16+

«Арт шәриф» аркасында күз яшьләре: авылдагы мәзәк хәл

Кибеткә барып килим әле, яңа товарлар кайткан икән. Сөт, каймак, катык, эремчек алырга булыр.

«Арт шәриф» аркасында күз яшьләре: авылдагы мәзәк хәл

Кибеткә барып килим әле, яңа товарлар кайткан икән. Сөт, каймак, катык, эремчек алырга булыр.

Авылда пенсионерлар гына түгел, урта яшьтәгеләрнең дә кайберләре сыер асрап мәшәкатьләнми хәзер. Кибеткә генә бара. Сыер бер заман юкка чыгучы терлек-җанварлар сыйфатында “Кызыл китап”ка кертелмәсә ярый инде. Чү, капка төпләрендәге эскәмиядә Җәмилә елап утыра түгелме соң? 

– Җәмилә, ник җылыйсың? Берәр хәсрәтең бармы әллә? 
– Күрше Рөстәм абый белән талашып алган идек, – дип, борынын тарта-тарта сөйли башлады Җәмилә. 

– Коймасының бер тактасы купкан. Тавыклары койма тишегеннән кереп, бакчамдагы кыяр түтәлемне туздырып бетергән. Ир-атка кычкыру килешә торган эш булмаса да, әйттем, түзмәдем. Ялкау син, коймадагы тактаңны да кадаклап куя белмисең, дидем. Әй, тотынды әшәке сүзләр кычкырырга. Мин азгын, мин тәрбиясез, мин тагын әллә нәрсәләр икән. Арт шәрифең ямьсез синең, диде. Хәтерем чуалды, татар теле укытучысына барып, “арт шәриф нәрсә ул?” дип сорадым. Кычкырган бөтен сүзләренә ачуым килмәс иде. Күтең ямьсез, дигән сүзе җаныма тиде. Тәнзилә, читтән күз сал әле, ямьсезмени минем күтем? 
Күрше хакы – Тәңре хакы, дип әйткәннәр. Мышык-мышык утырган күршене тынычландырырга кирәк, ләбаса. 

– Күтең матур! Авыл хатыннарыныкы белән чагыштырганда синеке иң матуры, – дидем. Җәмилә эскәмиядән кубып, арлы-бирле йөренеп алды. Арт шәрифе тагын да зураеп, симеребрәк киткән бугай. Ләкин, телемне тыйдым, дәшмәдем. 
– Матур, матур! – дидем. – Алсуныкыннан да матурракмы? – дип, күзләремә карады Җәмилә. 
Алсу – мәктәптә физкультура укытучысының хатыны. Ул ире белән бергәләп чаңгыда шуа, җәйләрен йөгерергә дә вакыт табалар. 

– Алар яшьләр бит әле, спортчылар. Өй тирәсендә генә йөргән хатын-кыз өчен синең күтең ярап тора инде, – дидем. “Ярап тора инде”, – дип, ялгышрак сүз ычкындырдым, каһәр. Җәмиләнең йөзе янә сүрелде. 

– Холодильник Фатыйманың күтеннән дә зурракмы әллә минеке? – Җәмилә, борчылма инде. Арт шәрифең авыл ирләрен кызыктырырлык. Бер җырчы әйтмешли, мыймыл-мыймыл итеп тора. Рөстәм абый шаяртып кына әйткән инде аны. 

Хатын-кызның такта кебек юка арт шәрифенә караганда, мыймыл-мыймыл килеп торганы яхшырак бит инде. Шунда әңгәмәне туктатып, кибет төшке ял сәгатенә ябылганчы, дип, ашыга-ашыга юлымны дәвам итте. Беркадәр ара узгач, борылып бактым. Җәмилә үзенең арт шәрифенә каерылып карый-карый һаман капка төпләрендә йөренә иде әле. Хатын-кыз әллә нинди әшәке сүзләрне дә уздырып җибәрергә мөмкин, тик ул гәүдәсенә кагылышлы сүзне күтәрә алмый. Хатын-кыз нинди генә кыяфәтендә дә – гүзәл зат. Ул шул гыйбарәгә ышана, аның бу ышанычын җимермик.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading