Моннан бер гасыр элек Тамбов өлкәсенең кечкенә генә рус авылы – Ольховкадагы чиркәүдә җирле халыкка дини хезмәт күрсәткән Алексей атакайны, намуслы, эчкерсез, кайгыртучан булуы өчен авыл кешеләре ихластан хөрмәт иткән.
Дин әһеле акчага табынмаган, байлыкка, дан-шөһрәткә омтылмаган, булганына шөкер итеп, Ходайга рәхмәтле булып, очын-очка ялгап яшәгән. Үзенең приходына караган җирлектә көн күрүчеләр арасында үзара кайгыртучанлык, дуслык-татулык, туганлык җепләре урнаштыруны изге максатка санаган. Якты йөзле, җылы күңелле бу дин әһеле беркайчан беркемнән акча сорап алмаган, башкарган җаваплы хезмәте өчен күпме түләсәләр, нәрсә бирсәләр, шуңа риза булган. Шунлыктан яңа туган сабыйларына исем куштыру, чукындыру, авырып китүчеләрен өшкертү өчен аның янына бик ерак авыллардан гозер белән килә торган булганнар. Хатыны Агафья белән гади генә тормыш-көнкүреш шартларында дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Улларының төрлесе төрле якка таралышып, үз көнен үзе күргән. Унбер оныклары туган. Иң мөһиме – нәсел дәвамчыларым исән-сау, ил-көнгә яраклы игелекле яхшы кешеләр үстерә алдык, диеп куанган Агафоновлар.
Олы яшькә җитүе сәбәпле, Алексей атакайның кулыннан эше төшкән, аякларының егәре калмаган, сәламәтлеге нык какшаган. Элеккегечә җәяүләп, дистәләгән чакрым ераклыктагы авылларда чирләп ятучы прихожаннарының хәлен белергә бара алмаган. Үр астындагы чишмәдән су алып менү, утын ярып, мичкә ягу авырлашкан. Карчыгы вафат булганнан соң япа-ялгыз җан асраучы бичара картның зыкы суык кыш көнендә хәле авырайган. Кайгыртучан авылдашлар чиратлашып аңа ярдәм күрсәтә башлаган.
Кайберсе ашарга пешереп керткән, икенчесе миченә яккан, инештән су алып менеп, өен җыештырган. Күшеккән картны кызганып, аңа җылы өс киемнәре, йомшак түшәк-юрган кертеп биргәннәр. Картайган көнендә атакайның өендә бернинди артык әйбере булмавын, бар булганын үзенекеннән күпкә авыррак тормышлы бәндәләргә таратып бетергәнлеген белгәч, шаккатып тел шартлатканнар. Салкын кышны авырлык белән җан асрап чыккан атакайның хәле яз көне тәмам мөшкелләнгән. Гомере азагына җитүен чамалаган зирәк карт, авылдашлары ярдәмендә хәбәр салып, кече улын үз янына чакыртып кайтарган. Олырак улларын борчымаска, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән аермаска кушкан.
Әтисенә ияреп кайткан зур күзле, сөйкемле оныгына озаклап, сокланып, яратып карап торганнан соң, бабай карлыккан тавыш белән сүз башлаган: ”Исәнме, бәбкәчем! Карт, шөкәтсез кыяфәтле бабакаеңнан курыкма инде яме. Мин тиздән сезнең арадан бөтенләйгә китәм. Ә синең алда бик озын гомер юлың сузылган. Әле син аны башлыйсың гына. Шунлыктан сулышым киселгәнче, синең белән кайбер фикерләремне уртаклашып каласым килә. Әтиеңә киңәш бирүдән мәгънә юк, ул инде үзе олы кеше. Оныгым, сиңа көн иткәндә минем акыллы киңәшләремнең ярап куюы ихтимал. Берүк һәрчакта кешелекле булып кала күр. Кешеләргә мәрхәмәтле, хайваннарга миһербанлы бул. Акылыңны, йөрәгеңне азгынлык чиреннән сакла.
Эштән курыкма. Башкалар өчен үрнәк, хөрмәткә лаеклы кеше булырсың. Шуларның әҗерен тоеп яшәгәнеңә үзең дә сөенерсең. Һәрдаим күңелең көр, кәефең яхшы булсын өчен, өч мөһим, әмма бик гади кагыйдәне исеңнән чыгарма. Беренчесе. Күзләреңне күтәреп, күккә кара. Ходай безне аннан һәрдаим күреп, күзәтеп тора. Ул безнең белән идарә итә, дөрес юлга юнәлдерә. Икенчесе. Күзләреңне түбән төшереп, җиргә кара. Вафат булучы, кем генә булса да, исән чакта, ничек кенә дөнья куса да, аны туфракка иңдерү өчен нибары өч адым җир җитә. Болардан тыш чирле, хәерче, сукыр, кулсыз-аяксыз, телсез-гарип кешеләргә күз сал. Үзеңнең алар кебек аянычлы хәлдә булмавыңа, теләсә нинди зур эшләр майтара алуыңа куанып, Ходайга шөкер ит. Ә хәзер минем үземне генә калдырып, әтиең белән икегез дә чыгыгыз. Адәм баласы бу дөньяга ялгызы гына килә, аннан киткәндә дә берүзе генә булырга тиеш”, – дип, хәлсез, калтыравык кулы белән сөйкемле оныгының башыннан сыйпаган.
Хөрмәтле укучым, моннан йөз елдан артык булып узган, беренче карашка әлләни әһәмиятле булып тоелмаган, гап-гади вакыйга турында укыгач, дулкынланудан күзләремә яшь тулды, күңел күгем чак кына чайпалып түгелмәде. Таңнан төнгәчә ут өертеп чабып, ашыга-кабалана дөнья куган булабыз. Кемдер ярты метрлы ызан өчен ут күршесе белән судлаша. Икенче берәү, ярамаган бер сүз ишетүгә, үчләшеп, котырынып китеп, никахлы ире, күршесе, дусты, танышы белән талаша. Нахак гайбәткә ышанып, хатынын эт итеп кыйнап ташлаучылар бар. Азгын нәфесен тыя алмаучысы, гөнаһсыз нарасыйларын бәхетсезлеккә, ятимлеккә дучар итеп, сөяркәсен ияртеп авылдан чыгып кача. Беркадәр баеса, туган туганны санга сукмый, аш-суына чакырмый, авырса хәлен белми башлый. Алдый-йолдый, кеше хакларына кул суза-суза, аннан суырып, моннан йолкып байлык тупларга атлыгып торучылар күз алдыбызда. Корал һәм акыл көче белән ярты дөньяны диярлек буйсындырган, череп баеган төрек Солтаны Сөләйман, үзен җирләргә алып барган чагында, ике кулын да тышка чыгарып калдырырга, бернәрсәсез буш учларын халыкка күрсәтергә васыять иткән.
Кеше исән чагында аның гаиләсе, туплага н малы, исеме була. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә, үзе белән якыннарын, коттеджларын, Банктагы счетларын, Феррари, Мерседесларын алып китә алмый бит. Бары тик исеме генә кала. Яманат буламы ул, башкалар күңелендә сакланучы җылы хатирәләрме – Адәм баласының үзе исән чагында башкарган эш-гамәлләреннән тора. Уйлап карасаң, һәркемгә бәхетле булу өчен бер җылы сүз, бер якты караш җитә. Алексей атакай әйтмешли, һәрберебезгә Күккә багып, Бер Аллаһтан ярдәм сорау, әйләнә - тирәңдәгеләргә карап, гыйбрәт алу, җиргә багып, гомер азагында һәркемгә нибары өч аршин җир җитәчәге турында уйлану мәслихәт түгелме?
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар
0
0
4 баласы ни караган,ник хэлен дэ белмэгэннэр этилэрен,чакырасы тугел бит аларны,узлэре белергэ тиеш, балаларына димэк бик ук дорес тэрбия бирэ алмаган атакай,сузем гонах булмасын
0
0