16+

“Татарстанда ясалган” күргәзмәсен күреп калыгыз!

Казанда 17-19 июньнәрдә узган “Россия-АСЕАН” саммиты кысаларында “Татарстанда ясалган” Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе эшли.

“Татарстанда ясалган” күргәзмәсен күреп калыгыз!

Казанда 17-19 июньнәрдә узган “Россия-АСЕАН” саммиты кысаларында “Татарстанда ясалган” Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе эшли.

Ул башкаланың Мәскәү урамындагы “Үзенчәлекле осталар үзәге” (“Центр уникальных мастеров”) җирлегендә оештырылган. Республиканың 100 компаниясе үзенең продукциясе һәм хезмәте белән таныштыра.

– Экспозиция Россия-АСЕАН саммиты программасының бер өлеше. Биредә республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар мөмкинлекләре күрсәтелә. Машина төзелеше белән дә, шулай ук кулинария белән дә танышырга була, – диде ЦУМ директоры Ранко Тепавчевич.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры, күргәзмәне оештыру комитеты әгъзасы Азат Кадыйров:”Күргәзмәдә медицинадан башлап, яшьләр проектларына кадәр төрле эшчәнлек юнәлешләре чагылдырыла. Татарстанда булдырылган һәм инде гамәлдә кулланыш тапкан үзенчәлекле эшләнмәләр дә бар биредә. Авторлар арасында яшь белгечләрне күрү аеруча күңелле. Бу республиканың җитди кадрлар һәм технологияләр мөмкинлекләре булуын дәлилли. Күргәзмә күрсәткәнчә, Татарстан дөньяга идеяләрне генә түгел, ә гамәлдәге технологик чишелешләрне дә тәкъдим итәргә әзер”, – диде.

“Татарстанда ясалган” күргәзмәсе ишекләре һәр кеше өчен ачык. 19 июньдә ЦУМ эчендәге, ә 20 һәм 21 июньнәрдә урамдагы экспозицияне карарга мөмкин. Республикадагы танылган Казан вертолет заводы, “КАМАЗ”, “Соллерс Алабуга”, “Аурус”, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе, “ПОЗиС”, “Татнефть” компанияләре, шулай ук кече предприятиеләр эшчәнлеге белән танышырга була. Экспозициянең урамдагы мәйданына 30 берәмлек төрле техника урнаштырылган. Алар арасында: “Ансат-М” вертолетын, “КамАЗ” йөк автомобильләрен, “Атом” электромобилен, автобус, авыл хуҗалыгы техникасын күрергә мөмкин. ЦУМ эчендәге күргәзмә Татарстанның сәнәгать, медицина, мәгълүмат системасы, аграр, фәнни-мәгариф, туристлык юнәлешләрен чагылдыра.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading