16+

Балачак хатирәләре: «Суыра торган әтәчне сагынам...»

Совет заманындагы байтак ризыкларны һәм эчемлекләрне торган саен отыры сагынам.

Балачак хатирәләре: «Суыра торган әтәчне сагынам...»

Совет заманындагы байтак ризыкларны һәм эчемлекләрне торган саен отыры сагынам.

Ул тәгамнәр бигрәкләр дә тәмле иде шул. Кая китте соң ул ризыклар, эчемлекләр? Юк, юк, алар беркая да китмәде. Шөкер, хәзер дә бар. Тик менә... тәмнәре генә башка.

Кайсыгыз хәтерли каһвә төсендәге “Хоккейное” печеньесен? Шул замандагы вафлиның үзенчәлекле тәмен онытмадыгызмы әле? Вафли дигәннән... Зурлыгы-кыяфәте белән вафлига һәм кетердәве белән әле генә пешкән тәмле ипи катысына тартым, урта өлеше исә көпшәксыман булган хлебцы исегездәме? Бүген сатыла торганнарын аның янына якын да куярлык түгел.

Студент чагында, төзелеш отрядына язылып, Әлмәт төбәгендәге бер чуаш авылында эшләргә туры килде. Шул чакта безгә көн саен озынча юантык макарон ашаттылар. Күпкә киткәч, маемлатты, әлбәттә. Әмма бүген мин шул макаронны сагынам. Майда кыздырылганын бигрәк тә. Юк хәзер андый тәмле макарон – көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйсың аны. Эзләп тә интекмәгез, юк хәзер элеккегедәй тәмле кукуруз таякчыклары. Иттән яисә балыктан эшләнгән ризыкларны искә төшерик. Һәрвакыт булмаса да, ашаштырдык бит без аларны. Яратып ашадык. Ул заман ризыкларында ниндидер химик тәмләткечләр, чын тәгамга охшатучы буяулар, сәламәтлеккә гаять зарарлы матдәләр тамчы да юк иде. Аларның исләре үк табигый иде. 

Мин – консервланган томатлы кильки һәм арпа ярмасы катыштырылган “Завтрак туриста” ашап үскән буынның бер вәкиле. Өчпочмаклы шома кәгазь савыттагы тәмле сөтне эчеп, какао төсендәге мендәр конфетны ашап туймаган, зур-зур кисәкле чын шикәрне махсус келәшчә белән ваклап капкан малай да мин.

Минем балачагымның монпасие тәмлерәк иде, суыра торган әтәч һәм сирәк-мирәк кенә булса да авыз иткәләргә туры килгән туңдырмалар да искиткеч тәмле иде. Әбиләр аеруча яраткан такта чәй, атаклы һинд чәе, квас, совет заманының тәмледән-тәмле сулары – “Тархун”, “Дюшес”, “Байкал”һәм “Буратино” дигән лимонад... Бүген сатуда булган кыяр һәм помидорның агач тәме турында инде телгә дә аласым килми.

Алга барабыз – биеп алабыз, дигәндәй... Яхшы заманда яшибез: кибет киштәләре азык-төлекнең, эчемлекнең муллыгыннан сыгылып тора. Тик... аларда элекке тәмнәр генә юк. Бүгенге җитештерүчеләр кулында әүвәлге рецептлар юкмы, әллә бер дә кирәксенмиләрме? Бәлки халыкка агулы, алдавыч матдәләр, төрле химик кушылмалар, тәмләткечләр белән әвеш-тәвеш хәстәрләнгән ризыклар гына тәкъдим итеп тору кемнәргәдер бигрәк тә кулайдыр? Шагыйрь әйтмешли, “ул шулайдыр әле – уйласаң...”

Ләбиб Лерон, “Мәдәни җомга”
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading