16+

“Дөнья бетми, әмма үзгәрә”: Ванга 2026 елның апреле турында ни дип кисәткән

Болгария күрәзәчесе Ванга 2026 елның апрель аенда дөньяда бик зур үзгәрешләр булачагын фаразлаган.

“Дөнья бетми, әмма үзгәрә”: Ванга 2026 елның апреле турында ни дип кисәткән

Болгария күрәзәчесе Ванга 2026 елның апрель аенда дөньяда бик зур үзгәрешләр булачагын фаразлаган.

Аның сүзләренчә, 2026 елның 12 апреле үткән һәм киләчәкне аерып тора торган дата булачак. 1993 елның 16 апрелендә Ванга бер атнага менә нинди фаразын яздырып калдырган.

"Дүшәмбе – шикләнү, сишәмбе – "машиналар тынлыгы" (техника сафтан чыгачак), чәршәмбе – мәгънә һәм үзара аңлашу югалу, пәнҗешәмбе – курку, җомга – караңгылык, шимбә – тынычлык: Җир шары катып калыр, җил тынар, кошлар сайравыннан туктар, кешеләр суларга куркыр. Кояш чыкканда иске һәм яңа дөнья алдында капкалар ачылыр. Кемдер яктылыкка китәр, кемдер караңгылыкка. Бу аларның капка каршына нәрсә белән баруына бәйле. Елама, бу бетү түгел, ә башлангыч кына. Яңа дөнья, лаеклылар өчен, искесенә караганда, яхшырак булачак", - дип фаразларын җиткерә Ванга.

2026 елның 12 апреле аның дәфтәрендә ике дөнья чиге – иске тәртипләр буенча яшәүнең соңгы якшәмбесе булып билгеләнгән. "Бу иске дөньяның, иске тәртипләрнең бетүе. Дөнья бетмәячәк, ул үзгәрәчәк", - дип фаразлый Ванга. Күрәзәче сүзләренчә, 2026 ел кешелек дөньясы өчен экология ягыннан зур һәм куркыныч үзгәрешләр алып киләчәк. Киләчәк буын өчен реаль куркыныч климат үзгәрүе белән бәйле. "Кеше үзенә үзе кабер казый, җирне кызганмый. Дөньяның бер өлеше туңар,  икенче өлеше түзеп булмаслык утта янар. Җир шары ешрак дерелдәп куяр, су күп ярларны йотар, ә вулканнар илләргә ут атар", - ди күрәзәче.

Яңа дата: 26 апрель
Британия экстрасенсы Селина Авалон Якын Көнчыгышта бара торган сугыш белән бәйле куркыта торган фаразлары белән уртаклашкан. Замандашлары "Яңа Ванга" дип атаган ханым сүзләренчә, 2026 елның апреле бу юнәлештә бик киеренке вакыт булачак. Аның фаразлары буенча, бу хәрби бәрелешләр Өченче бөтендөнья сугышына әйләнергә мөмкин. Ул үзенең фаразларын Борынгы Мисырдагы кебек  вакыт бүленеше белән бәйли. Бу хәл 26 апрельдә: "Мисыр сфинксы күзләре гади Арслан йолдызлыгы белән тәңгәл килгәч булачак", ди ул.

"Миңа калса, кешеләргә үзләренең тормышын яхшырту һәм үзгәртү өчен уйларга кирәк.  Сез яңа патшаларны, дөньякүләм лидерларны һәм сугышлар күрерсез. Менә шул вакыт кешеләр я төпкә китәчәк, яисә инде калкып чыгачак", - ди күрәзәче.

Авалон Иранның югары лидеры Али Хаменеиның үлемен фаразлавын да әйтеп уза. Яңа җитәкче "чын альфа-самец" булачак һәм Штатлардан үч алачак. "Бу Өченче бөтендөнья сугышына охшаш булачак. Яңа, әле яшь лидер берникадәр вакыт хакимлек итәчәк", - ди күрәзәче.

Трампка килсәк, аңа өченче тапкыр һөҗүм булачак. Аңа, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, отставкага китәргә туры киләчәк. Ә аның урынына АКШның вице-президенты Джей Ди Вэнс киләчәк. "Иран, вакыт үтү белән, Дубай кебек урынга әйләнәчәк. Анда зур торак комплекслар төзеләчәк, ә байлар анда акча кертәчәк", - дип фаразлый Авалон.

Мессинг: Апрельдә безне нәрсә көтә?
Вольф Мессинг апрель аенда Россиядә зур су басулар булачагын фаразлаган. Аның сүзләренчә, Идел, Нева, Обь, Амур һ. б. елгалар ярларыннан чыгачак.

"Диңгезләр ташыр, цунами ярларга ташланыр. Кешеләр түбәдән йөрер, балалар агым арасында югалыр. Электр уты бетәр, тышкы дөнья белән элемтә югалыр. Шәһәрләр этажлап су астына китәр", - ди видео язмасында танылган фаразчы. Күрәзәче Мәскәүдә су йортларның беренче катына кадәр күтәрелер, ә Санкт-Петербургта дамбалар селкенә башлар дип фаразлаган.

Мессинг Олы көнгә (Пасха) каршы төндә күзегезне дә йоммагыз, якыннарыгызны җыеп, тауларга китегез, ди. Аның фаразлавынча, 2026 елның апрелендә яңгырлар көчәячәк. Ай уртасында алар бөтенләй дә туктамаячак. Су агачларны, машиналарны, йортларны алып китәр. Кешеләр эвакуацияләнер, әмма күпләр, кирелекләре сәбәпле яисә ышанмыйча, калыр. Апрель азагында елгалар бергә кушылып, зур бер диңгезгә әйләнер.

2026 елның апреле ышаныч һәм ышанмаучылар, әзерләр һәм битарафларның каршылык ае булачак. Ышанучылар һәм ышанмаучылар арасындагы конфликт гаиләләрне таркатыр, дусларны аерыр. 25 апрельдә җил тынар, яшеннәр сирәгәер. Су китә башлар, елгалар үз ярларына кайтыр.

Су басудан соң җир яңа, күп уңыш бирер. Ә кешеләр яңа тормыш башлар.

Фаразларны Лилия Локманова туплады
Төп фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading