Сугыш ветераны булуы турындагы язуы табылмаган
1925 нче елгылар... Япь-яшь көе сугыш эченә керергә туры килгән сезгә. Әле ныгып та җитмәгән килеш Ватан өчен башларын салган әтиләрегез. абыйларыгызны алыштырып ил өчен көрәш кырына киткәч, күпләрегез һәлак булган, исәннәрегез 6-7 елдан соң гына туган якларга әйләнеп кайткан.
Менә сезнең дөньяга килүегезгә быел бер гасыр булды. Тик күптән, күпләрегез бик күптән мәңгелеккә күчкән.Тик сезнең турыдагы хәтер яши, истәлекләр яши. Нәселегез дәвамчылары онытмыйлар , үзләре олыгая барган саен ныграк юксыналар, истәлекләрен яңарталар.
Гыйматдинов-Каюмовлар нәселе дә шушы көннәрдә әтиләре – 1925 нче елгы Каюмов Хәбир Габделкаюм улын искә алу кичәсенә җыелдылар. Нәсел җебе озын, кайлардан гына кайтмаганнар иде Хәбир абыйның балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, кода-кодагыйлары.
Кунаклар авыл китапханәсенең туган-якны өйрәнү бүлегендә авыл тарихы белән таныштылар, Хәбир Габделкаюм улы, аның сугышта һәлак булган әтисе, абыйсы белән бәйләнешле документлар, фотолар карадылар. Хәбир абый сугыш ветераны, авыл тарихында үз эзе бар. Ул авыл советы председателе, почта начальнигы булып эшләгән. Авылдашлар хәтерендә бик зыялы, үтә пөхтә, абруйлы зат булып саклана. Сугыш еллары аның сәламәтлегенә авыр эзләр сала. Сеңелесе аның кайтканда бик ябык, йөзе кулындагы шинеле төсле иде дип искә ала. Бу 1949 нчы елның язы була. 44 яшендә ир 4 кыз баласын ятим калдырып вафат була. Төпчекләре Нәкыя “Әти кайта!” дип сөенеп больницадан аны каршылаганда әти кешенең яшәү шәме сүнеп килә торган була инде.
Дилбәр апа әйтүенчә, Хәбир абыйның сугышка киткәнлеге турында документ та, җанлы шаһитлар да бар, ләкин кайту турындагы, ягъни сугыш ветераны булуы турындагы язуы табылмаган. Хөкүмәт сугыш ветераны толларына ярдәм күрсәтә башлагач, ул да, безнең әни дә лаеклы бит ярдәмгә, дип эзләнүләрне башлый. Тырышкан табар дигәндәй, максатына ирешә. Үзе әйткәндәй “ветеран әтиле” булганнар.
Нәселдәшләр мәдрәсәдә корбан ашы хәзерләделәр. Мул сыйлы өстәлнең башында нәселнең иң олы кешесе – акъәби: Хәбир абыйның хәләл җефете Әлфия апа утырды. Тормышның әчесен-төчесен татыган әби бүген дә мөлаем, ачык зиһенле. Мин белгәндә ул медпунктта санитарка булып эшли, бер авырсынмыйча (телефоннар юк заман) балаларны фельдшерга күрсәтергә чакыра килә, пунктта чисталыкны саклый иде. Сугыш чоры баласы – Хәбир абыйның сеңелесе Сания апа да очрашуга сөенсә, мәңгелеккә күчкән якыннарын юксынып көенде. Алар буыны авырлыкларны байтак күргән, шулай да бирешмәгән.
Шундый җанлы очрашу булды бу! Араларыннан киткәннәрне догалар белән искә алдылар. Хатирәләр шундый күп җыелган, туганнар бер-берсен алыштырып сөйләп торды, шул арада кунакларны сыйлап та өлгерделәр.
Барысының да туганчыл, ярдәмчел, олы җанлы булуы сокландырды. Киләчәктә дә бер-берсенең кадерен белеп, аралашып яшәргә язсын иде. Нәселдәшләр күңелләре хисләр белән мөлдерәмә тулып, янәдән очрашуларга өметләнеп, дөньяларның тынычлануын теләп таралыштылар.




Гөлчәчәк Галимова,
Тәтеш районы Келәш авылы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар