Аның да бит әниле буласы киләдер
Әнинең күп тапкырлар, бозау, сарыклар белән бергә үстек дип сөйләвенә сәерсенеп карый идем.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Әнинең күп тапкырлар, бозау, сарыклар белән бергә үстек дип сөйләвенә сәерсенеп карый идем.
Алар йортлары янгач, кечкенә генә кара мунчада берара яшәп алганнар. Сәке астында бозау белән сарыклар үскән. Чөнки сарайлары янып беткән. Җитмәсә, үзәккә үтә торган суык булган. Ерак әбием (ул бездән ераграк, авылның башында ук яшәде, шуңа ерак дип әйткәнбез дә, ияреп калган) балаларын аякка бастырыйм дип төннәрен авыл халкына заказ буенча кием-салым теккән (аның Зингер тегү машинасы әле дә исән, әнигә калды ул). Ә гаилә башлыгы - Фәттах минем дәү әтием 35 яшендә колагына салкын тиеп, башына ялкынсыну (гной) китеп үлеп киткән. 5 бала, кечесенә бер яшь, ерак әби берүзе торып калган. Җитмәсә, әле йортлары да янган.
Озын сүзнең кыскасы, 5 бала әнә шулай аякка баскан.
Сүземне сарыктан башлаган идем. Корбан бәйрәменә чаклы әнинең ихатасында бер сарыгы бәкәйләгән. Тик чире булгандыр инде, тернәкләнә алмыйча үлеп киткән. Ә хәзер бәкәе аны сагынып көне -төне акыра.
Бәтиен тудыргач та, әни сүзләренә караганда, сарык әле күпмедер вакыт чабып йөргән. Бермәлне яткач та, кире тора алмаган. Шул вакыт аралыгында бәкәй ана сөтенең тәмен, татлылыгын белеп алган. Шуңа әнисе җан биргәч тә, сыер сөтен эчмичә, борынын чөеп кенә җибәрә, янәсе, кайда минем әниемнең тәмле сөте, кайда минем азыгым. Бәкәй ачлыктанмы, әнисен юксыныпмы көне -төне кычкырып чыккан. Аннан соң әни ни чарадан бичара дигәндәй шикәр комы кушылган дөге суы да биреп карады. Анысын эчте хет.
Тере ул, сөбханалла. Мәчеләр янында да, тавык, әтәчләр янында да сикергәләп, уйнап йөри үзе. Әмма ана назы, аның тәмле сөте нык юксындыра, күрәсең. Берсендә эсселектән мәче чирәмдә ятып тора, бәкәебез аның янына килде дә, иснәнә, имәр өчен әни сөте эзли. Тапмагач, башын салып, мәченең уң ягына барып, күңелсезләнеп ятты. Шунда да аның ятимлегеннән күңел тетрәнеп китте.
Безне күрсә и-и сырпалана, тынычланып кала үзе. Без кая барсак, шунда йөгерә. Әни жәлләп: "Бәхетсез җан", ди үзенә. Күзгә яшь тыгылды шунда. Ул да җан иясе, аның да бу фани дөньяда яшисе килә...тик ятим. Кызым Диләрә: "Әни, ник аның әтисе юк соң? Килеп алсын, карасын, үстерсен иде. Әнисе булмагач, хет әтисе янында булыр", ди. Нарасыйга җәнлек-җанварның үз дөньясы, үз кануннары турында аңлатырга туры килде.
Әнидән сорашып торам, инде сыер сөтенә ияләшә бугай. Сугышып булса да, бутылка аша эчертәм, ди әни.
Менә шулай, җәмәгать, авыл кешесенең үз дөньясы, үз проблемалары.
Менә шул ятимә бәтиебез турында хезмәттәшләремә дә сөйләгәч, танылган балалар шагыйрәсе, хезмәттәшем Йолдыз апа Шәрәпова үзенең шигыре турында искә төшерде. Ә аның юлларын укыганда тамакка төер утыра.
Бөдрә тунлы бәтигә
Исем куштык - Ятимә.
Әнисез үсә ул, ятимә.
Ул бәтигә син тимә.
Ул болай да ямансу,
Күзләре аның моңсу.
Тамагы тук булса да,
Елый ул төне буе,
Эзли ул җылы куен-
Әнисенең ак тунын.
Әнисез шул бик кыен
Ятимлекнең ачысын
Нәни бөти беләдер.
Аның да бит әниле
Буласы бик киләдер.
Кызгандым, Ятимәнең
Күргәч тә моңсу күзен.
Тыңларга булдым үзем
Әниемнең бар сүзен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар