санала. «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы Татарстанның иң уңышлы проектларының берсе. Ул республикадагы нефтьне эшкәртү куәтен ике тапкырга арттыра. «Түбән Кама нефтехим» берләшмәсе дә соңгы елларда аеруча зур алга китеш кичерде. Түбән Каманың 50 еллык юбилеена туры китереп, әлеге берләшмәнең альфа-олефиннар җитештерүче яңартылган комплексына старт бирелде. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент сүзләренчә, комплекс юбилеен билгеләп үтүче Түбән Кама халкына химиклардан иң яхшы бүләк шулай ук бу илнең нефть химиясе сәнәгате өчен дә мөһим вакыйга булып тора.

- Түбән Кама һәм җирле нефть химиясе кластеры күз алдында үсә. Нәкъ менә шушындый предприятиеләр шәһәрнең тотрыклы үсешен тәэмин итә, - дип ассызык­лап үтте ул.
Әлеге комплекс Россиянең пластик җитештерүчеләренә чимал озатачак. Чимал исә әлегә кадәр чит илдән сатып алынган булган.
Түбән Кама юбилеена бик җитди әзерләнгән. «ТАИФ» компанияләр берлеге юбилейга зур бүләк әзерләгән - Каманың яр буе белән пляжны төзекләндергән. Алар белән Рөстәм Миңнеханов та танышты. Причалдагы коймалар яңартылган. Пристаньда тамашачылар трибунасы белән сәхнә ясалган. Кама сулыгын 50 метрлы музыкаль фонтан бизи. Пляжның сул ягында яңа автомобиль юлы һәм җәяүлеләр юлы җәелгән, яктырткычлар һәм урындыклар куелган. 200дән артык автомобиль сыя торган парковка каралган.
50 еллык юбилей тантанасын шәһәр бик зурлап уздырды. Тынычлык проспектында парад оештырылган иде. Татарстан лидеры бәйрәм тантанасында билгеләп үткәнчә, Түбән Кама алга таба да Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк.

- Шәһәр тарихы 1958 елда башланган. Ул заманда республикабызда Түбән Кама сәнәгать районын оештыру турында карар кабул ителгән, район үзәге Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы булырга тиеш булган. Комплекс белән бергә Түбән Кама да төзелде һәм үсте. 1966 елда аңа шәһәр статусы бирелде. Соңгы елларда шәһәрдә төзелеш, капиталь төзекләндерү өлкәсендә масштаблы эшләр башкарыла. Мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау объектлары сафка бастырыла. Болар барысы да гаржданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading