16+

Еллар узу белән ир-хатын мөнәсәбәтләре ничек үзгәрә?

Статистика буенча, Россиядә һәр 10 никахка 8 аерылышу туры килә. Ничек кенә кызганыч булмасын, аерылышулар саны буенча без дөньяда өченче урынны алып торабыз.

Еллар узу белән ир-хатын мөнәсәбәтләре ничек үзгәрә?

Статистика буенча, Россиядә һәр 10 никахка 8 аерылышу туры килә. Ничек кенә кызганыч булмасын, аерылышулар саны буенча без дөньяда өченче урынны алып торабыз.

Көзге, кышкы чорны аерылышулар вакыты, диләр. Мөнәсәбәтләрне ел фасылына, тормыш мәшәкатьләренә, чит-ятларга һәм туганнарга карамастан ничек саклап калырга? Еллар узу белән ир-хатын мөнәсәбәтләре ничек үзгәрә? Хыянәттән соң матур гаилә тормышы бармы? “Әйдә, сөйләшәбез!” проектының чираттагы чыгарылышының берничә файдалы һәм кызыклы өлешен исә әлеге язмада тәкъдим итәбез. Безне кызыксындырган актуаль сорауларыбызга беренче татар коуч, психолог Илүзә Әминова җавап бирде.

Гаилә тормышына аяк басу вакыты хакында
24 яшь – гаилә кору өчен иң кулай вакыт. Күзәтүләрдә чыгып, фикер йөртсәк, бу чорда кешеләрнең эмоциональ җитлегүен сизәрбез. 12 ел ата-ана баланы тәрбияли, аннары 24 яшькә кадәр корректировкалар кертелә. 24 яшьтән соң исә безне җәмгыять тәрбияли башлый. Бу вакытта эмоциональ җитлегү тәмамлана, кеше шәхси, ирекле тормышка, үз тормышын корырга әзер була. Сүз уңаеннан, без шул кадәр рәхәт тормышта яшибез хәзер. Маслоу пирамидасы буенча карасак, яшьләрнең физиологик ихтыяҗы юк, куркынычсызлык ягыннан алар тәэмин ителгән, өченче урында торучы гаилә коруга, мәхәббәткә ихтыяҗны да ата-ана инде япкан. Элек физиологик ихтыяҗларны – ашау-эчү, торак булдыруны кеше гаилә корып, барысын да бергә булдыруны күз угында тоткан. Хәзер бар да бар: балага фатир алалар, киендерәләр, ашаталар. Шуның белән дә гаилә кору ихтыяҗы икенче планга күчә бара. 

Гаиләдә ничәнче бала булуың мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный!
Безнең гаиләдә ничек тәрбияләнүебез, ничәнче бала булуыбыз, гомумән, гаиләдәге мохит – барысы да үзебезнең гаилә тормышыбызга тәэсир итә. Элек “копияләштерү” моделе бик киң таралган иде, хәзер исә аңлылык дәрәҗәсе арту барышында гаилә моделен балалар үзләре төзи. Үз гаиләңне булдырыр алдыннан әти-әни белән булган мөнәсәбәтләребезне карап, җайлап бетерү зарур. Мисал өчен, әни белән булган мөнәсәбәтләр ул безнең һәм балабыз арасында булган мөнәсәбәтләрдә, әти белән мөнәсәбәт ул иребез һәм финансларыбыз белән мөнәсәбәтләребездә чагылыш табачак. 

Әгәр ир белән хатын гаиләдә берсе олы, ә икенчесе төпчек бала булган икән, бу да сизеләчәк. Мәсәлән, ир-ат – олы бала, ә кыз – төпчек. Бу очракта куркыныч момент бар – гаиләдә мәхәббәт түгел, ә әти һәм кыз мөнәсәбәтләре урнашу. Әйтик, берсе контрольдә тотучы ата ролендә, икенчесе – бала. Тора-бара, Аллам сакласын, әти-кыз мөнәсәбәте артып, ир-атның хатынына карата сексуаль яктан игътибары бетәргә мөмкин...

Аерым йоклау гадәте турында
Ир һәм хатын, гомумән, аерым йокларга тиеш түгел. Хатын-кыз ир-ат өчен ял буларак яратылган, ислам динендә дә бу ассызыклана. Әлеге сүзләрне галимнәребез дә исбат итте. Хатын-кызның йөрәк тибеше, йөрәк ритмы ир-атныкына караганда салмагырак. Кагыйдә буенча, безнең, ягъни гүзәл затларның тынычрак типкән йөрәк тибешенә ешрак, ярсуырак типкән ир-ат йөрәге яраклаша һәм салмаграк тибә башлый. Бергә ятып йоклаган вакытта шушы биоритмнар бер-берсенә яраклаша, хатын-кыз шул рәвешле ир-атның ярсып типкән йөрәген ял иттерә.

Парсыз булган яки аерым йоклаган ир-атлар йөрәк өянәге, кан басымы авыруларыннан ешрак авырыйлар һәм инфаркттан ешрак мәрхүм булалар икән. Димәк, ир-ат белән хатын-кыз бергә йоклау ул әле мәхәббәт, якынлык, хисләр мәсьәләсендә генә түгел, ә иң беренче чиратта, сәламәтлек ягыннан иң мөһим момент! Тормыш иптәшләрнең аерым йоклавын мин, гомумән, өнәмим: психологик яктан да, физиологик яктан да.

Гаиләләр ешрак кем яки нәрсә аркасында таркала?
Гаиләләр таркалгач, “бу-теге гаепле” дип әйтергә яраталар. Гомумән алганда, гаилә ир белән хатынның җавапсызлыгы аркасында таркала. Әгәр алар гаилә корган һәм үзара “мин бу гаилә өчен җаваплы” дип вәгъдә биргәннәр икән, алар беркемнең сүзенә дә карап тормаячак. Гаилә бер-береңне ишетмәү һәм ишетергә теләмәү, җавапсызлык, минминлек аркасында таркала. Нәкъ менә әлеге дә, баягы җавапсызлык аркасында без гаиләбезгә өченче кешене кертәбез, чит кешене. “Ул болай диде, теге тегеләй диде. Әтием шулай әйтте, әнием шулай кушты”, – дибез. Ни өчен соң без кеше сүзенә колак салабыз? Җавап гади – без үзебездә җаваплылык тоймыйбыз! Искәртеп узарга кирәк, шәхси чикләре нык булган гаиләләр тотрыклы, нык була!

Гаилә корып җибәргәннән соң свиданиеләргә йөрү кирәкме?
Гаилә корып, озак еллар яшәгәч, балалар тугач та свиданиеләргә йөрү кирәк һәм мөһим! Аның хәтта үз кагыйдәләре бар. “2-2-2” диа атала ул: ике атна саен свидание (кафе-рестораннарга, театрга, мисал өчен), ике ай саен каядыр барып-йөреп кайту (машина белән күрше шәһәргә, мәсәлән) һәм ике ел саен зур сәяхәт (чит илләргә, чит шәһәрләргә бару). Гаилә тормышына бу моментларны хатын-кыз ипләп кенә кертеп җибәрергә тиеш инде ул. 

Хыянәтне гафу итәргә ярыймы?
Хыянәтне бик зур югалту белән чагыштырырга мөмкин. Аны бер тапкыр кичереп була, бары тик бер тапкыр! Әгәр икенче-өченче тапкыр хыянәтне кичерәсез икән, бу инде авыру, бу дөрес әйбер түгел... Димәк, гафу итүчегә шушы рольдә яшәү ошый. Гафу иткән очракта хыянәтнең сәбәпләрен карарга кирәк, гомумән, аның адымнары бар – ничек ул кичерелергә тиеш. Хыянәт килеп чыккан икән, биредә конфликт бар, дигән сүз, ә аннан үсеп чыгарга кирәк. Әгәр ике кеше дә бу мөнәсәбәтләрдә калырга тели икән, алар үз өсләренә тигез рәвештә җаваплылык алырга тиеш. Ни өчен шулай булганын һәм алга таба нишлиячәкләрен, ничек үзгәрәчәкләрен дә бергә хәл итәргә мәҗбүр алар. Иң мөһиме – бу мөнәсәбәтләрдә кешеләр кала икән, алар бер тапкыр да хыянәт турында телгә алырга тиеш түгел! Бар хәтта үзләренең хатыннарының-ирләренең җанын ашап яшәүчеләр шушы хыянәт белән, алай ярамый.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading