Легендар бәрәңге бүген, ни кызганыч, “шалкан язмышын” кабатлый кебек тоела миңа. Европа илләрендә шәхси йортлардагы җир кишәрлекләрендә инде 20-30 ел ук бәрәңге үстермиләр. Икътисади яктан алга киткәнлектән, аларда хезмәт хаклары яхшы булды, европалылар яшелчәләрне арзан гына бәяләрдән кибеттән генә сатып алды. Бездә гади халык СССР заманында да юньле хезмәт хакы күрмәде. Гаилә һәм терлек өчен бакча тутырып бәрәңге үстерелде. Колхоз кырларында да бәрәңге зур мәйданнарны били иде. Апас районындагы бер авылда булган кызык вә гыйбрәтле вакыйга искә төшеп китте әле. Хатыннар сөйләшә-сөйләшә колхоз кырына эшкә юл тоткан. Бер яшь ана имчәк сабыен “уфалла” арбасына салып тартып бара ди. Килеп җитсәләр, ни күрсеннәр, арбада сабый юк. Ах-ух итеп, кире йөгергәннәр. Бәхетләренә, сабый имезлеген капкан халәтендә бәрәңге буразнасында йоклап ята ди. Ул сабый да инде хәзер пенсия яшенә якынлашып, минем кебек бәрәңге яратадыр.
Авылларда бәрәңге бакчаларының яртысында (буш нигезләрдә тулысынча) күпьеллык үләннәр үсә. Бер заман Россиядәге авыл баласының да:”Үз җиремдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да”, дигән сүзләр нәрсәне аңлата ул, дип соравы ихтимал әле. Америкалылар бәрәңгене кибеттән 1 берәмлектә генә сатып ала, алар үзләренең яшелчә белән ит кыстырылган бургерларына ябышкан. Без дә шул көнгә калачакбыз.
СССР чорында 1980 елларда кибетләрдә бәрәңгенең килограммы 8-10 тиен, базарда 15 тиен торды. “Ничекләр арзан булган!” – дип сокланырга мөмкин, әлбәттә. Ләкин, ул вакытларда хезмәт хаклары да зур түгел иде шул. Казандагы кибетләрдә бәрәңгенең килограммы 32-39 сум бүген.
Ходайга шөкер, табыннарыбыз мул. Өстәлләргә элек күз күрмәгән ризыклар менеп кунаклый, җиләк-җимешләр өелеп тора. Заманында гаиләләрнең төп ризыгы рәвешендә өстәл уртасына куелган чуендагы яки кәстрүлдәге бәрәңге генә юк. Авылларда бәрәңге игү тукталса, бу инде бәбиләр бетүен генә түгел, авылларның үзләренең дә юкка чыга башлавының шомлы билгесе булачак. Мәсьәләне ничек уңай хәл итәргә соң? Авылларда агропредприятиеләр оештыру кирәк. Эш урыны булса, яшьләрнең барысы да шәһәрләргә китми. Шәһәрләрдән кире авылларга кайтучылар да табылыр иде, мәгәр. СССР чорында һәр районда “Хәзерләүләр конторасы” (“Заготконтора”) эшләде. Ул “әзерләүләр” дигән атамада йөртелсә, мәгънә ягыннан дөресрәк булыр иде, әлбәттә. Әнә шул контораларның эшчәнлеген кабат җанландырасы иде. Пенсионерлар да, яшь гаиләләр дә “Әзерләүләр конторасы”на тапшырып, акча кертү максатында бәрәңге кишәрлеген киметмәс иде. Авыл бакчаларында бәрәңге үсәчәгенә, буразнадан бәбиләр табылачагына өметләрне өзмик әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар