Астрология – борынгы заманнарда ук шау-шу уяткан, каршылыклар тудырган фән.
Тарихта йолдызларга карап ил язмышын, аерым бер кешенең тормыш юлын әйтеп бирүче Гиппократ, Пифагор, Птолемей, Галилио Галилей кебек шәхесләр булуына карамастан, астрологияне бүген дә фән буларак җитди кабул итмәүчеләр байтак. Казан ханлыгында Кол Шәрифнең дә йолдызларга карап киләчәкне әйтеп биргәнлеге билгеле. Чыннан да нәрсә ул астрология? Астролог Лидия Русинова белән әңгәмәбез шул хакта.
– Лидия Дмитриевна, нишләп башка өлкәне түгел, нәкъ менә астрологияне сайладыгыз?
– Мин үзем – музыка белгече. Консерватория белемем бар. Музыка өчен – Нептун, астрология өчен Уран планетасы җавап бирә. Минем йолдызлыгымда бу ике планета янәшә тора. Шуңа күрә мин башта – музыкага, аннан астрологиягә килдем. Минем кинәт кенә тавышым югалды, карлыга башлады. Тавыш, музыка белән Нептун планетасы идарә итә. Гади итеп кенә әйткәндә, Нептун минем йолдызлыктан ераклашуга минем тавыш элеккеге кебек яңгырамый башлады. Ә астрология белән ныклап торып шөгыльләнә башлавыма Уран планетасы “гаепле”, чөнки ул шуның өчен җавап бирә. Ярты Казан мине музыкант, дирижер буларак белсә, калган яртысы астролог буларак (көлә).
– Нишләптер кешенең теге яки бу өлкәгә кереп китүенә планеталар гына йогынты ясавына ышанасы килми.
– Бервакыт Казанның бер санаториясендә мин җитәкләгән хор чыгыш ясаган иде. Тәнәфес вакытында анда ял итүчеләргә астрологик күзәтү ясадым. Шунда ял итүче бер журналист ханыма да “күрәзәчелек” иттем. Аның шәхси тормышына йогынты ясаучы планетаның минуста (ягъни аның йолдызлыгыннан читтәрәк әйләнә) икәнен әйттем, алдагы көннәрдә ирегез белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар, дип кисәттем. Һәм шәхси тормышта гына да түгел. Иҗтимагый тормышыгызда да ниндидер үзгәрешләр көтелә. Эш урыныгызда күңелсезлекләр килеп чыгуы ихтимал, бәлки бер эштән икенче эшкә күчәрсез дидем. Ул исә минем сүзләремә күтәрелеп бәрелде. “Сез нәрсә, андый хәлнең булуы мөмкин түгел, мине эшләгән җиремдә яраталар, хөрмәт итәләр. Менә әле дә үзем эшләгән оешма хисабына ял итүем”, – дип минем белән бәхәсләшергә тотынды. “Гафу итегез, йолдызлар шул хакта сөйли, – дидем. – Сезнең Юпитерыгыз минуста, димәк, сезне йә эштән кыскарталар, йә нинди дә булса сәбәп аркасында китәргә туры киләчәк”, – дидем. Барыбер ышанмады. “Әгәрдә андый хәл була калса, мин сезгә шалтыратырмын”, – дип телефон номерымны алып калды. Күпмедер вакыттан соң мине эзләп тапты. Йолдызлар үз эшен эшләгән. Чыннан да ул эш урынын югалткан, гаиләсендә күңелсезлекләр башланган.
– Барлык фаразларыгыз да рас килә димәкче буласызмы?
–Үзвакытында мин Путин безгә озакка килә дигән идем. Әйткән сүземне планеталарның торышына таянып исбатладым. Чыннан да әйткәнем рас килде бит.
– Кеше язмышын аның нинди йолдызлыкта булуына, нинди планеталар белән бәйләнештә торуына карап билгеләп була дидегез. Ә ил язмышын?
– Илнең язмышы илбашының гороскобына, аның планеталарының торышына бәйле. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Халык кемне сайлый, ил язмышы да шул кешенең йолдызлыгына бәйле була.
Ил язмышы кебек үк ир яки хатынның йолдызлыгына карап аның гаиләсендәге вәзгыятьне дә чамалап була. Мисал өчен, сезнең йолдызлык өстендә Венера планетасы тормый икән, димәк мәхәббәт юк дигән сүз. Балалар белән мөнәсәбәтләр өчен дә Венера җавап бирә. Әгәр дә инде Юпитер планетасы минуста икән, сезнең статусыгыз түбәнәя дигән сүз. Йә үзегез китәсез, йә сезне китәргә мәҗбүр итәләр. Хәлне үзгәртәм дип ярылсагыз да бер нәрсә дә эшли алмыйсыз. Йолдызлар шулай баскан икән, алар дигәнчә булачак. Йолдызларга каршы барудан мәгънә юк, көрәшеп вакытыгызны һәм энергиягезне генә юкка әрәм итәчәксез. Ул тискәре чорны “күләгәдә” тыныч кына үткәреп җибәрергә кирәк.
– Әгәр дә ул чор озакка сузылса?
– Әйе, ул чор озакка сузылырга да мөмкин. Андый очракта сезнең йолдызлыкка кайсы планетаның әзме-күпме уңай тәэсир итүен карап, сезнең өчен отышлы вариантны сайларга була. Әйткәнемчә, Юпитер белән Кояш минуста икән, кеше дәрәҗәсеннән колак кага. Аның урынына ул планеталар плюста булган кеше килә. Сезнең җитәкчегезнең ул планеталары плюста икән, ул үз тирәсенә дә шундый ук кешеләрне җыя. Беркайчан да син – минус, ул плюс була алмый. Ир белән хатын да шулай ук. Өйләнешкән вакытта аларның икесенең дә Ай белән Венера планетасы плюста була, ягъни алар өстендә әйләнә. Ә аерылган вакытта аларның кайсысының да булса өстеннән гаилә, мәхәббәт планеталары киткән була.
– Тиенне-тиенгә ялгап дигәндәй яшәп яткан бер вакытта синең йолдызлыгыңа Юпитер планетасы килеп керде ди. Шуннан кеше әкияттәге кебек баеп китәме?
– Йолдызлыгыгызда социаль статус өчен җавап бирүче Юпитер пәйда була икән, һичбер уйламаганда-көтмәгәндә кем дә булса сезне кулыгыздан җитәкләп булса да күтәрелергә ярдәм итә. Сезнең тагын “чәчәк ату” чоры башлана. Шуңа күрә авырлыкларга бирешергә һәм аларга борчылырга кирәкми. Барыбер йолдызлыкта сезне колагыгыздан тартып чыгаручы планета табылачак. Җир йөзендә бер генә нәрсә дә тиктомалга эшләнми. Галәмнең үз законнары. Тагын күпчелекнең авырткан җиренә кагыла торган мисал китерергә туры килә. Эш урыныгызны югалттыгыз ди. Сез үләр дәрәҗәгә җитеп борчыласыз. Ә бәлки сезгә Галәм сезнең урыныгыз монда түгел, башка җирдә, дигән ишарә ясагандыр. Ә кеше җене сөймәгән эш урынына ябышып ята. Шул ук гаилә тормышына кайтыйк, кыйнап, түбәнсетеп яшәгән ире белән гомер итүче хатын-кызлар күпме? Нәрсәгә дип ул сине тукмап торган иргә ябышып ятарга? Әгәр Венера планетасы синең йолдызлыгыңнан читтә әйләнә икән, бернишләр хәл юк, мәхәббәт юк дигән сүз. Димәк, мәхәббәт көтеп төшенкелеккә бирелеп утырудан да файда юк, башка шөгыль тап. Әгәр өстеңдә Меркурий планетасы әйләнә икән, димәк акча эшлә, Меркурий – акча бирүче планета. Юпитер, Кояш – яхшы икән, теләсә кайсы җитди эшкә курыкмыйча алына аласың. Бу чорда шушылар белән канәгатьлән дә, тынычлан. Димәк, синең мәхәббәттән башка да хәл итәсе мәсьәләләрең җитәрлек дигән сүз.
– Аерым бер кешегә йолдызнамә төзү өчен нәрсә кирәк?
– Йолдызнамә төзер өчен кешенең туган көне, елы һәм төгәл туган вакыты кирәк. Йолдызнамә өчен һәр мизгел кадерле, чөнки планеталар тик тормый, алар гел хәрәкәттә. Менә сез тудыгыз ди. Мин сез туган сәгатьне теркәп куям һәм планеталарны шул вакытта “туктатып торып”, шул ноктадан этенеп китәм. Кайсы планета алга, кайсысы артка әйләнә, кайберләре тритраграмма буенча хәрәкәт итә. Алар сез туган ноктага аспект эшлиләр. Мисал өчен, планета хәрәкәт итә торгач сез туган ноктага 120 градуска басты ди, ул вакытта сезнең йолдызлык белән планета арасында канал ачыла һәм планета сезгә энергия бирә. Димәк, сезгә уңыш елмая, сез күбрәк игътибар үзәгендә дигән сүз. Әгәр планеталар 90 градуста булса, начар.
Ай бик тиз йөри, шуңа күрә сезгә озак йогынты ясамый. Ул кайсы да булса йолдызлыкта бары тик 1-2 сәгатькә генә туктала. Андый вакытта кешенең башы авырта, кәефе төшә. Дару эчүдән файда юк, Ай китмичә, баш авыртуы барыбер туктамаячак. Әле бик әкрен хәрәкәтләнә торган планеталар бар. Ул – Уран, Нептун, Плутон. Юпитер да озак тоткарланырга мөмкин. Бу планеталар йолдызлык өстендә тоткарланган вакытта кемдер – югалта, кемдер – таба. Юпитер кайсы да булса йолдызлык буенча бер ел бара, Уран – 7, Нептун – 14, Плутон Чаян йолдызлыгы өстендә – 11, ә Үгезбозау өстендә хәтта 40 ел буе әйләнә.
– Заманча астрология нинди мөмкинлекләргә ия?
– Аның мөмкинлекләре чиксез дип әйтергә була. Һәркемнең йолдызлыгында нәрсә өчен булса да җавап бирә торган планеталар җитәрлек. Һәм планеталар гына да түгел. Мин үзем күбрәк планеталар белән эшлим. Төгәл туган вакытыңны белмәгән очракта да әкрен кыймылдый торан планеталар ярдәмендә кеше турында барыбер нәрсәдер әйтеп, аны кисәтеп була.
– Газеталарда басыла торган астрологик фаразларга ышаныргамы?
– Юк, тагын бер тапкыр юк. Мин кайвакыт газеталар өчен йолдызнамә төзегәндә, алдан ук бу йолдызнамә Кояш буенча гына төзелде дип кисәтеп куям. Индивидуаль йолдызнамә төзер өчен башка планеталарның да торышын исәпкә алырга кирәк. Мин аны кешенең төгәл туган көнен белмичә әйтә алмыйм. Шуңа күрә бу айның беренче яисә икенче декадасында туган теге яки бу йолдызлык вәкилен бу айда шул-шул нәрсәләр көтә диюдән ары узмыйм.
– Йолдызларга, планеталарга карап фараз кылу багучылыкмы, әллә нинди дә булса законнарга таянып эшли торган фәнме?
– Әлбәттә фән. Астрология тирәнтен өйрәнелергә хаклы һәм өйрәнелергә тиешле өлкә дип саныйм. Борынгы акыл ияләре өйрәнгән кебек. Гиппократ: “Кешенең йолдызнамәсен төземи торып, аның ни сәбәпле чирләгәнен белеп булмый”, – дигән. Кешенең теге җире авырта, бу җире авырта, ә менә сәбәбе нәрсәдә икәнен беркем белми. Баксаң, организмдагы берәр планета белән бәйле булган нокта “чыгымлый” икән, ул исә кайсыдыр органны зарарлый. Кемнеңдер, мәсәлән, башы авырта, ә бар сәбәп – бөерләрдә.
– Фаразлар вакытында нинди ялгышлыклар китә?
– Күп вакытта хата астрологта түгел, ә кешенең аңлап җиткермәвендә була. Мин символлар белән сөйлим бит. Мәсәлән, бервакыт бер эшмәкәр хатынга бик тәфсирле йолдызнамә төзедем. Ул аны каядыр куйган да, оныткан. Акча киләме, килә. Күпмедер вакыттан соң сорыйм моннан: “Ну, йолдызнамә ничек эшли?” – дип. “Эшләми”, ди бу. Уңай чор бара-бара да, аннан минус башлана, чирләвегез дә бар, дип кисәткәнем хәтердә бит. Акка кара белән язып та куйганмын. Шул урынга “Карагыз әле, менә бу нәрсә?” – дип төртеп күрсәтәм. Нәкъ шул көннәрдә аягын сындырып өйдә утырган булып чыкты үзе.
– Гороскопта язылган язмышны үзгәртеп буламы? Ихтыяр көче дигән нәрсә бар бит әле.
– Миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы диярлек шул сорауны бирә. Йолдызларны алдамакчы булалар (көлә). Планеталар йогынтысыннан качарга ярамый. Кызганычка каршы, барыбер качып котылып булмый. Бу нәрсәләргә карата карашны, мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.
Эльза Хамматова
Комментарийлар