16+

Элекке хатыныма ачы хат: “Син минем фамилияне йөртергә тиң түгел...”

Аерылышуыбызга 35 елдан артык вакыт узып китсә дә, һич җанына тынычлык таба алмаучы Фәһимәгә кайтаваз.

Элекке хатыныма ачы хат: “Син минем фамилияне йөртергә тиң түгел...”

Аерылышуыбызга 35 елдан артык вакыт узып китсә дә, һич җанына тынычлык таба алмаучы Фәһимәгә кайтаваз.

Газета битләрендә дөреслекне генә укырга күнеккән укучылар өчен бу ялган да дөрес итеп кабул ителгәндер. Шушындый эчтәлекле хатларны Фәһимә икенче бер газетада да бастырган иде, ул вакытта кайтаваз язмадым, ачуы басылгач, туктар диеп уйладым, күргәнегезчә, ул туктарга җыенмый икән. Шундый ук язма быел тагын берничә газетада басылып чыкты.

Аерылышырга сәбәп кайдан һәм ничек килеп чыкты соң? Үзе аңламыймы әллә ул гаеп анда икәнен? Ул заманда кызлар кияүгә саф кыз булып чыга иделәр бит. Безнең тормыш ялганнан башланды. 

Бәхетле гомер юлларын бергә парлап узу ниятләре белән туйлар уздырдык. Кыз булмавы билгеле булды аның. Әти-әниләрем, туганнарым алдында оят булгач, зурга җибәрмичә генә күз йомдым. Бәлки күз йомарга кирәк тә булмагандыр. Шул ук көнне ташларга, куып чыгарырга кирәк булган. Нигәдер алай булмады. 

Барысын да ташлап, озакламый без Казахстан якларына киттек. Эшкә урнаштык. Тик аның әти-әнисен сагынуы аркасында кире Татарстаныбызга әйләнеп кайттык. Васильево бистәсендә эшкә урнаштык. Бер бүлмә бирделәр. 2 айдан соң шофер булып Әйшәдәге икенче оешмага эшкә күчтем. Кызыбыз Эльвира, улыбыз Линар барлыкка килеп, гаиләбез арта торды. 

Озак та узмады, Казан шәһәренә барып, эшкә урнаштым. Инженер булып. Беломорская урамыннан ике бүлмә бирделәр, өч ай узгач, вакытлыча җитәкче булып калдым. Күп тә үтми, ике бүлмәле фатир бирделәр. Сөенеп, туганнарны җыеп өй туйлары үздырдык. Өй туйлары уздыргач, минем белән сөйләшмичә хатыным ял итәргә путевка алып кайтты. 2 баланы ташлап ял итәргә китте. 

Менә шул көннән инде аралар тагын начаррак була башлады. Ник җибәрдең, ул анда үзе генә китмәде диючеләр дә булды. Бүрене күпме генә ашатып, карап торсаң да, ул барыбер урманга карый, диләр бит. Хатыным да элеккеге тормышын искә төшереп яшәвен дәвам итте. Аның сәер гадәтләре кабатлана башланды. Иртән торып эшкә китте – безнең өйдән бер тукталыш кына заводта эшләде ул. 

Аралар бозылган булса да, кызым Эльвира белән улым Линар, әйдә, әтием, әнине каршы барып алыйк әле, диеп сорагачтан, балаларыма каршы килмәдем, күптән барган булмаса да киттек. Проходнойдан узып, завод эчендә эшли торган цехына килеп кердек. Цех начальнигы каршыга чыкты да, Фәһимә бүген эшләми, ял алды, диде. Кайтып киттек Фәһимәнең эшендә юк икәнен белеп. Трамвай юлын аркылы чыгабыз, машина килә, кызым Эльвира, улым Линар, “әни машинада” диеп кычкырып калдылар. Машинага таба йөгерүләре хәзер дә күз алдымда тора. Йортыбыз янында төшереп калдырдылар да, Фәһимә йөгереп безнең подъездга кереп югалды. Без өйгә кайтып керүгә, сез кайда йөрисез, сезне көтеп арып беттем бит инде димәсенме. Нәрсә булганын берничә көннән соң милициядә генә сөйләдем. Иптәш хатыннары белән квартираларда очрашулары турында сөйли башладылар.

Шушындый булган хәлләргә карамастан, 1982 елда “Москвич” машинасын алдык. Хатыным аны әти алып бирде, дигән. Туганыбыз сугыш ветераны, машинага чиратта торган, Әхмәт абыйга хат белән чираты килеп җитүе турында хәбәр килә. Алар шалтыраттылар да, сиңа бирәбез бу машинаны, диләр. Минем 300 сум акча бар иде, шулай итеп, Фәһимәнең әти-әнисе бер мең сум, минекеләр бер мең сум, бабай белән әби бер мең сум, ә калган 4000 сумны җизнәбез Марат белән Мөнирә апабыздан алдык. Ул 4000 сумны әле чек белән бирделәр. Менә шулай итеп 7300 сум акча барлыкка килде. 19 ноябрьдә “Москвич”ны алып кайттым. Машина алган көнгә өч бәйрәм туры килде – 1976 елда хәрби хезмәттән кайтуым, Артиллерия һәм Ракета гаскәрләре көне.

Вакыт җитте аерылышырга диеп гариза яздым. Беренче юлы аермадылар. Икенче юлысында аерылыштык. Котылдым тәрбиясез хатыннан – “Москвич”ка утырып Түбән-Кама шәһәренә юл тоттым. Квартира, 2 бакча Фәһимәгә калды. Әйберләрне бүлмәсен диеп, аларны каядыр югалтып торган. Мин бер әйбер дә алмыйча чыгып киттем. 

Улым Линар 5 ел Акъегет авылында әти-әниләрдә торып укыды. Әнисе белән торасы килмәде улымның. Шулай булып та Фәһимә алимент түләргә бирде. Түләдем, зарланмадым.

Яңадан өйләндем. Бер атнадан 2 бүлмәле квартира бирделәр. Кызым һәм улым барлыкка килде. Бакчаны шул ук елны алдым. Гел дәрәҗәле эшләрдә – җитәкче урыннарда эшләдем. 2016 елда лаеклы ялга чыккач, шәһәр хакимиятендә завхоз булып эшемне дәвам иттем. Кызым, улымның квартиралары, машиналары, 4 оныгым бар. Аллаһ боерса, тагын алып кайталар, һәммәбез дә исән-сау булыйк. 

Үзен бик акыллы кешегә санап яшәүче Фәһимәгә әйтәсе сүзләрем шул. Син бит тере кешеләрне генә түгел, үлгәннәрне дә газета битләренә язып рәнҗетеп яшисең. Улыбыз Линарның безне ташлап дөньядан китүенә 25 ел була. Синең йөрәгең таштыр. Фәһимә 20 көннән соң үзенең туган көнен уздырды, хәтта мине дә чакырды. Улы үлгәнгә исе дә китмәде. Кайнанаң белән кайнатаң синең өчен күпме тырыштылар, балаларны карадылар. Яхшылыкны белмәвең, күрсәткән начарлыкларың өчен газетага алдап язуың өчен сиңа Аллаһы Тәгалә каргышы төшәр диеп курыкмыйсыңмы? Әле төшкәне генә аз, тагын да күбрәк гөнаһлар җыясыңмы?

Фәһимәнең булган кимчелекләрен язар өчен 199 бит тә җитми. Минем аларны язып үземнең авылдашларны шаккаттырасым килми. Инде теләгең бар икән, мин аларны да язып чыгарырмын. Сезнең авыл кешеләре, күрше авыллар синең турыда бик яхшы беләләр. Үтенечем бар, минем фамилияне алыштырган булмасаң, син аны шушы кайтавазны укуга алыштыр. Син минем фамилияне йөртергә тиң түгел. 
Кызым Эльвира, киявем Рамил, оныкларым Лилия, Азалия исән-сау булсыннар. Язган сүзләрне газетадан уку аларга яхшы түгел инде, мин кызым белән сөйләштем, әниең язмасына кайтаваз язам диеп. Ул ярар, диде. 

Шушы хатыма өстәмәләр:
2016 елда Казан шәһәрендә 50 ел юбилей уздырдым. Эльвира кызым, Рамил киявем, оныгым Лилия дә бар иделәр. 
Казанда барлык ике буын туганнарның балалары белән кафеда мәҗлес уздырдык, барысы 53 кеше иде, Эльвира, Рамил, Лилия, Азалия булдылар. Әтиләре начар булса, алар килгән булырлар идеме? Балалар, кияүләр, киленнәр белән араларыбыз әйбәт, сөйләшеп, күрешеп торабыз. 70 еллык юбилейны Казанда мәчеттә уздырдык. Бөтен туганнар килде. Исән сау булыйк. Тагын шунысын да язам әле, Фәһимә белән аерылышкач, 7 машина алмаштырдым, безнең суд та ул әйткәнчә, 33 тапкыр түгел, 2 тапкыр гына булган иде. 

Сәлам белән ирең. 
фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading