Габидулла белән Шәмсениса шәһәргә барып кайтырга булдылар. Үзләренчә матур итеп киенделәр.
Габидулла аш-су табынында гына кия торган кәләпүшен, момент-клей белән ябыштыргандай, һич куптарып ала алмаслык итеп, яхшылап батырып киде. Шәмсениса да, чәчләре чыгып йөдәтмәсен дип, башына башта өчпочмаклап яулык бәйләде, бармак буе төене маңгайдан өстәрәк урнашты; бу яулыгы өстеннән тагын берне япты. Теге төен мөгез сыман беленеп-күпереп-күренеп тора.
Шәһәр урамнары буйлап йөри болар: тәбәнәк, базык бәдәнле, сөякләре иттән генә төрелгән иреннән бер адым тирәсе арткарак калып, озын, нечкә, шыр сөяк гәүдәле хатын атлый. Ир дигәне Шәмсенисаның иңбашыннан гына. Кибетләргә керделәр, базарны да иңләделәр-буйладылар. Юлларында бер ашханә очрады. Керделәр. Зур икән, тәрәзәләре дә авыл өйләренең капкасы хәтле, мин сиңа әйтим... Кеше әллә ни күп түгел: буш өстәлләр шактый. Як-якларына карана-карана, тәрәзә буендагы өстәлгә кара-каршы утырдылар. Тирә-ягын күзәтергә оста-һәвәс булган Шәмсениса пышылдап кына иренә:
- Габидулла, бу ысталавайның каршы якта да ишеге бар ахрысы... Әнә, теге-е-е баштарак, икәү кереп, безнең кебек утырдылар. Хатыны иренә нидер әйтә. Мин нишлим, ул да шуны эшли, - диде. Ашый башладылар.
- Карасана теге җүнсез хатынны: мин ризык капсам, ул да каба. Мин аларга карасам, ул да безгә карый. Шыксыз нәрсә...
Габидулла «Минем янга чык: син ашаганны йотып утырмасын», - дип, хәләлен үз ягына чакырды. Теге хатын да ире янына күчте.
- Габидуллакаем, Габдулла Тукаебызның Шүрәлесе бугай ул! Хайван! Маңгаенда бармак башы кадәр мөгезе бар, билләһи! Урман җене! Хатын-кыз түгел бу, нәкъ тә Шүрәле инде! Борылып кына карап ал әле. Һы, вәт сиңа пәрәмәч! Теге ир дә борылып сиңа карый бит, ә!
Габидулла әллә күрде, әллә юк: тиз генә борылды да, хатыны сүзләренә игътибар итмичә, тәмләп ашавын дәвам итте. Хатыны һаман "тегеләрне" күзәтте: ризыкның тәмен тоймады, чәенең кайнарлыгын белмәде. Ниһаять, өстәл артыннан кузгалдылар. Шәмсениса, ашханә ишеге янына җитәрәк, түзмәде – тагын борылып карады.
- Кергән ишекләреннән чыгып баралар. Былтыры синең кебек төптән юан чыккан, таза икән. Шүрәлесе дә артыннан иярде. Кытыклап үтермәсме икән? Уф! Котылдык бугай Шүрәледән!
Урамга чыккач та, Шәмсениса, артына борылып карый-карый, аптырап бетте.
- Тәки котылдык бит урман албастысыннан. Уф! - ди-ди сөенде мескен Шәмсениса.
...Ашханәнең каршы як стенасындагы көзгедә Шәмсенисаның Былтыр белән Шүрәле дигәне кемнәр иде икән соң!?
Язилә Абдрәхимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар