16+

Әнием аерылырга, хатын сүзе белән яшәмәскә дигән акыл бирә

Без ирем белән 26 ел бергә гомер итәбез. Болай начар да яшәмибез, артык бай да түгел, уртача.

Әнием аерылырга, хатын сүзе белән яшәмәскә дигән акыл бирә

Без ирем белән 26 ел бергә гомер итәбез. Болай начар да яшәмибез, артык бай да түгел, уртача.

Ике улыбыз бар. Алар да зурлар инде, кем әйтмешли, итәктән төшеп баралар. Ирем миннән 12 яшькә олырак, миңа 45 яшь. Без бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшибез кебек, тик бу хәл кайнанама беркайчан да ошамады. Аңлавымча, бездә булган җитеш тормыш аның уртанчы баласында булырга тиеш иде.

Башыннан сөйли башласам, хәл болайрак: ирем гаиләсендә өч ир бала. Минем ирем төпчеге. Бер карасаң, төпчекне яратырга тиешләр, тик алар гаиләсендә киресенчә, бөтен яхшы әйбер олы һәм уртанчы малайга булырга тиеш булган. Кайчак ирем үзенең кечкенә, үсмер вакытында күңелендә калганнарын сөйли башласа, минем чәчем үрә тора. Аны гел кимсетеп, гел бәргәләп кенә үстергәннәр. Абыйлары яратмаган, чөнки ата-анасыннан караш шундый булган. Әти-әнисе гел кыерсытып торгач, ике абыйсы да тукмаклап торганнар. “Мин үскән вакытымда бер юньле сүз дә ишетмәдем, ди ул. Яңа кием дә күргәнем юк иде, армиягә баргач, өр-яңа солдат шинеле кидем. Минем гомеремдә энәдән-җептән төшкән беренче яңа кием булды. Югыйсә, эшләшеп, ярдәмләшеп тордым, авыл җирендә ансыз булмый да, барыбер яратмадылар мине”, диеп сөйли ул. Баксаң, әти әнине көнләшеп яшәгән, мине дә башка кеше баласы дип уйлый торган булган икән, аны миңа әти үлгәч кенә әйттеләр. Әтием шуңа мине яратмаган да. Чынлап та, ирем әтисенә түгел, ә коеп куйган әнисе, тик ул бит башка кеше баласы дигән сүз түгел.

Ирем белән өйләнешкәч, миңа да шикләнебрәк кенә карадылар. Имеш, мин яшь, җилбәзәк озак яшәмичә аерылачакмын. Без кайнана йортында тормадык, фатир яллап яшәдек. Аларның авыллары бетеп бара иде инде ул вакытта ук. Эш юк, мәктәп ябык... Кайнанамның уртанчы улы үзеннән ике йорт аша гына яши. Шулай булгач, безнең дә күңел тыныч, кайнана да аны көйләп мәш килә, чөнки уртанчы улының айныган көне сирәк, сугыша-талаша хатыны белән гомер итәләр, юньләп кайдадыр эшләгәнен дә хәтерләмим. Бүгенге көндә дә алар шулай яшиләр.

Шөкер, без шәһәр читендә йорт салып кердек. Шуннан иремнең гаиләсе бездән йөз чөерде дисәм дә була. Алар никтер аралашудан туктадылар, әллә ярдәм итешергә чакырырлар дип курыктылар. Без әле башта аңламыйча кунакка баргалый идек, тик алардан ачык чырай булмады, соңгы баруда олы җиңгәй йоклап ята иде, без киткәндә дә шулай йоклап калды. Туган көннәренә дә чакырмыйлар, без чакырсак ниндидер мөһим эшләре табыла. Ә инде безнең икенче улыбыз тугач, котларга да килүче булмады, өй салып бетергәч, өй котларга да килмәделәр алар. Ашларга, мәҗлесләргә кайнананы барып алабыз, рәхмәт, килә ул, тик аның сөйләнүләре мине гаҗәпкә калдыра. Менә абыйларыгыз мондый йорт салып керә алмады бит... Аның бу сүзләренең тел төбен ирем яхшы аңлый инде, мондый йортлар безгә төс түгел икән. Тик ни өчен? Без бит үзебез тырыштык, ирем хисапчы, мин укытучы булып ничә еллар мәктәптә эшлим, өстәмә репетиторлык белән шөгыльләнәм, ирем дә төп эшеннән тыш читтән торып ике оешманың хисап эшен алып бара. Кайнанамның олы улы белән уртанчы улы да шулай тырышсын иде, булыр иде үзләре теләгән кадәр йортлары.

Иремнең дә мин аңа кияүгә чыкканда әйткән сүзләрен аңладым. “Син әнигә дә, минем туганнарга да ярарга тырышма, барыбер яхшы булмыйсың”, диде. Чынлап та, кайнанамда өйләрен дә юыша идем, бакчасын да утап чыга идек ирем белән, калган эшләрен дә эшләштек, тик бер тапкыр да аның сөенеп рәхмәт дигән сүзен ишетмәдек. Ә ул йорттан без бер калак та алганыбыз булмады. Андагы һәр әйбернең хуҗасы билгеле иде инде. Хәер, ярый әле алмаганбыз диеп сөенәм. Өйдә сатып алган һәр әйбер безгә шулкадәр кадерле, чөнки алар эшләп алынган.

Шулай чираттагы коръән ашына туганнарны чакырдык. Әлбәттә инде, иремнең туганнары килмәде, кайтып алгач, кайнананың килми чамасы юк иде. Шулай да үзен борчып йөргән өчен бераз шелтәләп алды әле. Гел шулай инде, хәзер өйрәнеп тә беттек бу хәлләргә. Аш матур гына үтте, кунакларны озаттык. Шуннан кайнанамны алыштырып куйдылармы, туктый алмый елый, нишләтергә белмибез. Ашыгыч ярдәм чакырабыз дигәч кенә туктады бу. Бераз куркып та калдык, карт кеше бит. Үзе тынычланды тагын. Минәйтәм әниең янында утыр бераз, сөйләшегез дип икесен генә калдырдым. Бераздан кәефсез генә ирем чыкты. Әнисен авылына кайтарып куярга кирәк, тик ул аның белән үзе генә бармый, мин дә иярергә тиеш икән. Ярый, илтергә икән, илтергә. Күчтәнәчләр төяп кайнанамны авылына кайтарып куйдык. Шуннан кире юлда кайтканда ирем әйтә, беләсеңме, әни безгә аерылырга куша, ди бу. Үзе көлеп җибәрде. Ничәмә-ничә еллар инде ул миңа синнән аерылырга куша, мине хатын сүзе тыңлауда гаепли, ди. Абыйлар бит юньле тормыш кора алмады, эчәргә кирәкте, эчкәч хатыннары белән сугышып гомер иттеләр. Ә бит барысы да әни күңелендә киресенчә булырга тиеш иде. Минем тормышым барып чыкмаска, мин юкка калырга тиеш идем. Менә хәзер аңладыңмы, ни өчен безгә килеп кунак сыйлары күргәннән соң да гел елап утырды, кәефсезләнде... минем урында уртанчы абый булырга тиеш иде. Шуңа күрә, тагын бер тапкыр әйтәм, сиңа рәхмәт, минем тормышымда бар булганың өчен, икебез бергә тырышырга әйдәгәнең өчен, тормыштагы туганнарымнан күргән күп гаделсезлекләргә игътибар бирүдән туктатканың өчен. Тиздән миңа 58 яшь, ә әнигә 85, ул миңа аерылырга, хатын сүзе белән яшәмәскә дигән акыл бирә.

Алмабикә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әни кеше баласының рәхәттә яшәгәненә шатланып кына торырга тиеш инде. Юньсез ана икән! Яшәгез рәхәтләнеп хатының белән, үлгәнче кеше сүзен арагызга кертмәгез. Бик әйбәт яшисез икән, молодцы!

    Мөһим

    loading