Кайда, кайчан кем белән нишләп йөргәнеңне бар дөньяга белдерү нигә кирәк?
Узган гасыр урталарында туганга, яшьләр динозавр дип атап йөрткән буын вәкиле мин. Ике җәмгыять, ике цивилизациядә яшәргә туры килде безгә. Бер дә җиңел димәс идем. Гомер буе ышанган кыйблаңны югалту афәтен күрдек бит. Ә шулай да иң кыены тормышыбызга бәреп кереп, көннән-көн үз урынын күбрәк яулаучы техника-интернет белән уртак тел табу булгандыр.
Белмәсәк тә гаҗәп түгел, югары белемебез, дипломыбыз булса да, беркайда да беркайчан да өйрәтмәделәр безне компьютерда эшләргә. Шул ялгыша-ялгыша кирәкле төймәне табарга үзебез өйрәндек. Белми булмый бит - хәзер кесәңдәге телефон да нәни генә компьютер. Менә шуның статус дигән нәрсәсе турында сүзем. Дөресен әйтим, мин аны бик яратып бетермим. Кайда, кайчан кем белән нишләп йөргәнеңне бар дөньяга белдерү нигә кирәк? Үзеңнән башка кемгә хаҗәт бу синең ни алганың, ни ашаганың. Халәтең. Үтә дә мөһим вакыйга булса, ярыйдыр да инде. Алай дисәң, Өмрәдә булганда да берни дә куймадым. Сынган кул, гипс белән баргангадыр да инде.
Мин гомумән ул статус дигәннәренә берни дә куйганым юк дисәм дә, ярый. Хәер, үзем дә сизми калып, Газиз улымны армиягә озатканда декабрьнең зәмһәрир суык бер көнендә җаным да, тәнем дә өшеп төшкән фотомны куйган идем. Дөресрәге, ул сурәт үзе минем ихтыярдан башка гына, статуска сикереп менде дә, барлык таныш-белешләр минем солдат әнисе булганымны белде, хәерле юллар, тыныч күкләр теләде. Күрәсең, күкләр өчен ул шулай кирәк булгандыр. Бик күп дусларның-танышларның шул чактагы хәер-фатыйхасы, изге теләге саклап йөрткәндер, улым бер ел дигәндә ил алдындагы бурычын үтәп, исән-сау кайтып җитте.
Икенче тапкыр статуска дусларыбызның кызының никах тантанасыннан фото куйганмын. Шулай ук үзем теләп түгел. Озаграк карап сокланып торганмын да тагын каядыр ялгыш басканмын. Шуны гына көтеп торганнар, диярсең, китте котлаулар, тәбрикләүләр. Бик аңлап та бетермәгәннәр – кайсы малаең дип сораучылар да байтак булды. Ярый әле, ул статуска куелганнарны теләгән очракта бетереп, алып ташлап була икән бит. Анысы әйбәт. Мин дә күбрәк кеше күргәнче дип, тизрәк алып куйдырттым теге никах фотосын.
Узган атнада Казан – Кавказ – Каспий маршруты буенча йөреп кайттык. Куйсаң статуска көн дә ун сурәт куярлык бик тәэсирле сәяхәт булды ул. Әйтәм бит, статуска куючылардан түгелмен. Кемнедер сокландырудан, көнләштерүдән куркам. Күз тиюе дә бар бит әле аннары. Бәхет тынычлыкны ярата дигәне дә онытылмый.
Шулай да бик озаклап караган сурәтем тагын миннән сорамыйча гына акыл түгел, бармак ихтыяры белән генә статуска кабат менгән бит. Бу юлы Дагыстандагы Сулак каньонында кыялар арасында катерда йөреп, исән калганнан соң төшкән сурәтем. Тагын сораулар яңгыр булып яуды: “Кайларда йөрисез? Кайчан кайтасыз?” һәм башкалар. Рәхмәт инде, исән-сау булыгыз дип изге теләк теләүчеләр дә байтак булды арада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар