Балалар бакчаларының федераль грантларда катнашуы тәрбиячеләр тормышына, гомумән, бакчаларның үзләренә яңа сулыш алып керде. Ниндидер бәйгедә катнашканда да азаккы уңай нәтиҗәне күрү күңелле. Монда да шулай. Кәгазь арты кәгазь тутырсалар да, грант откач, башка эшнең бернинди кыенлыгы юк кебек. Бары тик иҗат мөмкинлекләрен һәм тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала.
Скопировать ссылку
Балалар бакчаларының федераль грантларда катнашуы тәрбиячеләр тормышына, гомумән, бакчаларның үзләренә яңа сулыш алып керде. Ниндидер бәйгедә катнашканда да азаккы уңай нәтиҗәне күрү күңелле. Монда да шулай. Кәгазь арты кәгазь тутырсалар да, грант откач, башка эшнең бернинди кыенлыгы юк кебек. Бары тик иҗат мөмкинлекләрен һәм тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала.
Бердәнбер татар бакчасы
Казан шәһәренең Беломор урамында урнашкан 403нче балалар бакчасында булганнан соң да, фикерләрем үзгәреп кайтты. Сүз дә юк, әле бакчаларны тулысынча тәртипкә китерәсе бар. Заманча җиһазлар, уку-укыту һәм тәрбия процессында кулланырга методик кирәк-ярак алу һәм яңартыр өчен берничә ел рәттән грант отсаң да комачауламас иде. Шулай да, бакчаның быелгы яңа эшчәнлеген күреп кенә дә, күп нәтиҗәләр ясарга була.
Быел алар 1 миллион 800 мең сумнан артык грант акчасы ота. Озак еллар әлеге балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Нурия Хәлиуллина сөйләвенчә, бу балалар оешмасы 1991 елда сафка баса. «Бүген татар телендә тәрбия һәм белем бирәбез. Бездә 6 төркем эшли. Берсе – ясле, берсе – логопед һәм дүрт гомуми төркем бар. 115 балага исәпләнсәк тә, безгә 160 бала йөри. Интеллектуаль үсеш үзенчәлеге буенча эшлибез», – дип сөйли ул.
Шунысы үзенчәлекле: якын-тирәдә әлеге бакча татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган бердәнбер үзәк булып тора. Балалар бакчасы 90нчы еллар башында эшли башласа да, нәкъ менә татар телендә эшләүче бакча дигән статус аңа соңрак бирелә. Нурия ханым әйтүенчә, 2004 елда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасы дип үзгәртелә. «Безнең бакча татар телен өйрәтү буенча аерыла. Алты төркемебез дә татар телле төркем санала. Татар телен килгән барлык балага да өйрәтәбез, бакчага шулай ук рус телле балалар да кабул ителә. Әти-әниләрдән гаризалар җыябыз. Алар каршы түгел, үзләре риза булып, татар бакчасы икәнлеген белеп киләләр», – ди ул.
Тәҗрибәле мөдир бүген «Салават күпере» микрорайонында яңа балалар бакчасы ачу мәшәкатьләре белән йөри. Биредә 15 елдан артык тәрбияче, өлкән тәрбияче, директор урынбасары булып эшләгән Фәридә Насыйрова мөдир булып билгеләнгән. Ә грантлы проектка бергәләп алынган алар.
Әти-әниләр балалар белән сөйләшми, соңгы елларда балаларның сөйләмнәре начар, телләре соң ачыла – логопед моны медицинадагы үзгәрешләргә дә бәйләп аңлата. Мәсәлән, балага йөкле вакытта, балага узу процессында да медицина йогынтысы зур дип аңлата ул.
– Медицинаның алга китеше кире реакция бирә. Аннан балаларга тууга ук гаджетлар тоттыру да бик начар. Бала телефон алды, аның тавышы бетте. Бу алай булырга тиеш түгел. Әти-әнинең бала сөйләменә йогынты ясый торган вакыты бар. Ул чылбырны төшереп калдырсак, баланың сөйләме дә өзелә. Сөйләшеп, аңлатып ярдәм итсәң, файдасы зур. Балаларга бүген нейропсихологик ярдәм дә бик кирәк, бу уңайдан да әти-әниләргә аңлатам, яңа күнегүләр өйрәтәм. Грант аша алган яңа китапларның да ярдәме зур, монда һәрбер күнегү аерым-аерым аңлатылган, – ди Ландыш Яруллина.
Сүз дә юк, бу – зур эш. Әмма кирәкле һәм файдалы. Бүген балалар бакчаларында да ата-аналар белән эш алып баруның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйлар. Тәрбия эшендә һәркемнең роле бар. Бергәләп тотынганда, моның нәтиҗәсе күбрәк булачагына ышаныч та арта.
Комментарийлар
0
0
Жилплощадкада ин эйбэт садик?
0
0