Алдагы санда кышкы гардеробыбызны рәткә кертә башлаган идек.
Безнең миссия – стилист, имиджмейкер Лилия Вәлиеваның киңәшләренә колак салып, 2025-2026 кышын зәвыклы вә матур итеп каршы алу!
– Бу 2025-2026 елгы кышта нинди төстәге өс киемнәрен сайларга яки сайламаска, кайсы төсләр, принтлар трендта булачак?
– Зәйтүн-яшел – универсальлеге белән аерылып торган һәм көндәлек киеп йөрү өчен туры килгән матур төс. Гомумән, нәфис образлар булдыру өчен идеаль туры килә торган нәфис тон бу. Ул табигать сулышын чагылдыра, тынычлык тойгысын тудыра.
Соры – минималистик һәм элегант образлар булдыру өчен идеаль туры килә торган тыйнак төс. Тулаем, ягъни “тотал” соры образлар җыярга яисә шушы төстәге киемнәргә ачык аксессуарлар өстәргә мөмкин, бу очракта кызыклы комплектлар килеп чыгачак, әйтте диярсез.
Зәңгәр – рәсми образлар булдыру өчен идеаль туры килә торган төс, шулай ук көндәлек образларга нәфислек бирү өчен кулланыла ала. Бу аны универсаль вариант итә дә инде.
Бу сезонда гәрчич-сары иң җылы һәм кунакчыл төсләрнең берсенә әверелә. Аны гардеробыгызга кертеп, сез үзенчәлегегезне күрсәтерсез һәм сезонның тонык тоннары арасында аерылып торырсыз.
Кызгылт-сары – бу җылы төс елның салкын фасылын кунакчыл мохиткә төрә. Моннан тыш, ул уңайлылык хисе тудыра һәм яңарышны символлаштыра.
Бу сезонда шәмәхә төсмерләр исә моданың төп геройларына әверелә, көз һәм кыш сезонында алар үзләренең лидерлык позициясен раслый. Әлеге төс галәмне өйрәнү темасы белән илһамландырылган, миңа калса, бу сезонга серлелек төсмерен кертеп җибәрә.
Бордо классик төсләрнең берсе булып тора һәм 2025-2026 елда мода тарихына керергә вәгъдә бирә. Үзенең затлылыгы белән күпләрнең игьтибарын җәлеп итә ул. Шул рәвешле, кичке чаралар өчен идеаль туры килә һәм көндәлек образларга да кыюлык өсти.
– Узган елларның нинди дә булса модалы юнәлешләре кире кайтуын көтәргә мөмкинме? Мәсәлән, 1990-2000 нче еллар төсмере кабатлана аламы?
– Без сезнең белән моданың цикллы булуын беләбез һәм еллар узган саен бернинди яңалык та уйлап табылмый, дип әйтә алабыз. Бары тик яңа стилистик алымнар һәм яраштырулар гына барлыкка килә.
Мода өчен 1990-2000 еллар – супермодельләр, ефәк комбинация күлмәкләр һәм минимализм вакыты. Ул еллардан, мисал өчен, безгә күн жакетлар, замш тукымадан тренч, итәк, күлмәк һәм пиджәкләр, төрле озынлыктагы кардиганнар, лампаслы спорт штаннары әйләнеп кайтты. Гранж стилендәге, әйтик, “тузган” күннән курткалар, үтә күренмәле тукымадан блузкалар да күренә башлады. Стилистик алымнарга килсәк, джемперны билгә бәйләү, җилкәгә салып кую, Гарвард укучылары стилендәге свитшот белән ефәк күлмәкләр кию һәм аякка күләмле кроссовкалар сайлау модага кереп китте.
– 2025-2026 елгы кыш өчен нинди аксессуарлар must-have булачак, һәм аларны гардеробның төп предметлары белән ничек яхшырак яраштырырга?
– 2025 елның кышында must-have булган аксессуарлар – иң күңелсез кышкы образны да тиз арада заманчалаштырып җибәрә торган озын перчаткалар. Алар бары тик кичке дресс-код атрибуты булудан туктады. Перчаткаларны өске кием белән бик матур һәм отышлы итеп яраштырырга мөмкин. Алар куртка, кыска һәм туры фасонлы озын пальто, шулай ук күләмле свитерлар белән дә туры килә. Актуаль һәм, иң мөһиме – кабатланмас комплектлар өчен бу драматик аксессуарны 2025-2026 елгы кышкы гардеробка кертү кулай “инвестиция” булачак.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар