Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаевның 1924 елның 11 октябрендәге 2025 елда «Саха (Якутия) Республикасында федераль Сабантуйны үткәрүне оештыру турында»гы күрсәтмәсе чыкты. Милли бәйрәмебез 13-14 июньдә узачак.
Ул виртуоз гармунчы, өстәл теннисы белән мавыга, якут телен яхшы аңлый. Сүзем бүгенге кунагыбыз – «Туган Як» Саха (Якутия) республикасы» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы активисты, А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортының мактаулы хезмәткәре, «Халык мәдәниятен таратучылар һәм саклаучылар» номинациясе иясе Таһир Хөснетдинов турында.
– Таһир Хәсәнович, бүген сезнең үзәк киң колачлы чарага – Якутиядә беренче тапкыр узачак XXV Федераль Сабантуйга актив әзерләнә. Бу яңалыкны ничек кабул иттегез?
– Әлбәттә, бу – зур вакыйга. Гомумән, федераль Сабантуйны уздыру ул – Якутия территориясендә яшәүче барлык татарларның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Безнең иҗтимагый оешманың барлыкка килү тарихы 1991 елда, Якутскида “Якташ” татар-башкорт җәмгыяте оешкач башланды. Сүз уңаеннан, Якутиядә беренче Сабантуй җәмгыять рәисенең беренче рәисе Сәлим Сензибаров инициативасы белән оештырылды.
Татар милли бәйрәмен уздыру идея барлыкка килү – күп кенә федераль дәрәҗәдәге якташларым көче ул. Форсаттан файдаланып, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән өчен ике республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәсем килә. Ниһаять, без бу вакыйганы көтеп алдык: Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаевның 1924 елның 11 октябрендәге 2025 елда «Саха (Якутия) Республикасында федераль Сабантуйны үткәрүне оештыру турында»гы күрсәтмәсе чыкты. Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Местников рәислегендә оештыру комитеты төзелде, бәйрәм чаралары планы проекты кабул ителде.
17 сентябрьдә Якутиягә эш визиты белән Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев килде. Федераль Сабантуйны уздыру урыны һәм датасы нәкъ менә аның сәфәре вакытында билгеләнде. Милли бәйрәмебез 13-14 июньдә Хангаласк улусының Орто-Дойд җирлегендә үтәчәк.
– Бәйрәм кысаларында нинди чаралар узачак?
– Әлегә чаралар планы проекты гына бар. Ике көн дәвамында бик күп чаралар узар, аерым алганда очрашулар, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәлләр" үтәр дип көтелә. Кунаклар Казан скверында булачак. Татар көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары, Якутия һәм Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты, Буа дәүләт драма театры спектакле, экскурсияләр, презентацияләр, бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәләре, шулай ук ат чабышлары оештырылачак.
Әлбәттә, Якутиядә федераль Сабантуй оештыру безнең иҗтимагый оешмага зур җаваплылык йөкли. Күпкырлы оештыру эше таләп ителә, чөнки бәйрәмгә республикадан да, илнең башка төбәкләреннән дә бик күп кунаклар киләчәк.
– Сабан туена якташларыгыз республиканың кайсы улусларыннан киләчәкләр?
– Патша Россиясе заманнарыннан ук татарлар Олёкмеда һәм Амгада яшәгәннәр. Хәзерге вакытта якташларымны бөтен җирдә очратырга мөмкин, әмма, нигездә, алар Мирнинск, Алданск, Нерюнгринск, Олекминск һәм Амгин улусларында яшиләр. Без барлык общиналарга да хатлар җибәрдек, алар Сабантуйга үз вәкилләрен җибәрәчәкләр.

– Таһир Хәсәнович, без сезнең татар җәмгыятенең аксакалы икәнегезне беләбез. Үзегез турында сөйләгез әле. Якутиягә кайчан килдегез?
– Мин 1952 елның 19 мартында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә тудым. Әниләр ун бала булган. Әнинең бертуганы Анна Баһаветдинова, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 1957 елда Якутиягә – Усть-Майский улусының Ежанцы авылына эшкә җибәрелә. Шунда клуб директоры булып эшләгән Дмитрий Прокопьевка кияүгә чыга.
1959 елда Ежанцыга әни белән без дә күченеп, апаның гаиләсе белән яшәдек. Беренче сыйныфка шунда укырга кердем һәм... якутча сөйләшә башладым, чөнки минем сыйныфташларым барысы да саха һәм эвенк иде. Әлбәттә, башта авыр булды, аннары егетләр белән дуслашып, якутча яхшы сөйләшә башладым.
Бер елдан соң без Эльдиканга күчтек, һәм мине рус телендә белем бирүче сыйныфка бирделәр. Хәтерлим, дәрестә утырам һәм русча берни дә аңламыйм, чөнки саха телле идем. Кыскасы, әнине мәктәпкә чакыртып, мине яңадан беренче, ләкин инде рус телле сыйныфка бирергә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, мин тагын беренче класска эләктем. Аның каравы бик яхшы укыдым! (көлә).
Аннары Мирный, Айхал, Тиксида, Нюрбада яшәдек, ә 1964 елда Якутскига килдек. 1970 елда урта мәктәпне тәмамладым. Шунда ук производстовога киттем – Ю.А. Гагарин исемендәге Якут республика типографиясендә эшләдем. Шул ук елның көзендә мине армиягә чакырдылар. Армиядән соң типографиягә кайттым, аннары котельныйда слесарь булып эшләдем.
Университетка керергә әнинең туганы киңәш итте. Ул вакытта Якутскида аны яхшы беләләр иде, ул ЗАГС мөдире иде, соңрак шәһәр башкарма комитетында эшләде. Аның киңәше буенча 1974 елда Якутия дәүләт университеты инженер-техник факультетының тау бүлегенә укырга кердем. Яхшы укыдым, Ленин стипендиясенә лаек булдым.
Укуны тәмамлагач, Депутат ятмасы төзелешенә җибәрделәр. Башта тау мастеры, аннары "Мамонт" карьерының тау-капиталь һәм бораулау эшләре башлыгы, диспетчер булып эшләдем. Соңрак партиянең Усть-Янск райкомында эшләдем, халык депутатларының Депутат бистәсе Советы рәисе итеп сайландым.
1979 елда гаилә кордым. Хатыны Флидә Задаевна төзелештә кранчы булып эшләде. Ике балабыз бар – Наил һәм Зөһрә. Кызыбыз ике онык бүләк итте. Лаеклы ялда булсам да, өйдә утырмыйм – татар мәдәни мирасын популярлаштыру белән шөгыльләнәм. 27 ел дәвамында А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортында иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнәм.
Сүз уңаеннан, федераль Сабантуйда безнең миссия аеруча зур: без очкыч трапында, гореф-гадәтләребез буенча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны каршы алырга тиешбез.
Якутиядә шундый югары дәрәҗәдәге Сабантуй үткәрүне без күптән көттек. Татар халкының яшь вәкилләре, шушы бәйрәмдә булып, халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан танышсыннар һәм татар халкы вәкиле булулары белән горурлансыннар иде.

Фото: © Ирина Романова һәм Таһир Хөснетдиновның шәхси архивыннан
Чыганак: yakutia-daily.ru
Комментарийлар