16+

Туристлардан акча җыячаклар

Узган җәйдә, сынау рәвешендә, Россиянең дүрт төбәгендә туристлардан акча җыю тәртибен керттеләр. Киләсе этапта проект илнең барлык субъектларын да диярлек колачлаячак. Шундый закон проекты парламентка көзен кертелергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сөйләгән.

– Без сынау рәвешендә, Россиянең дүрт төбәгендә курорт җыемнары турындагы закон кабул иттек. Күпләр бу яңалыкка шикләнеп карады. Дөрес идарә итү булганда һәм җыемнар күләме киметелгән очракта, мин бу законны кабул итү яклы идем. Нәтиҗәдә, сумманы киметтеләр һәм быел ул 50 сум тәшкил итә, – дип ачыклык керткән Марат Бариев.

Россиянең бөтен территориясендә бу җыемнарны кертү буенча, соңгы айларда төбәкләр активрак чыгыш ясый башлады. Әмма ул уңышлы эшләсен өчен, аңлаешлы һәм үтә күренмәле кагыйдәләр булырга тиеш. Бу – җыелган акчаның төбәк туризмын үстерүгә сарыф ителүен күрсәтү өчен кирәк дип саный парламентарий.
– Мин бу инициативаны хупларга кирәк дип саныйм. Ул, төбәк туризмын үстерүгә акча бирүдән тыш, һәр төбәктә туристлар санын ачыклау мөмкинлеге дә бирә. Туристлардан акча җыю турындагы законны бу көздә үк парламентка берәр төбәк, депутат яки хөкүмәт кертәчәгенә ышанам, – дигән Марат Бариев.

фото - business.ngs.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading