2015 елда «Татнефть» соңгы 20 елда иң күп - 26,9 млн тонна нефть чыгарган, бу, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк. Гомумән, "Татнефть" төркеме буенча 27,2 млн тонна нефть чыгарылган. Татарстаннан читтә РФ да - 322 мең тонна нефть (үсеш - 4,9 процент).
Тәүлегенә уртача 10 тонна нефть чыгара торган 352 яңа скважина кулланылышка тапшырылган. Югары үзлекле нефть ятмаларын үзләштерү буенча актив эш алып барыла.
Miller & Lents бәйсез аудитор компаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татнефть» 2015 елда нефтьнең исбатланган запасларын 2,1 процентка яки 869,8 млн тоннага кадәр арттырган. Хәзергә компаниянең запаслары 32 елга җитәрлек.
"ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводы югары нәтиҗәләргә ирешкән. Анда 2015 елда 8,6 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән. Үтә күренмәле нефть продуктлары чыгару күрсәткече 70 проценттан арткан.
Компаниянең түләү мөмкинлеге һәм финанс ныклыгы күрсәткечләре, үз һәм заем капиталлары чагыштырмасы да тиешле дәрәҗәдә. Бер елда саф активлары 12 процентка ягъни 545,3млрд сумга кадәр арткан, ә базар капитализациясе - 716,6 млрд сумга кадәр. 2015 елда "Татнефть"нең салымнарының һәм түләүләренең гомуми күләме 263 млрд сум тәшкил иткән. 2015 ел ахырына валюта кредитлары буенча бурыч 204,6 млн доллардан 49,3 млн долларга кадәр кимегән.
2016 елга һәм якындагы елларга компаниянең төп стратегик бурычы итеп Татарстанда яңа техника һәм технологияләр кертү исәбенә нефть чыгаруны арттыру дип белдерелгән. Әшәлчедә елына 2 млн тонна югары үзлекле нефть чыгару планлаштырыла. Сланец нефте чыгару буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре программасын чынга ашыру дәвам итәчәк.
2015 елда компаниянең табышы 18 процентка - 463 млрд сумга кадәр арткан, салым түләгәнчегә кадәрге табыш - 7,2 процентка - 111,5 млрд сумга кадәр. Керем арту нефть табышы, шулай ук үтә күренмәле нефть продуктларын сату арту белән бәйле, дип билгеләп үтелә компания мәгълүматында.
Директорлар советының 15 кешедән торган яңа составы сайланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, «Связьинвестнефтехим» генераль директоры Валерий Сорокин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов, компаниянең топ-менеджерлары кергән.
Утырышта Директорлар советының рәисе итеп янә Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Комментарийлар