16+

Бу кышта нинди өс киемнәре модада?

Кышкы сезонга әзерләнә башладыгызмы әле? Бу язмада Стилист, имиджмейкер Лилия Вәлиева белән актуаль образлар турында сөйләшәбез.

Бу кышта нинди өс киемнәре модада?

Кышкы сезонга әзерләнә башладыгызмы әле? Бу язмада Стилист, имиджмейкер Лилия Вәлиева белән актуаль образлар турында сөйләшәбез.

- Бу кышта нинди өс киемнәре модада? Нинди материаллар актуаль булачак?

- Иң кулай вариант – ул тун һәм дубленка. Шулай ук озын яисә урта озынлыктагы пальто – зәвыклылык дөньясына бер билет. Хәзер аларны бизнес-ледилар гына киеп йөрми. Кызыклы текстуралы тыгыз тукымадан эшләнгән букле, твид, йон өстәлгән кашемир модельләр бик шәп күренәчәк.

Искәртеп узарга кирәк, заманча технологияләр ясалма мех булдырырга мөмкинлек бирә, ул визуаль һәм тактиль яктан натураль мехтан аерылмый диярлек. “Меховушка” курткаларга да игътибар итсәгез була, алар төрле фасоннарда була: кыска бомберлардан алып озын туннарга кадәр. Төсләр дә бу сезонда шаккаттыра: классик соры һәм көрәннән алып ачык зөбәрҗәт һәм куе зәңгәр төсләргә кадәр.

- Нинди аяк киемнәре трендта?

- Салкын чорда аяк киеме сайлау, сезнең кышын нинди кием кияргә яратуыгыз белән тыгыз бәйләнгән: күлмәк һәм итәк яки чалбар һәм джинслар, мәсәлән. Әгәр сез беренче категориягә керәсез икән, сапоги сайларга киңәш итәм. Чалбар һәм джинсыга өстенлек бирсәгез, сайлау мөмкинлеге күбрәк: ботильоннар, ботинкалар, челси, җылытылган кедалар. Барлык санап үтелгән модельләр дә уңайлы, заманча.

Сапогиларны исә якынлашып килүче сезонның иң модалы аяк киеме дип атарга да мөмкин. Иң популярлары лакланган, киң кунычлы һәм киресенчә сыланып торганнары. Мондый аяк киеме челтәрле якалы блузкалар, замше һәм күн курткалар, туннар, озын итәкләр, бәйләнгән свитерлар һәм хәтта спорт киемнәре – леггинслар һәм худилар белән дә яхшы туры килә.

- Нинди баш киемнәре сайларга тәкьдим итәр идегез?

- Бу салкын сезонда баш киемнәре җылылык өчен гардероб предметы гына түгел, ә бөтен образның характерын һәм кәефен бирә торган якты аксессуар. Баш киемнәре ретро, романтик, хәтта драматик булырга мөмкин. Безнең гореф-гадәтләрне чагылдырган, әйтик, чулпылы милли баш киемнәре – гомуми тренд, нәфислек билгесе. Алар җылытмый әлбәттә, ләкин үзенчәлекле һәм матур образларны тулыландыра.

Клош эшләпә – ул чиләк, кыңгырау һәм сауна өчен булган баш киеменә охшаган. Эшләпәләрнең бу моделе узган кыштан ук иң актуальләр исемлегендә кала бирә. Алар йон тукымадан, фетрдан, киездән яки кыска мехтан ясала.

Кепкалар – аларны киеп йөрүнең иң модалы ысулы – ул козырегын артка куеп. Мондый баш киемнәре хатын-кызлар гардеробына бик яхшы кереп урнаша һәм пальто, дубленка, туннар белән дә яхшы яраша. Кепкалы образга үкчәле аяк киеме, кызыл иннек, элегант сумка нәфислек өстәячәк, исегездә тотыгыз.

Балаклава һәм капор – бу көчле тренд, һәм әлеге баш киемнәре брендларның барлык сезонлы коллекцияләрендә диярлек бар. Мондый аксессуарлар бүрекне дә, шарфны да алыштыра.

Панамалар – салкын сезон өчен бу баш киемнәрен мехтан, трикотаждан, йоннан, замшадан, плащ тукымасыннан ясыйлар. Ул теләсә нинди өске кием: пальто, тун, дубленка, спорт курткасы белән бик яхшы яраша. Өстәвенә, панама прическаны бозмый.

Бини шапкалар – бу, заманча итеп әйткәндә, “база”. Алар иң универсаль баш киеме булып кала. Мондый шапка яхшы җылыта, битнең теләсә кайсы формасына туры килә. Аны теләсә кайсы яшьтә киеп була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading