16+

Телевизорда күрсәтердәй башка бернәрсә дә калмады микән дигән фикер туа

23 гыйнварда, Татарстан – Яңа Гасыр телеканалында милләттәшебез, хәрби очучы Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова турындагы тапшыруны яратып карадык.

Телевизорда күрсәтердәй башка бернәрсә дә калмады микән дигән фикер туа

23 гыйнварда, Татарстан – Яңа Гасыр телеканалында милләттәшебез, хәрби очучы Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова турындагы тапшыруны яратып карадык.

Ул Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә 1912 нче елда туган. Анда 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, комсомол путевкасы белән очучылар әзерли торган Балашов училищесына укырга җибәрелә. Аның әти-бабалары купецлар нәселеннән булалар. Шул сәбәпле булса кирәк, аны училищедан чыгаралар. Бай катлам кешеләренә карата, илдә барган галәмәтләрне сизеп, байлыкларын калдырып Ташкентка барып урнашырга мәҗбүр булалар. Ташкентка килгәч, исем-фамилияләрен алыштырып яши башлыйлар. Рахманкулова Мәгүбә Хөсәен кызы – Сыртланова Мәгүбә Гусейновна дип аталып йөртелә башлый. Мәгүбә туташ анда телеграфистка булып эшләп ала. Аннан Грузиягә барып, Тбилиси аэроклубын тәмамлаганнан соң, сугышның ахырына кадәр катнашып, 782 хәрби очыш ясап зур җиңүләргә ирешә. Бу, хәрби очучы хатын-кызлардан гына торган авиаполк очучылары, дошманнарына тынычлап йокларга ирек бирмиче аларны төннәрен бомбага тота торган булганнар. Немецлар аларны “Ночные ведьмы” дип атаганнар.

Бу турыда телевидение тапшыруында, Мәгүбә ханымның кызы Светлана ханым, әнисе турында моңарчы язылмаган мәгълүматларны озаклап сөйләп утырды.
Бу, хатын-кызлардан гына булган очучылар арасында әсирлеккә эләгүчеләр булмаган. Алар андый очракта үзләрен үзләре шартлатып үтерә торган булганнар. Мәгүбә ханым 4 еллык сугыш барышында, бернинди яраланулар да алмаган икән.

Мәгүбә ханым Сыртланова 1951 елда Казанга кайтып яши башлый. “Электроприбор” заводында ОТК контролеры булып эшли. Аңа 1946 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән була. Ленин ордены, башка орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Зур урамнардан булмаса да, Казанда Сыртланова исемендәге урам бар. Шул тирәдә аңа һәйкәл куелу мәсьәләсе дә, уңай хәл ителер кебек карала икән. Аның туган шәһәре Бәләбәйдә һәм Казан мәктәбе янында бюсты булуы турында әйтелгән. Шулай ук, ике шәһәрдә дә аның исеме белән мәктәпләр аталган.

Мәгүбә ханым Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә 59 яшендә вафат була. Казанның татар зиратында җирләнә. Урыны җәннәттә булсын.
Радио-телевидение тапшыруларында, моңа охшашлы тапшырулар ешрак кабатланып торсын иде. Безнең милләттәшләребез арасында, читтәрәк калып торучы шәхесләребез дә бар бит әле. 

ТНВ каналы тапшыруында “Сөйләшергә вакыт” һәм “Кызган Казан” дип аталган тапшырулары рекламасының бертуктаусыз кабатланып торуы, шул дәрәҗәдә мөһим микән дип уйландыра. Әллә инде телевизорда күрсәтердәй башка бернәрсә дә калмады микән дигән фикер туа. Һәр нәрсәнең чиге була дигәндәй, бертуктаусыз кабатланып торган сүзләр, кешеләрнең гайрәтен чигереп туйдырып бетерә бит ул.

“Кызган Казан” тапшыруында, ризык әзерләү ярышында катнашучылар барысы да диярлек ялан башлылар. Гадәттә, кулинарларның баш киеме була иде бит. Шулай да, бер тапшыруда Рүзәл Әхмәдиев түбәтәен киеп килгәч, күңелгә якын булып күренгән иде.
Радио-телевидение тапшыруларында, хәерле хәбәрләр дә ишетеп яши торган вакытлар булсын иде дигән теләктә калыйк әле.

Рәфкать Ибраһим
Казан шәһәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading