Әби-бабай, әти-әни, балалар, оныклар, оныкчыклар... Менә шуларның бөтенесен бергә җыеп, очраштырып буламы?
Тырышсаң була икән бит! Кояшлы көзге көннәрнең берсендә “Буа Аланында” Яңа Тинчәле авылының Алиулловлар нәселе очрашуы булып үтте.
Бу эшне оста итеп, җиренә җиткереп туганыбыз Миләүшә һәм аның үзе кебек булдыклы кызы Ләйсән башкарды. Туганнарны табып, барчасын очрашуга чакырдылар. Яшел Үзән, Чистай, Казан, Ульяновск, Буа, Яңа Тинчәлеләр – барлыгы 80гә якын кеше җыелды!
Шушы зур нәселнең башында Кәлимулла бабай Алиуллов, җәмәгате Маһриҗиһан әби торалар. Кәлимулла бабай ятим малай була. Аны Яңа Тинчәле авылының шул вакыттагы атаклы мулласы, заманының бик гыйлемле акыл иясе Җамалетдин хәзрәт Биккулов тәрбиягә алып үстерә. Үз балаларыннан аермыйча тәрбияли. Вакыты һәм яше җиткәч, йорт салып, кое казытып, егетне өйләндереп, аерып чыгара. Шушы нигездә хәзер без, Алиуллов Камил белән Сәфинә, улыбыз Азат гомер кичерә. Нигезне саклаучылар булып торабыз, туганнарга ишегебез һәрвакыт ачык. Бабайны үстергән Биккуловлар нәселе белән дә аралашып яшибез, алар да безнең туганнарыбыз. Кое да исән, аның сиртмәсен дә алмадык. Суы тәмле, йомшак. Бу нигездә Оркыя, Корбан, Мөнирә, Искәндәрләр туып үсәләр.
Корбан бабай белән Искәндәр бабай (минем каенатам) Бөек Ватан сугышы каһарманнары. Корбан бабай Белоруссия территориясендә партизаннар отрядында көрәшә. ”Кызыл Йолдыз” һәм “Бөек Ватан сугышы партизанына” орденнары белән бүләкләнгән. Александр Суворов исемендәге отрядның штаб башлыгы урынбасары була. Искәндәр абый сугышта 19 яшендә бер кулын югалтып, инвалид булып кайта. Сугыштан икесе дә исән-сау кайтып, берсе озак еллар “Искра” колхозы рәисе, берсе баш агроном булып эшләп, үзләреннән соң якты эз калдырып киткән шәхесләр. Искәндәр кайнатамның Буа сабантуе мәйданында бер кул белән көрәшеп, җиңгән чакларын да өлкәннәр хәтерлиләр әле. Оркыя әби белән Фәйзрахман бабай 8 бала үстергәннәр.
Корбан бабай белән Мөнәвәрә әби 9 балага тормыш биргәннәр. Ләкин Мөнәвәрә әби яшьли үлеп китә. 9 ятимне тәрбияләргә курыкмыйча күрше авылдан Җәмилә әби килә. Һәм берсен дә какмый-сукмый, яратуын тигез бүлеп үстерә. Балалары аның үзен дә картаймыш көнендә бик кадер-хөрмәттә тоттылар. Искәндәр бабай белән Фәридә әби (монысы кадерле каенанам 96 яшенә җитеп әле узган ел гына бакыйлыкка күчте) 4 бала үстерәләр. Мөнирә әби сугыш елларында авыр хезмәттәге имгәнүләре аркасында тормыш кора алмаган. Ул да төп йортта 92 яшькә кадәр яшәде.
Менә шуларның нәсел дәвамчылары бергә җыелыштык. Хәрбиләр, фитнес-тренерлар, хисапчылар, экономистлар, баш инженер, генераль директор урынбасары, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, төзүчеләр, шоферлар, тәрбиячеләр, эшмәкәрләр, менеджерлар һәм башка һөнәр ияләре. Табынга утырышып, әби-бабайларыбыз, якты дөньяны калдырып киткән әти- әниләребез, якыннарыбыз рухына дога кылдык. Коръән уку эшен Корбан бабайның кече оныгы Илсурга тапшырдык. Сөйләшүләр мулдан әзерләнгән аш табыны артында дәвам итте. Буада яшәүче туганыбыз Ринат гаиләсе зур казанда пылау әзерләп куйган. Оештыручы онык Ләйсән белән бергәләп туганнар барысын да кайгыртканнар. Хатын-кызлар табын тезгәндә, ир-атлар казан янында булдылар. Кем шашлык, кем бәрәңге, кем лаваш пешерде, кем самавыр кайнатты. Ир-егетләр пешергән ризык тагын да тәмле икән! Бик яратып ашадык. Очрашуга өлкән яшьтәге туганнарыбыз: олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, киңәшкә әзер кешеләребез - Сөембикә апа, Гөлсирә апа, Флюра апа, Әлфия апа, Шәүкәт абый да килә алдылар, шөкер. Иң олыбыз Флюра апага 88 яшь, иң кечкенә оныкчыклар Әминә белән Әмиргә 11 ай.
Киләчәктә дә ел саен туганнар очрашуын традицияга кертеп, аралашып торырга сүз бирештек.
Сәфинә Алиуллова. Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.
Фото гаилә архивыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик матур гэмэл. Узебез дэ 2нче ел рэттэн тормыш иптэшем Рамиль ягыннан булган Хэмэтзыя бабай белэн Зэйтунэ эбинен нэсел туганнар -
0
0
0
0
Бик матур чара. Дэвамлы булсын. Без узебез дэ 2 ел рэттэн Балык Бистэсе районы Олы Елга авылында яшэгэн Хэмэтзыя бабай белэн Зэйтунэ эби Садыковларнын нэсел жеплэре буенча барлык туганнарны жыйнап, табигать кочагында очраштык. Беренче елны 52 кеше жыелган булса, икенче елны 57 булдык. Узем бу нэселгэ килен генэ булсам да, шул авылныкы булганга курэме, очрашу бик жылы хислэр калдырды
0
0