Җитди һәм четерекле сорауларга белгеч җавабы
Ирең хыянәт итә дигән хистән ничек котылырга? Күңелеңә хуш килгән эшне ничек табарга? Кул астындагы хезмәткәрләр өчен һәрчак “яхшы” булырга мөмкинме? Бу һәм башка сорауларга психотерапевт, психолог Гүзәл Саттарова белән җавап эзлибез.

Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.
Үпкәләүләрдән котыласым килә
Исәнмесез, ирем рәнҗетүләрен ничек онытырга өйрәнергә икән? Алар мине эчтән ашый. Азга гына онытылып торам да, ниндидер конфликтлы мизгелдә барысы да тагын калкып чыга. Бу минем җилкәдә авыр йөк булып ята, алар өстенә яңалары өелә. Үпкәләрдән котыласым килә, әмма моның өчен ни эшләргә икәнен белмим...
Айлия Л.
Үпкәләүләрдән арыну – дәшмичә генә аларны эчеңдә йөртү һәм алар үзеннән-үзе юкка чыгар дип көтү түгел. Бу алай эшләми. Үпкәләүләрдән гамәлләр, сүз аша гына арынып була. Сезгә үз йөрәк сызланулары турында алар барлыкка килгән вакытта ук яки озакка сузмыйча сөйләргә өйрәнергә кирәк. “Синең бу сүзләреңнән миңа бик авыр. Мин үземне түбәнсетелгән итеп хис итәм” – конкрет, гаепләмичә генә дөресен әйтеп салырга өйрәнү мөһим. Шуннан соң чикләрне билгеләргә: “Мин киләчәктә моның кабатлануын теләмим”.
Проблема шунда ки, сез дәшмисез, үпкәләрегезне йотасыз һәм алар йөрәгегезгә авыр йөк булып утыра. Ә аннары, яңа конфликт вакытында, болар барысы бергә яңадан агылып чыга. Чөнки берни дә хәл ителмәгән, әйтелмәгән, үзгәрешләр булмаган.
Арыну ул – борчуларны яңгырату, чикләр кертү һәм үзгәрешләр таләп итү. Әгәр ирең ишетсә һәм үзгәрүгә таба омтылыш ясаса, үпкә табигый рәвештә юк була. Әгәр ишетми һәм рәнҗетүләр дәвам итә икән, ул вакытта инде сүз үпкәләрдән арыну турында түгел, ә сезнең алга таба мондый мөнәсәбәтләрдә яшәргә әзерме-юкмы икәнендә. Монысы инде күпкә җитдирәк сөйләшү таләп иткән башка мәсьәлә.
Гаиләмнең таркалуыннан куркам
Күңелемдә ирем хыянәт итәр дигән курку яши. Беренче иремнең мин бала тапкан төндә бер гүзәлкәй белән гөрләшеп язышып ятуын белгән идем. 17 яшьтә булган беренче мөнәсәбәтләремдә дә шулай ук егетем хыянәт итте, мин моны бик авыр кичердем. Әни дә әтием өстеннән йөри иде. Хәзер ирем командировкада булганда гел башка берәү очрашырга мөмкин дигән уйдан арына алмыйм. Ә бит болай уйларга бер сәбәбем дә юк, гамәлләре дә аның мине яратуын һәм кадерләвен күрсәтә. Элеккеге тискәре тәҗрибәм гаиләмне җимерергә мөмкин дип нык борчылам. Нишләргә?
Арина Т.
Куркуның сәбәбен, әлеге паттернның нидән тууын аңлыйбыз икән, димәк, без үз хисләребезне контрольдә тота алабыз. Җаваплылыкны үз өстебезгә алмыйча, куркуларыбызга үзебез белән идарә итәргә мөмкинлек биргән очракта, алар чынга ашарга мөмкин. Сезнең куркуыгыз – алдан сизенү түгел, ә үткәннең кайтавазы. Сез икенең берен сайлый аласыз: йә хыянәттән куркып, ирегездән һаман шикләнеп, бар булганны җимерәсез, йә калыплашкан фикердән арынырга омтыласыз һәм үз тормышыгызның сценариен үзегез язасыз.
Бергә ешрак буласы килә
Иремнән бергә күбрәк вакыт үткәрүне үтенәм. Ешрак икәүләп кая да булса чыгып керәсе килә, романтика җитми. Һәрвакыт «Мин сине аңладым, ишеттем» дип җавап бирә, әмма гамәлләрендә бу чагылыш тапмый. Минем уртак ял итү турындагы тәкъдимнәргә: «Карарбыз, хәзер моңа акча юк” дигән сүзләр ишетәм һәм тагын тынлык. Аның ягыннан инициатива юк, минем идеяләрне дә хупламый. Нишләргә?
Альбина Ф.
Хәзер сез ирегездән игътибар һәм романтика “сорау”ны үзәккә куйгансыз. Бу аның тарафыннан басым буларак кабул ителә һәм аны сездән читләштерә. Ир-ат артыннан йөгереп, аның игътибар күрсәтүен үтенү бер дә романтика хисләре уятмый. Бу сексуаль түгел. Үз тормышы – карьерасы, шөгыльләре, дуслары, үзүсеш белән чын-чынлап мавыккан хатын-кыз исә табигый рәвештә кызыклы һәм кирәкле була. Якынлыкны никадәр күбрәк таләп иткән саен, партнер шулкадәр ерагая. Тулы канлы үз тормышыбыз булганда исә, ул еш кына үзе сиңа таба тартыла башлый. Димәк, аннан хис-кичерешләр көтмичә, аларны мөстәкыйль рәвештә тудырырга кирәк. Дус кызлар белән очрашулар, яңа проектлар, хобби, һөнәри максатларың булган очракта, аның “карарбыз” диюе сезне артык яраламаячак. Тормышыгызда моннан тыш бик күп башка шатлык һәм канәгатьлек чыганаклары булачак.
Бик тә яхшы буласым килә
Эштә үземнең кул астындагы хезмәткәрләр белән ничек аралашырга өйрәним икән? Алар өчен күрә алмый торган ерткыч түгел, ә яхшы җитәкче буласым килә. Әмма нинди дә булса хәл килеп чыга да, тавыш күтәрергә, басым ясарга тотынам. Ә моның өчен безнең компаниядә баштан сыйпамыйлар, монда барысы да үзара хөрмәт турында сөйли. Аннары мин гаеп хисеннән изаланам, гафу үтенә башлыйм. Шуннан берникадәр вакыт яңадан барысы өчен яхшы булырга тырышам. Ләкин бераздан, яңадан кызып китеп, тавыш күтәрә башлыйм.
Надежда К.
Сез барысына да ошарга омтылучы “яхшы кыз” позициясендә калгансыз. Бу балаларның саклану стратегиясе – яратсыннар өчен уңайлы булу. Ләкин басылган агрессия (теләсә кайсы лидер өчен бу табигый) юкка чыкмый. Ул җыела һәм берзаман шартлый, шуннан соң невротик гаеп хисе кабына.
Сез үзегезгә буйсынучыларны балачакта әһәмиятле булган олылар фигуралары белән тиңләштерәсез. Кайчандыр әти-әнинең хупламавыннан курыккан кебек, хәзер хезмәткәрләрнең ачу саклавыннан яки күңеле кайтуыннан куркасыз. Шуңа күрә юл кую һәм тирания арасында тирбәләсез. Кул астындагылар аңсыз рәвештә сезнең өчен хуплавы мөһим булган “ата-ана”га әверелә. Ә сез – әле ялагайлана, әле бунт чыгара торган “бала”.
Үз агрессиягезне “начар” булу белән түгел, ә сәламәт көч күрсәтү белән тәңгәлләштерергә кирәк. Яхшы җитәкче һәрчак ягымлы һәм яхшы була алмый – бу абсурд. Тәҗрибә ясап карагыз әле: “идеаль” җитәкче булу урынына бер атна дәвамында ”шактый яхшы җитәкче” булып карагыз.
Ни теләгәнемне үзем дә белмим
Гүзәл, мине инде күп еллар, әгәр дә сүз акча турында бармаса, ни белән шөгыльләнергә теләр идем икән, дигән сорау борчый. Әмма башыма берни килми. Күпсанлы психологлар, тикшеренүләр, курслар узылган – барысы да нәтиҗәсез. Моның белән нәрсә эшләргә, күңелемә якын эшне ничек табарга?
Ләйлә С.
Гомерлек эзләнү – ул чынбарлык белән күзгә күз очрашырга ирек бирмәгән саклау механизмы. Кеше бик күп укый-өйрәнә, әмма үз-үзен таба алмый икән, моның 6 сәбәбен аерып чыгарырга мөмкин:
1. Чынбарлыктан курку һәм идеальләштерү. Укыган дәвердә син үзеңне куркынычсызлык мохитендә тоясың. Без хыяллана алабыз: мин менә моны үзләштерәм дә, шуннан соң рәхәт яши башлыйм. Әмма эшли башлагач, без кыенлыклар, камилсезлекләр белән очрашабыз. Иллюзияләребез чәлперәмә килә. Идеаль һөнәр булмавын тану урынына “Бу минеке түгел”, дип ниндидер яңа өлкәне үзләштерә башлау җиңелрәк.
2. Үз-үзеңнән качу. Үзеңнекен эзләү күләгәсендә тирәнрәк мәсьәләләр: “Кем мин?”, “Тормыштан миңа нәрсә кирәк?” дигән сораулар ята. Һөнәрне алмаштыру хәрәкәт иллюзиясен тудыра. Гамәлдә исә кеше бер урында тора.
3. Перфекционизм. Әгәр дә бу 100 процентка минеке булуын тоймыйм икән, димәк, бу ул түгел. Алар ялкын, эштән ләззәт, ышанычлылык көтә. Әмма алай була алмый. Эшне ярату осталык аша килә.
4. Процессны нәтиҗә белән алыштыру. Уку дофамин күтәрелешләре бирә – яңа белемнәр, прогресс, сертификатлар. Әмма реаль эш ул – акрын һәм еш кына тиз бәяләнми торган хезмәт. Баш мие әледән-әле уку биргән стимуляцияне таләп итә.
5. Җаваплылыктан һәм сайлау ихтыяҗыннан качу – эзләнүдә булганда, без берни өчен дә җавап тотмыйбыз. Нәрсәнедер берне сайлау, башкасыннан баш тарту һәм шушы бер нәрсә белән генә шөгыльләнү дигәнне аңлата бит.
6. Үзеңне үзенчәлекле итеп тою. Бу кешеләр үзе үзенчәлекле дип саный һәм аларга бары тик үзенчәлекле эш кирәк. Гади эш аларга туры килми. Ул һөнәр түгел, үзенең уникальлеге дәлилен эзли.
Моның белән нәрсә эшләргә? Ниһаять, ниндидер бер өлкәне сайлап, үз-үзеңә иң киме ике-өч ел бирергә. Осталык мизгел эчендә түгел, вакыт узу, көч кую аша килә. Бәлкем сез үзегезнеке булган эшне инде әллә ничә тапкыр кулдан ычкындыргансыздыр?
Бу дөньяда сезгә дигән эш булмаска да мөмкин дигән фактны кабул итәргә. Күпләр хыял белән яшәмичә, ниндидер бер юнәлешне сайлап, шуның тирәсендә үз тормышын төзи. Һәр кеше дә уникаль белгеч була алмый. Бу начар түгел. Кеше моны кабул итә алмаса, үз-үзен гомер буе эзәрлекләп яшәсә, начар.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Комментарийлар