Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Шолбан Кара-оол орден белән бүләкләде.
Мактаулы бүләк «һәрьяклы дуслык, икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлгән актив эшчәнлек өчен» бирелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Шолбан Кара-оол Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Безнең төбәкләргә мәдәни һәм туризм багланышларын, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне җитди ныгытырга кирәк булачак, диде Рөстәм Миңнеханов, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлешендә дә зур эш таләп ителә.
«Татарстан - эре сәнәгать республикасы. Без нефть химисе продукциясе, йөк һәм җиңел автомобильләр җитештерәбез. Тываның да үз өстенлекләре бар. Бу - туризм һәм ял итү ягыннан уникаль төбәк, монда минераль-чимал базасы бай. Шул ук вакытта Тыва - ил күләмендә тарихи-мәдәни байлык. Шуңа күрә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен кызыклы юнәлешләр күп, без барлык юнәлешләрдә дә эшләячәкбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Шолбан Кара-оол билгеләп үткәнчә, килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә төгәл проектлар булачак, алар якын киләчәктә Татарстан хезмәттәшләре белән эшләнәчәк. «Мин Рөстәм Нургали улына ел азагына кадәр Кызыл шәһәре аэропортындагы очып китү-очып төшү полосасын реконструкцияләүне тәмамларга сүз бирдем. Шул рәвешле, без Татарстан белән Тыва арасында турыдан-туры һава рейслары формалаштырырга тырышачакбыз, һәм бу безнең бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәчәк», - диде Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
tatar-inform.ru
Комментарийлар