Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин Чаллы шәһәренә эш сәфәре кылды. Ул биредә 2 миллионынчы «КамАЗ» машинасын чыгару тантанасында катнашты.
«КамАЗ» сезнең талант, тырышлык, үз көчегезгә, предприятиегә, тармакка, илгә ышану нәтиҗәсендә кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгып кына калмады, ә бөтенләй яңа дәрәҗәдәге сыйфатлы продукция җитештерә башлады. Ул үз тармагында ил лидеры булып тора. Мин сезне чын күңелдән котлыйм һәм иң изге теләкләремне белдерәм, зур рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Владимир Путин. Соңыннан ул 2 миллионынчы йөк машинасы кабинасында имзасын калдырды.
Премьер-министр «КамАЗ»да булганнан соң, автошәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белән танышып, хезмәткәрләр белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Биредә үк ул 2025 елга кадәрге демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча төбәк программасы үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә дә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул үз чыгышында, татарстанлылар өчен сәламәтлек саклау мәсьәләсе өстенлекле юнәлеш, дип белдерде. «Тармак зур үзгәрешләр кичерде һәм медицина учреждениеләре заманча җиһазланды. Республиканың Әлмәт, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә югары технологияле үзәкләр ачылды. 2011 елда барлык чаралар нәтиҗәсендә 20 елга беренче тапкыр халык саны арту теркәлгән, туучылар саны арта, татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы 71 яшьтән арткан», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Владимир Путин Татарстанның демографик сәясәтне гамәлгә куюда уңышлары булуын, бу юнәлештә эшләрне дәвам итү зарурлыгын да ассызыклады. Моның белән бәйле рәвештә, ул күп балалы гаиләләргә ярдәм итү программасы турында да сөйләде. «Һәр субъектның икенче һәм аннан да күбрәк бала табучы хатын-кызларга ярдәм итү чаралары булырга тиеш. Демографик бурычларны хәл итү төбәкнең идарә итүче командалары эшчәнлегеннән тора», - дип ассызыклады Владимир Путин.
Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министрына Татарстанда федераль программаларның гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде, Татарстанның аларның барысында да диярлек катнашуын ассызыклады. Владимир Путин, үз чиратында, республиканың уңышларын билгеләп үтте, Татарстанның күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә баруын әйтте. «Бу ачыктан-ачык күзгә күренеп торган факт, әмма медицинада да, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә кыенлыклар бар әле», - диде ул.
Владимир Путин рәсми сәфәре кысаларында Татарстанның беренче Президенты, ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аңа РФ Хөкүмәте бүләген - Столыпин медален тапшырды.
«Сез Татарстан Президенты булган чорда төп тармаклар буенча республиканы үстерү юнәлешендә зур эш башкардыгыз. Казан яхшы якка үзгәрде», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте башлыгы һәм Минтимер Шәймиевкә аның эшен дәвам иттерүче Рөстәм Миңнеханов өчен рәхмәт белдерде. «Безгә аның белән эшләве җиңел», - диде Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар