Бәшир Рәмеев исемендәге ИТ-паркта Республикакүләм X «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы узды.
Республика «Сәләт» яшьләр үзәгенең иң актив балалары һәм яшьләре бер залда жыелып, премиянең һәр номинациядәге жиңүче исемен белде.
«Сәмрух» ел премиясе – берләшмәбезнең кульминацион ноктасының берсе. Берсе җәйге аланнар һәм форумнар булса, икенче – премияне тапшыру тантанасы. Ел дәвамында үзләрен актив күрсәткән сәләтлеләрне бүләклибез һәм дөньяга танытабыз», - ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. Чыннан да, «Сәмрух» барлык сәләтлеләрне берләштерә, елга нәтиҗә ясый, «Сәләт»не үстергән һәм ныгыткан кешеләргә рәхмәт әйтә.
«Минем өчен «Сәмрух» – зур гаилә бәйрәме. Монда Сәләткә катышы булган һәркем килеп, дуслары, әйдаманнары, башҗитәкләре, остазлары белән күрешә ала. – ди Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Үзгәрешләр турында да үз фикерен белдерде: «Сәләт» үзгәрә: шул ук низамәтләр, ләкин ел саен без үсә барабыз. «Сәләт»кә әле 30 яшь кенә. Ул беренче адымнарын ясый башлады гына әле. Шуңа да һәр очрашу, һәр премия үзенчәлекле. Быелгысы аеруча, чөнки ул Пирамида күңел ачу залында түгел, ә ИТ-паркта үткәрелә. Бу да заманчалык төсмере өсти».
“Сәләт” үзенең мөхите, кешеләре белән генә аерылып калмыйча, үзенчәлекле җырлары белән дә сокландыра. «Яшь буын яңалык көтә һәм шул яңалыкны уйлап та чыгара. Һәм без җырларыбызда нәкъ менә шушы яшьлекне, яңалыкны, янып торган йөрәкләрне чагылдырырга тырышабыз», - ди “Сәләт” җырларын башкаручы Илгиз Шәйхразиев.
“Сәләт” дөньясында иң төп кешеләр – ул әлбәттә сәлкешләр. Монда барлык мөмкинлекләр алар өчен булдырыла. Актив, ижади, тырыш - бер сүз белән әйткәндә - Ел сәлкеше. Быел әлеге номинациядә 4 финалист, шуларның берсе генә жинүче исеменә лаек. Бу исемгә Камилә Гыйбадуллина лаек булды. Ел әйдаманы жиңүчесе «әйдаманнар ярышында» билгеләнгән иде, шуңа да артык зур интрига ясамыйча, бу исемгә лаек булучы Алмаз Нигъмәтжанов сәхнәгә чыгып, ниһаять үзенең көтеп алган сәмрух кошын күтәрде.
Быел «Сәмрух» ел премиясенә тагын бер номинация кертелгән. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел алан укытучысы» да өстәлә. «Юбилей сезон булу һәм үткәрелү урынының үзгәрүе – быелгы премиянең алдагы еллардан төп аермалыгы дип саныйм. Әлбәттә, быел яңа номинацияләр өстәлү, мисал өчен алан остазларны басым ясау – тагын бер үзенчәлек дип әйтергә мөмкин», - ди «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Гөлназ Гатина.
«Миңа калса, бүген һәр катнашучы үз исемен атаганны көтәдер. Тик миңа бүген иң мөһиме – аланымның янымда булуы, мин «Ел кулдашлары» һәм «Ел өлкәне» номинацияләрендә катнашучы командам өчен җан атам. Чөнки аларныҗ җиңүе – ул минем җиңүем, димәк, аланыбызның уртак җиңүе», - ди Сәләт «Шәхес» аланы директоры Резедә Абдуллина.
Сәләтлеләрнең иң көтеп алган номинациясе – «Ел директоры». Ә бу номинация гади генә түгел. Быелгы премия әлеге номинациядә сюрприз белән сөендерде. Катнашкан барлык алан директорлары да жиңүче исеменә лаек булды.
Иң төп номинация дип «Ел аланыны»н атасак та буладыр. Чөнки нәкъ менә әлеге бәйгедә сәлкешләр дә, әйдаманнар да, башжитәкләр, остазлар - үз аланнарының көчен күрсәтү өчен барысы да берләшәләр.
«Аланыбызга ике ел гына булуга карамастан, без инде үзебезне зур эшләр башкардык дип саныйбыз. «Сәләт»тә әлегә булмаган юнәлеш – бизнес юнәлешендә алан ачып җибәрдек. Уку-укыту программасын аерып әйтер идем, чөнки җәйге смена вакытында безгә йөзгә якын эшмәкәр килеп, сәлкешләргә остаханәләр үткәрде», - ди «Ел аланы» номинациясендә җиңгән Сәләт «Алмаз» аланы директоры Хәбил Сәхәбиев.
Х «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:
1. «Без рәхмәтле» – Рәзинә Сафина, Айрат Гатиятуллин, Ринат Гыйльмуллин, Ләйсән Ветрова
2. «Сәләт стипендиясе» – Азалия Шириева, Айзат Хидиятуллин, Резедә Абдуллина, Руслан Сабиров
3. «Ел методисты» – Айзат Хидиятуллин
4. «Бер дулкында» – «Әлиф» иҗат төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Ислам Валеев
5. «Ел алан укытучысы» – Ләйсән Нуриева
6. «Ел әйдаманы» – Алмаз Нигъмәтҗанов
7. «Ел кулдашлары» – Сөләйман Мөхәммәтҗанов һәм Рания Габитова («Шәхес» аланы әйдаманнары)
8. «Ел клубы» – «Сәләт — Мәрҗән» клубы
9. «Ел клуб җитәкчесе» – Ләйсән Вавилина («Сәләт — Адымнар Түбән Кама» клубы), Айгөл Ибраһимова («Сәләт — Осиново» клубы), Зөлфия Бәдриева («Сәләт — Җиһан» клубы)
10. «Сәләт классы» – «Адымнар — Түбән Кама» 3 «Г» классы
11. «Форум башҗитәге» – Алсу Ибраһимова
12. «Сәләт җырлый» – «Азнакай» аланы җыры «Канатлы җәй»
13. «Ел өлкән әйдаманы» – Булат Ахунов
14. «Ел директоры» – Резедә Абдуллина, Руслан Сабиров, Илүзә Хисмәтуллина, Рөстәм Фатыхов, абсолют җиңүче – Алсу Вәлиева
15. «Ел сәлкеше» – Камилә Гыйбадуллина
16. «Ел аланы» – «Алмаз» профильле Сәләт аланы
ТаңЧулпан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар