16+

Чит илләрдә онытылып калган әйберләрне кайтарып буламы?

Ишекне япканчы бүлмәне 3 мәртәбә урап чык, ди сәяхәт итәргә яратучылар.

Чит илләрдә онытылып калган әйберләрне кайтарып буламы?

Ишекне япканчы бүлмәне 3 мәртәбә урап чык, ди сәяхәт итәргә яратучылар.

Төркиянең Кемер шәһәрендәге Бильдиби бистәсендә матур гына ял иткән идек бер елны. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дигәндәй, көне буе сыйланабыз, диңгездә коенабыз.

Никадәр генә рәхәтлектә яшәсәк тә, бер атнадан күңелебезне Татарстанны, авылларыбызны һәм туганнарыбызны сагыну хисе басты. Кайтып китәсе көнне йөрәк урыныннан кузгалды, арлы-бирле йөренеп, автобус көтәбез. Ярты сәгать вакыт бар әле, дип, ашханәгә кердек. Ләкин, хезмәткәр:”Автобус килде!”– дип сөрән салды. Без каударланып, урамга йөгердек. Төркия базарында улыбыз ошаткан җәйге шләпә сатып алган идек, шул баш киеме ашханә урындыгында онытылып калган бит, гөнаһ шомлыгы. Әй, моңсуланды улыбыз. Ләкин, шләпә өчен генә кунакханәгә кире кайтып булмый, чөнки самолет очып китәчәк.

Кунакханәләр – “табылдыклар өстәле”

Башкалар да шәхси әйберләрен онытып калдыралармы? Шушы сорауга җавап табу максатында, Казанның “Корстон” һәм “Татарстан” кунакханәләренә кереп чыктым. Хезмәткәрләр әйтүенчә, башкала кунаклары арасында да “хәтерсезләр” шактый күп очрый икән. Истәлеккә, дип сатып алынган сувенирлар, күчтәнәч “Чәк-чәк”ләр шкафларда онытылып кала. Кунакханә бүлмәсендә яки территориясендә документлар, хезмәт килешүләре, ачкычлар, күзлекләр табыла. Әйберләрнең иң “качып” кала торган урыннары – чаршау артындагы җылыту батареясы, балкон һәм юыну бүлмәсе. Бауга эленгән керләр, батареяга куелган оекбашлар номерлар саен диярлек табыла, диделәр кунакханәләр хезмәткәрләре. Кешеләр ашык-пошык җыенганда балконнарны, чаршау артларын карап тормый шул инде.

Хәзер кунакханәләргә җәнлекләр белән дә тукталырга рөхсәт. Шул рәвешле, номерларга яңа урнашучыларны еланнар, этләр, мәчеләр һәм башка җан ияләре дә каршы ала.

Калган әйберләрне кайтартып була

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 925нче матдәсе буенча кунакханә кунакларның әйберләре өчен җаваплы. “Кунакханә әйберләр өчен җавап бирми” дигән белдерү кунакханәне җаваплылыктан азат итми.

Онытылып калган әйберләрне “Корстон”да – 6 ай, ә “Татарстан” кунакханәсендә 1 ел саклыйлар. Санитар-гигиена таләпләре нигезендә номерлардагы күчтәнәч яки тукланырга сатып алынган ашамлыклар чүплеккә ыргытыла. Шәхси әйберләр журналга теркәлеп, аерым бүлмәгә урнаштырыла. Кунакханәләр хезмәткәрләре: “Әйберегез онытылып калган”, дип хәбәр бирми. Кешеләрнең кунакханәдә булулары “сер” рәвешендә саклана.

Кунакханәләр онытылган әйберләрне хуҗаларына кире җибәрү белән шөгыльләнми. Кеше үзе кунакханәгә шалтыратып, үтенечен белдерә ала. Кайсы номерда нинди әйбер онытылып калганлыгын әйтәсең. Кыйммәтле әйбер яки документ булган очракларда, кунакханә паспорт мәгълүматларын кабаттан сората. Онытылган әйберне ышаныч кәгазе белән кунакханәдә булган кешенең туганы яки танышы да килеп алырга мөмкин. Кунакханәдә онытылган әйберләр почта яки махсус транспорт хезмәтләре аша Россия төбәкләренә һәм чит илләргә дә озатыла. Чыгымнарны кунакханәдә әйберен онытып калдырган кеше үзе түли.

Урнаш та, җыена башла

“Кешедә оныту сыйфаты – табигый халәт. Шунлыктан, урнашкан көнне үк алып китәсе әйберләреңне чемоданыңа җыештыру кирәк”, – дип киңәш бирделәр Казан кунакханәләрендә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading