Бүген күршебезне җирләдек. Ак әби булып китте ул дөньядан. Гомере буе исемен пычратмады, кияүгә чыкмады, ир-атларга ияләшмәде.
Әнием әллә ничә егеткә димләде — барысына да сәбәп тапты.
Берсенең кайнанасы бар, диде. Икенчесе ямьсез, өченчесе — тракторчы, куллары пычрак… Сыңар тормышның авырлыгын соңлап кына аңлады. Кичләрен безгә кереп утыра иде — балаларның көлүен тыңларга.
Картаеп, сукырайгач, аны үзебезгә алып чыктык. Авыру карау җиңел түгел… Кайчак дорфа сүзләр дә әйтелгәндер, Аллаһы кичерсен. Соңгы көннәрендә:
— Үз нигеземдә өзелим, — диде.
Изге сүзендә өзелде. Бәхилләштек.
— Чит кеше булсам да, үз иттең, — диде ул.
Ә бит үз балалары, оныклары янында да яши ала иде… Шуңа күрә вакытында гаилә кору, бала табу — бик кирәк икән ул.
Фәния Сәфәргалиева, Әлмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар