div>

Ничек барырга?
Машинада: 20 минут (23.4 чакрым)
Автобуста: 40 минут
Электричкада: 38 минут
Нәрсә карарга?
- Татарстанның үз Лох-Нессы бар, ул – Биектау районындагы Кара Күл. Карст токымнары булу сәбәпле, аның суы каралган, күл төбендә яшәүче «су үгезе» турындагы риваять тә шуннан килеп чыккан. Борынгылар сөйләвенчә, ул җан иясе су өстенә еш чыга торган булган, ләкин берәү дә аның кыяфәтен исендә калдыра алмаган. Мифлар һәм риваятьләргә ышанучан кешеләргә әлеге күлнең искиткеч матур табигате һичшиксез ошар. Казаннан 108 километр ераклыкта урнашкан.
- Иске Казан музей-тыюлыгы. Районның Камай, Рус Урматы һәм Татар Әйшәсе авылларыннан ерак түгел урнашкан музей-тыюлыкта борынгы тарихи-археологик һәм архитектур истәлек-һәйкәлләрен күрергә мөмкин. Иске Казан XIII гасыр ахырында барлыкка килеп, ике гасыр ярым яшәп кала. Баштагы йөз елда ул хәрби-сәяси үзәк булып тора, Алтын Урда чорында биредә акча сугыла. Казан ханлыгы вакытында исә монда хәрби кирмән төзелә. Ул Явыз Иван тарафыннан җимерелә. Биредә яшәүчеләрдә әлеге урын турында бик матур риваять сакланган. Музей территориясендә чүлмәк ясау остаханәсе, тимерче алачыгы, җил тегермәне, сугыш кораллары галереясы урнашкан. Биредә тарих белән генә таныштырып калмыйлар, түбәтәй чигү буенча мастер-класслар да оештыралар, биредә арбалеттан атып карау мөмкинлеге дә бар.
- Ямаширмә авылында тәвә кошы фермасы. Тәвә кошлары белән генә танышып калмыйча, махсус казылган күлдә балык та тотарга, атка да атланып йөрергә була. Кечкенә генә зоопаркы да бар. Экскурсиянең бәясенә килгәндә, өч яшькә кадәрге балаларга – түләүсез, өч яшьтән зурракларга – 150, олыларга – 200 сум.
Нәрсә алырга?
- Сувенирлар.
Баулы
.png)
Ничек барырга?
Машинада: 4-5 сәгать (360 чакрым)
Автобус белән: 5-6 сәгать.
Нәрсә карарга?
- Баулы Башкортстан белән чиктәш. Алар арасындагы Ык елгасы аша салынган күперне иң озын күпер дип атыйлар. Андый күпердән машинада да, җәяү дә ике сәгать чыгасы, чөнки ике республикада ике сәгать аермасы бар.
- Баулыны таулар иле дип тә атыйлар. Таулар буйлап машина белән 5-6 сәгатьлек маршрут булдырылган. Тау итәкләрендә сирәк очрый торган байбаклар яши.
- Мичтә пешкән ризыклар белән сыйланасыгыз килсә, Гөлнара һәм Шамил Гафуровлар янында кунак булып кайта аласыз. Алар бөтен әйберне утын яга торган мичтә генә пешерә. Татар ашлары гына түгел, төрле милләт халыкларының ризыкларын пешереп күрсәтә.
- Баулыга барып каймак, сыр ясарга өйрәнеп кайтасыз.
- Чуваш, удмурт авылларына барып, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышасыз.
- Атта йөрергә, Ык елгасында көймәдә йөзәргә, ике сәгать эчендә җиләк, шулай ук дару үләннәре җыярга да чакыралар.
Нәрсә алып кайтырга?
- Сувенир продукциясе.
Лаеш
Ничек барырга?
Автобус белән: 1 сәгать 20 минут
Машинада: 1 сәгать (56 чакрым)
Нәрсә карарга?
- «Державин эзләре буйлап» экскурсия (үз эченә Сокуры – Егорьево – Лаеш туристик маршрутын ала).
- «Лаеш районы этник гореф-гадәтләре» экскурсия маршруты. Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авылларында булып, рус, татар һәм керәшен йолалары белән танышасыз.
- Лаешның «Кама диңгезе» пляжы да бик популяр.
- Мишә, Идел, Кама елгалары кушылган җирдә урнашкан Ташкирмән авылының табигате беркемне дә битараф калдырмый.
Нәрсә алып кайтырга?
- Балык.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
(Кайбер мәгълүматлар visit-tatarstan.com сайтыннан алынды)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар