Узган гасырның алтмышынчы еллары иде. Бу хәл булган елда 1 апрель якшәмбегә туры килде.
Кара көнгә дип җыйган шактый акчабыз бар иде. Шул акчаларны алдым да үземә сапожки, хатынга бүрек юнәтергә дип, Казанның Сорочи базарына киттем.
Барып җиттем. Базар гөж килә. Берничә рәтне әйләнеп чыккач, ниһаять, эзләгәнемне таптым. Нәкъ мин хыялымда йөрткән затлы итек! “Ал мине!” дигән кебек, “елмаеп-көлеп” ята. Сатучысы да ягымлы, мөлаем ханым үтереп мактый тауарын: “Бәхетегез бар икән, соңгы пар калган иде, алыгыз, ал, үкенмәссез”, - ди. Бәясе дә шалкан бәясе генә икән. Ярар, күндерде бу мине, алырга булдым.
Ләкин киеп карарга да кирәк бит әле. Ничек итеп? Ике кулымда – ике сумка. Сатучы җиргә куеп торырга кушты. Берсен куйдым. Икенчесен ярамый бит – анысын сатучы ханымга бирдем. Сумкамны кулына тоттырганда, колагына пышылдадым: “Зинһар, кысыбрак тотыгыз.
Монысының эчендә б-ә-ә-әк күп акча ята”. Сумканы ышанчылы кулларга тапшыргач, бераз читкәрәк киттем дә киеп карадым. Искитмәле, нәкъ минем аякка үлчәп тегелгән кебек! Шулай дип, сөйләнә-сөйләнә сатучы торган якка карасам – аннан җилләр искән. Аның белән бергә сумкадан да! Аның эчендәге акчалардан да! Ах, мәйтәм, ачыгавыз, малыңны үз кулларың белән каракка тоттыргансың бит. Ә теге битенә ыштыр каплаган хатын сызган! Күпме генә эзләсәм дә, аның үзен түгел, эзен дә таба алмадым.
Моңаеп, хәсрәтләнеп, кара кайгыга батып өйгә кайттым. Бу хәлне хатынга ничек аңлатырга? Ишектән кердем.
- Ничек алдыңмы? - дип сорады хатын.
- Алдым, - дидем.
- Кызык, кайсы җүләре сиңа бушка сапожки бирде икән? Кәшилүгеңне өстәл өстендә онытып калдыргансың бит!
Марс АХУНОВ
«ШК» архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар