Һич көтмәгәндә, ни өчендер, үзем дә аңламыйм, бәхет төшенчәсе исемә төште.
Ихтимал, бу төшенчә Җир шарындагы барлык хисләрнең иң беренчесе, иң кыйммәтлеседер.
Дөрес, минем белән бәхәсләшергә дә була. Кемдер, иң изге сүз – әти-әни, ә кемнәрдер – туган җир, ватан дип, иман... дип әйтүчеләр дә булыр. Менә шушы санап узылган нәрсәләрнең барысы да кешегә бәхетле булу өчен генә кирәк. Димәк, иң кирәкле нәрсә – ул бәхет! Уйлап карасаң, Тәңренең иң кыйммәтле проекты – кешеләргә яшәү өчен шартлар тудырылган бәхет бишеге – Җир шарының тудырылуы. Кемнәрдер минем сүзләремә ышаныр һәм ышанмаучылар да булыр. Андыйларга, иелеп, аяк астындагы җирне тотып карарга киңәш итәсем килә. Әнә ич, куллар сизә, син аны тотып торасың. Ышандыңмы инде, бар ич. Баш очында алтын кояш, көмеш ай, ак болытлар; җирдә салкын саф сулы чишмә, елгалары ага. Урман-дала, таулар. Җил сызгыра, кошлар сайрый. Кухняда хатын төче коймак коя. Я, әйтегез, Җәннәттән кай җире ким?
Һәрбер кеше шушы җиргә үз бәхете белән, ризыгы, сулар һавасы, Тәңре шушы Җиргә шыплап тутырган байлыкларның үзенә тиешле өлешенә хуҗа булып килә. Миңа караңгы, ни өчендер, бәлкем, комсыз кешеләр йотып бетермәсен өчендер, кешенең бәхете шактый нык яшерелгән була. Эзләп тапканы – иң кадерлесе булган өченме, ул күзгә күренеп йөрми. Туып, тәпи йөри, үзен кеше итеп таныган бала бәхеткә кулларын суза. Күзгә күренмәгән, тотып карап та булмаган бәхет бик нык кызыктыра. Бәхет кемгәдер үзен тоттыра, ә кемгәдер шәүләсе генә насыйп була. Шәүлә тотып калучылар – мескен, алданган адәмнәр. Кешеләр арасында бәхетнең барлыгына ышанмаган, шуңа күрә аны эзләмәгән пессимистлар да очрый.
Ә бит бар шундыйлары, боларның янына бәхет үзе килә. Килә генәме соң, өйләренең түр башына узып, аяк бөкләп, менеп утыра. Аны куып та төшерә алмыйсың. Тик, өйдә тавыш-гауга чыкса гына, бәхет йорттан чыгып кача.
Кайчакларда, бәхет кешене эзләп килә. Ә моның йорт капкасында терәү, күңел ишеге дә бикле. Бәхет, үзенә хуҗа эзләп, урам буйлап китә. Әнә шунда, үзенең күңеленә хуш күренгән җанны таба. Кемдер лотерея билетына акча ота, кемнәрдер сөйгән ярларын очрата. Менә шушы бәхет йөри торган юлда кешеләр үзләре теләгән, хыялланган нәрсәләргә ирешә. Әмма бәхет сиңа булышсын өчен, син үзең дә аңа таба йөзең белән борыл. Отышка ирешү өчен, аның билетын ал. Инде сөйгәнең белән танышасың килә икән, киен матур итеп, тот кулыңа чәчәк бәйләме, чык каршына һәм сайра сандугач сыман. Бәгыре таш булмаса, күрер сине, күзе төшәр.
Хәтеремдә әнә шундый бер гыйшык минем олы апамның чибәрлеге турында ишетеп, Донбас якларыннан безгә кайткан иде. Әти белән ишегалдында сөйләшеп тордылар. “Мәҗнүн” өстендәге киемен күрсәтеп: “Каеш пәлтә”, – дип, аның төймәләрен ычкындырды. “Менә пиджагым да бар”, – дип, эчке киемен күрсәтте. Әтинең исе китмичә торуын күреп: “Мин ике потлы герне капка түбәгез өстеннән теге якка очыртып чыгара алам”, – дип мактана башлады. Әти, бу тинтәк гашыйкның борын төбендә култык таягын уйнатып; “Энем, кыз әле кияүгә чыгарга бик яшь, син берничә елдан кил яме”, – дип көчкә озатып җибәрде. Күргәнсездер, кешенең төсе-бите, өс киеме дә әйбәт, әмма акылы таман. Шуңа күрә үз бәхетен үзе качыручы кеше буларак, минем бала күңелемдә истә калган. Ишеткәнегез бардыр, кешеләр: “Бәхет тынлыкны ярата”, – дип сөйләшә.
Чынлап та, сиздермичә килгән бәхетне күрмәүчеләр, үзләренең бәхетле икәнлекләрен белми, сизми яши. Кинәт кенә килгән бәхетсезлек кенә боларның күзләрен ача. Аяклы – аяксыз, күзле – күзсез, сөйгән ярлары булганнар – ярсыз калгач, этле-мәчеле торучылар узара аерылышкач кына, алдагы көннәрдә үзләренең бәхетлеме-бәхетсезме булганлыкларын белә. Безнең арада беренче карашка бәхетсез тоелган гарип-гораба арасында да искиткеч бәхетле кешеләр бар. Менә шуңа охшаш бер вакыйганы рус-украина язучысы В.Г.Короленко “Парадокс” очеркында 1894 елда бастырып чыгара. Ике – берсе сигез, икенчесе ун яшьлек малай, урамда тамаша карый. Тумыштан ук ике кулсыз туган, неп-нечкә озын аяклы, зур башлы, кечкенә гәүдәле, көрәктәй сакалы чаларган кәрлә – Ян Криштоф Залуский аяклары белән ашый, киенә, чәчен тарый, инә саплый, акча саный, аяк бармаклары белән чукына һәм хәтта яза да белә. Малайларны күреп, аларга: “Кош – очар, кеше – бәхет өчен туа!” – дип язып бирә. Ян кечкенә кызчык җитәкләгән карт хәерчегә, тамашачылар салган бакыр тиеннәр арасыннан бердәнбер көмеш тәңкәне алып бирә. Укучыларым, мин Янны бәхетсез димәс идем. Аның саф күңеле, чын йөрәге бар. Күргәнегезчә, бәхет төшенчәсе ул бик шартлы. Катлаулы һәм татлы!
Чынлап та, бәхет төшенчәсе бик күп кырлы, күп төрле. Күп вакытта кеше үз бәхетеннән үзе кача. Бары тик эш узгач кына үкенә, әмма бик соң була. Вакыт елгасы беркайчан да кирегә акмый. Андый чакларда ата-ана, дус-иш, туган ил-җир, сәясәт һәм хәтта һава торышы да синең бәхетсезлегеңә сәбәп итеп карала.
Күпме генә бәхет турында сөйләшсәк тә, бер җавапсыз сорау кала: “Мин бәхетлеме икән?” Әнә ич, тирә-якта миңа караганда күбрәк акча эшләгәннәр, бик күп ашаганнар, төрле бөҗәкләрнең кан әйләнешен өйрәнгән галимнәр, фәлән-фәләнеч дип йөртелгән ил түрәләре, әлә ничә тапкыр өйләнүчеләр бар – әнә шулар гына чын бәхет диңгезендә йөзеп йөргәннәрме? Бәлкем, минем шикеллеләр бәхетнең исен генә иснәп калган, тормыш арбасын тарткан ир-ат сыман бер нәрсәдер?
Бу сорауларны, укучым, сиңа калдырам. Катлаулы тема.
Габдулла Исмәгыйлев Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар