Бер зирәк акыллы гыйлем иясе, Аллаһ хозурындагы мәңгелек йортына күченер алдыннан, бердәнбер варисына гыйбрәтле васыятьнәмә язып калдырган.
Ул һәр киңәшендә хикмәтле өч нәрсәне ассызыклаган. Чорлар алмашыну белән, кәгазе саргаеп, чит-читләре челтәрләнеп, таушалып бетсә дә, зирәк атаның, гарәп каллиграфиясендә матурлап язып, үз баласына калдырган рухи мирасының бүген дә актуальлеген җуймавы хәйран калырлык. Бергәләп укып, гыйбрәт алыйк әле.
– Газиз улкаем, өч нәрсә: вакыт, сүз, мөмкинлекләр беркайчан кире кайтмый. Вакытыңны юкка уздырма. Авызыңнан чыккан сүзгә син хуҗа түгел, һәрчак уйлап сөйләш. Уңайлы форсат килеп тууга, югалып калма, тәвәккәлләп эшкә кереш. Тимерне кызуында сугуың хәерле.
Өч нәрсәне югалтырга ярамый: тынычлык, өмет, намус. Җан тынычлыгын җуйган зат, дөрес юл табудан мәхрүм. Ул бәхеткә тиенми.
Юкка-барга борчылма. Һәр кыен хәлдән чыгу юлы бар. Башыңны эшләт, хак юлны эзләп тап. Четерекле хәлгә юлыксаң, өметеңне өзмә. Аллаһка таян, түбәнчелек белән сәҗдәгә китеп, аннан ярдәм сора. Өметсез шайтан гына. Адәм баласын өмет яшәтә, яшәртә дә. Намусыңны күз карасы кебек сакла. Берүк яшьли каралта күрмә, агартырга гомерең җитмәс.
Тормышта иң кыйммәтле нәрсәләр: мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч. Яратмыйча өйләнмә. Кемне яр итеп сайласаң, шуны гомер буе ихластан сөй. Гаиләңә тугры бул. Нәсел дәвамчыларына гомер бирү генә аз. Калебләренә асыл тәрбия орлыклары чәчү, иманлы, миһербанлы бала үстерү – ата-ананың бер Аллаһ һәм үз кавеме каршысындагы изге бурычы.
Башкаларны хөрмәт итсәң, үзең дә абруй казанырсың. Ышаныч яулагансың икән, югалта күрмә. Гомер буе таянырлык дус, туган, әйбәт күрше булып кал.
Ил-кавем терәге – куркусыз яугир булуын онытма.
Тормышта өч нәрсә ышанычсыз: хакимлек, уңыш, байлык. Дәрәҗәгә ирештем дип, борыныңны чөймә. Баскычның югарысыннан егылып төшү куркынычрак, муеныңны сындыруың ихтимал. Уңыш – алдавыч рәшә ул. Уңышсызлык белән янәшә йөри, кайвакытта урыннарын алмашып куярга күп сорамыйлар.
Дөнья малы – дуңгыз каны, бүген – бар, ә иртәгә юк. Рухи байлык тупларга омтыл. Гыйлем – гомерлек йөз аклыгы. Аны югалтып та, талап алып та булмый. Бүлешсәң дә кимеми, киресенчә арта гына бара.
Өч нәрсә кешенең кемлеген күрсәтә: хезмәт, ихласлык, казанышлар. Ялкауланма, тырыш хезмәтне юлдаш ит. Иҗтиһат итсәң, йөзең ак булыр. Морадыңа ирешерсең, хөрмәткә лаек булырсың. Гаиләң муллыкта яшәр.
Ихласлык – изгеләргә, пәйгамбәрләргә хас асыл сыйфат. Аллаһның рәхмәтенә ирешәсең, аңа якынаясың килсә, ихласлык белән дога кыл. Кешеләр күңеленә сукмак саласың килсә, эчкерсез бул.
Бөек казанышлар – алагаем зур боз тавының өскә калкып торган очы гына. Нигезендә өзлексез эзләнүләр, хаталанулар, ялгышларны төзәтүләр, гыйбрәтле ачышлар тулы ифрат катлаулы акыл хезмәте ята.
Өч нәрсә кешенең шәхесен эчтән җимерә: шәраб, мин-минлелек, явызлык. Чамасыз эчелгән шәраб парлары оятны качыра, әдәп-әхлак киртәләрен җимереп ташлый.
Мин-минлелек аңны томалый. Кешенең холкын боза, күркәм сыйфатларын юкка чыгара. Шәхесен эчтән тарката. Күрәләтә упкынга тәгәрәтә. Бер Аллаһ кына бөек. Чамасыз масаю, үзеңне башкалардан өстен куярга маташу, көчсезрәк адәм балаларын кимсетү-рәнҗетү – ифрат зур гөнаһ. Явызлык белән беркемне җиңә алмассың.
Ул яман хис Иблис коткысыннан туган золым. Ачуың кайнап чыкканда, чишмә буена төшеп, салкын су эч, табигать матурлыгын күзәт, агым суга карап, Аллаһка зекер кылып, уйланып утыр.
Тынычлану өчен, утын түмәрен тетеп сал! Тәмам тынычланмыйча, берни дә хәл итмә.
Хәмидә Гарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар