16+

“Бүре тиресе ябынган сарык...”

Эчтә җыелган борчуны кемгә дә булса сөйлисем, йөрәктәге авырлыкны бераз булса да бушатасым килде.

“Бүре тиресе ябынган сарык...”

Эчтә җыелган борчуны кемгә дә булса сөйлисем, йөрәктәге авырлыкны бераз булса да бушатасым килде.

Шуңа кулга каләм алдым. Мин инде олы яшьтәге әби кеше.

Кызым белән киявем егерме ел бергә яшәделәр. Икесе дә югары белемле, динле гаилә булып саналдылар. Ике малай үстерделәр: берсенә унике яшь, кечесе быел мәктәпкә керергә тора. Тыштан караганда матур, тәртипле гаилә кебек иде. Әмма кеше күңеленең эчендә ниләр булганын белеп бетереп булмый икән.

Соңгы биш елда киявемнең башка хатын-кызлар белән йөргәнен белә башладык. Башта ышанасы килмәде. “Гаиләсе бар, намазда, ураза тота, ничек алай булсын?” дип йөрдек. Ә ул узган көздә бөтенләй чыгып китте. Шул вакытта гына күпме ялган, күпме икейөзлелек булганын аңладык.

Иң авыры – ул үзен бик динле кеше итеп күрсәтергә ярата. Ике тапкыр Гомрага барды, сакал үстерде, кешеләр алдында вәгазь сөйләгәндәй йөри. Әмма гаиләгә карата кыланган эшләре бөтенләй башка. Кызымны елатып бетерде. Балаларның күз алдында тавыш чыгару, куркыту, “сезне бетерәм”, “минем көчле кешеләрем бар” дип янаулар – боларның барысын да үз колагым белән ишеттем.

Кызым түзмәде, балаларын алып, икенче фатирга чыгып китте. Хәзер суд юлында йөриләр. Нервылар бетте инде. Балалар өчен йөрәк әрни. Әтиләре мәктәптән дә, бакчадан да теләгән вакытта килеп алып чыгып китә. Балаларның психикасын кем уйлый икән? Кечкенә йөрәкләргә күпме авырлык төшә...

Иң гаҗәбе – киявемнең яңа йөргән хатыны да дин юлыннан йөри торган гаиләдән икән. Әтисе мулла ди. Шунда аптырыйм: намаз укып, дин турында сөйләп йөргән кешеләр ничек шулай рәхимсез була ала икән? Дин бит кешене тәүфыйкка, мәрхәмәткә, җаваплылыкка өйрәтә. Ә монда киресен күрәм.

Бер көнне түзмәдем, үзенә: “Син бүре тиресе ябынган сарык кебек,” – дидем. Чөнки тыштан ул изге кеше булып күренә, ә эчтә күпме явызлык.

Хәзер Корбан бәйрәменә балаларны алып китмәкче була. Ә минем күңел тыныч түгел. Балалар ике ут арасында калды. Кызым көн дә елап йоклый. Ә мин, ана кеше буларак, алар өчен өзгәләнәм генә.

Бу хатны берәүне дә хурлау өчен язмыйм. Бары тик эчемне бушатасым, тынычланасым килде. Кайчак кешегә сөйләп алу да җиңеләйтә икән. Динне пычратучы кешеләрне күргәч, йөрәк әрни. Чөнки чын мөселман кеше явыз булмаска тиештер бит...

Бәлки, минем хатны укыган кешеләр арасында шундый сынаулар аша үтүчеләр дә бардыр. Хатын-кызларга әйтәсем килә: түзеп кенә яшәмәгез, үзегезне дә, балаларыгызны да саклагыз. Ә ир кешеләргә – дин сүз белән генә түгел, гамәл белән дә күрсәтелә икәнен онытмасыннар иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading