16+

«Мин кеше үтермәдем, урлашмадым, әмма 20 ел төрмәдә утырдым»

Мин – төрмәдә утырган хатын. Үз хәлемне үзем генә беләм.

«Мин кеше үтермәдем, урлашмадым, әмма 20 ел төрмәдә утырдым»

Мин – төрмәдә утырган хатын. Үз хәлемне үзем генә беләм.

Кеше үтермәдем, бу яктан намусым чиста. Кеше малына да тимәдем. Ләкин нигә алай килеп чыкканын, әлегәчә аңлый алмыйм.

Мин Казанда үзәк универсам кибетендә эшләдем. Элеккеге елларда башкалада бердәнбер шәп кибет иде. Анда эшкә керү өчен дә зур әшнәлек кирәк иде. Аллаһы күрәчәкләремә каршы үзе җайлагандыр инде, әшнәсез дә кибетче итеп алдылар. Әйбәт эшләдек, кызык, күңелле иде. Товар кулда, өстәл астыннан бик кирәкле кешеләргә генә сатабыз, халыкның ярлы чагы... Акчаны эшләп тә карадык. Мин инде гади кибетче генә, менә бүлек мөдирләре анда ул елларда череп баедылар, әллә нинди әшнәлек мөнәсәбәтләре булдырдылар. Бәя белән уйный торгач, бер килеп каптык. Бөтен кибетне ябып ревизия ясадылар. Безнең өскә дә шактый астылар. Төркемебез белән утыртачаклары хак иде. Шулай иттеләр дә. Арабызда берничә елгыр ханым, бөтен гаепне безнең өскә ташлады. Ә анда без белмәгән товарлар, имеш, нәкъ менә без сату иткәнбез.

Бездән сорап тормадылар, гаепне аңлап та җиткермичә кабул иттек. Әгәр дә җинаятьчел төркемегездә әзрәк булсагыз, әзрәк утырасыз дип тә ышандырдылар. Безнең юридик белем дә юк, адвокат  та яллый белмәдек. Нәрсә кушсалар, шуны үти торгач, 20 елга төрмәгә кереп утырдык. Авыр булды. Бу бергә ашап-эчеп яткан хезмәттәшләребезнең, беренчедән, хыянәте, икенчедән, безне төп башына утыртып калдырулары иде... Бер генә мәртәбә дә хәелебезне белергә дә килмәделәр. Без 7 кеше төрле төрмәләрдә утырдык, бары өчебез генә исән чыга алдык. Калганнарыбыз андагы авырлыкларга түзә алмыйча, бауга менгәннәр. Ахырдан күрешеп сөйләштек, сират күперләре дә, җәһәннәм уты да берни булмастыр кебек без кичергәннәр янында. Чыккач, үземне шушы көнгә төшерүчеләрдән үч алам дия идем үз-үземә. Ләкин кулымны буямадым. Ишеттем, берсе аяксыз, берсе күзсез калган – сукырайган. Аллаһы барыбер үзләренә тиешле җәзаларны аларга биргән.  

Ләкин безнең иң матур чагыбыз тимер рәшәткә, җиде йозак артында үтте. Гаилә корып, балалар үстерүдән мәхрүм калдым. Нәрсә өчен? Нәрсә хакына? Мин эшләмәдем бит ул акчаларны, безгә бит мең тәңкәнең ун тиене генә эләкте... Башкалар баеды, алар котылып та калды. Төрмәдән чыккач та, яшәү ямен тапмадым. Юк, эчүчелеккә бирешмәдем, Аллаһым сакласын, намазга да басмадым. Йөрим ике дөнья арасында буталып. Эшкә барам, кайтам. Юл уңаенда туганнарга керәм, ләкин алар да салкын, тимер рәшәткәләр туганлык җылысын да урлаган, араларыбыз күптән суынган. Баштарак алар әле миңа чын җинаятьчегә караган кебек карыйлар иде, тәртибем бозылмагач, хәзер бераз җылындылар инде. Ләкин барыбер элеккеге сыман түгел. Нишлисең, үземне үзем җуймыйча миңа яшәргә кирәк.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading