Яшьләр бит инде алар, җәмәгать, башта эшли, аннан соң уйлый. Өлкән кеше, киресенчә, башта уйлый, аннан соң эшли.
Скопировать ссылку
Яшьләр бит инде алар, җәмәгать, башта эшли, аннан соң уйлый. Өлкән кеше, киресенчә, башта уйлый, аннан соң эшли.
Ниятләгәнен башкара алса, “рәхмәт!” диярсең. “Эшлим”, дип үз-үзләрен белештермичә сөйләнеп кенә утыруы инде бу өлкәннәрнең. Дәрт бар, дәрман юк, дип хак әйткән борынгылар.
Урамда уйланып атлыйм шулай. Тегене эшлисе, моны майтарасы бар, дип. “Зебра” янында уйларыма чумып, туктап калганмын. Автомобиль кычкыртуына сискәнеп киттем. Карасам, автомобиль эчендә бик чибәр бер кыз кул изи. Чәчәк тә чәчәк, бу кыз да чәчәк. Яшь чакларда шушындый гүзәл туташ кул изәсә, каршысына йөгерепләр барыр идең, әлбәттә. Олыгайгач маҗаралар да, кызлар да кызыксындырмый икән. “Юк-юк”, дигән мәгънә салып, кул изәдем. Ләкин, автомобильдәге кыз урыныннан кузгалмыйча һаман кул изи. Мине үзе янына чакыра ахырысы, дип уйлап, машинасына кереп утырдым. Түгәрәк күзләрен шакмакландырып карап тора бу миңа. Татар кызы икән.
– Бабай, нәрсә кирәк? – ди. – Бер нәрсә дә кирәкми, – мин әйтәм. – Кул изәп чакыргач, бу кызга нәрсәдер кирәктер, дип уйладым.
Бактың исә, әлеге кыз янәшәдә автоинспекторлар басып торганлыгыннан куркып, минем юл аша чыкканымны көтә икән. Каккан казык кебек басып торганлыктан, аптырагач, миңа кул изәргә керешкән. Теге кыз:”Бабай, юл аша чыксаң-чык, чыкмасаң, читкәрәк кит, зинһар. Сезнең аркада штраф түлисем килми”, – дип үтенгәч, машинасыннан төшеп, юл аша чыгып киттем инде. Руль артындагы гүзәл затларның барысы да шулай кагыйдәләрне төгәл үтәп, куллар изи-изи юл биреп торса иде икән, әй.
Комментарийлар