16+

Форум делегатлары китте, ә рабыня Изаура кабат Казанга җыена

Казан халыкара икътисад форумында 163 килешү кабул ителгән.

Форум делегатлары китте, ә рабыня Изаура кабат Казанга җыена

Казан халыкара икътисад форумында 163 килешү кабул ителгән.

Татарстан башкаласында 12-17 майларда XVIIнче халыкара икътисад форумы “Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум” булды. Әлеге чарада 99 илдән, Россиянең 75 төбәгеннән ун меңнән артык кеше катнашты.

Россия Президенты Владимир Путиннның форумга мөрәҗәгатендә:”Безнең илебездә төрле диннәр һәм халыклар вәкилләре гасырлар дәвамында яши, аларның һәркайсы үзенең үзенчәлеген һәм табигыйлеген саклый. Форумның динамик үсешле, милләтара килешүчәнлек традицияләрен саклаучы төбәк – Татарстан Республикасында узуы символик мәгънәгә ия. Без барлык ислам дәүләтләре белән дуслык мөнәсәбәтләрен тирәнәйтергә омтылабыз”, – дигән сүзләр бар.
Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумга уңай бәяләмә биргәннәр.

– Чит илләр һәм Россия төбәкләре белән 163 хезмәттәшлек килешүе кабул ителде. Казанга 2030 елда елына 7 миллион турист килә башлар, дип фаразлана. Башкалада кунакханәләр челтәре төзү турында килешү имзаланды. Казан форумы елдан-ел колач җәя, абруй яулый. Халыкара чара тыныч узды, иминлек тәэмин иткәннәре өчен хокук сакчыларына рәхмәт! – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форум кысаларында дөньяның актив хатын-кызлары утырышы да үткәрелде. Анда “Рабыня Изаура” телевизион фильмында Изаура ролен уйнаган актриса Луселия Сантус та катнашты.

– Луселия Сантус Казанны, “Шүрәле” балетын бик ошатты, Зәңгәр күлдәге чарада да чыгыш ясады. Ул – актриса, режиссер, сценарист. Төрле илләрдә хатын-кызлар тормышы турында фильмнар төшерә икән. Татарстан һәм безнең хатын-кызлар тормышы турында да фильм төшерергә теләге кузгалуын әйтте. Луселия Сантус июльдә кабат Казанга киләчәк, – диде Талия Миңнуллина “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләгәнчә, Ислам хезмәттәшлеге берлегенә кергән 28 илнең мәдәният министрлары съезды үткәрелде. Казан 2026 елда – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы, дигән мактаулы исемдә тора. 

– Казан Кремле диварындагы 481 метрлы видеоэкран Россиянең рекордлар китабына кертелде. Изге Болгар җыенында 25 мең кеше катнашты, – диде Юлия Әдһәмова.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин:” Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге “Россия – Ислам дөньясы” стратегик эш йөртү төркеменең утырышында хезмәттәшлекне үстерү максат итеп куелды. Татарстан Фәннәр академиясендәге утырышта Ислам хезмәттәшлеге берлеге илләре вәкилләре фән өлкәсендә дә хезмәттәшлекне хуплады”, – диде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директры Максим Денисов әйткәнчә, форум көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 480 килограмм “чәк-чәк” һәм 920 килограмм туңдырма кулланылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading