16+

Төшеңдә аккош күрсәң, хәсрәткә булыр...

Бүген Мәдинә бик начар йоклады. Төшендә ишек алларына ялгыз аккош төште. Аккош нәрсәдер әйтергә тели дә кебек.

Бүген Мәдинә бик начар йоклады. Төшендә ишек алларына ялгыз аккош төште. Аккош нәрсәдер әйтергә тели дә кебек.

Капкага да карап куя. Сукмакны да чокып ала. Кая барырга кушасың соң син миңа, дип төшләнеп уянып китте Мәдинә.

Күргән төшен әле уйлый-уйлый чәй эчте. Аккош күрү борчуга инде ул. Элеккеләр гел шулай диләр иде. Тышка чыгып тавыкларга бодай сипте. Биш бала үстерсә дә Мәдинә ялгыз иде. Балалары чакыра, ләкин килен булып төшкән нигезен ташлыйсы килми. Ире Галим дә рәнҗер күк. Алар яратышып өйләнештеләр. Ләкин бу тормыш һәрвакыт гел бертөрле булмый. Кызы Алсу бик нык авырый башлады. Аңа начар диагноз куйганнар. Нәрсә булып бетәр?! Мәдинә уйлап та бетермәде, кызы белән кияве ишектән килеп тә керде. “Әни, мин бүген операциягә барам. Мине сакларга барасыңмы?” – диде Алсу. “Ярар, кызым, борчылма”, – дип җаваплады Мәдинә. Ул күргән төшен уйлый-уйлый төенчеген әзерләде.

Менә алар хастаханә ишеге төбендә. Бу ишектән кермәс өчен кеше бөтен байлыгын бирер иде. Ләкин тәкъдир кертә. Мәдинә коридордан узганда барысын карап үтте. Ике яклап тезелеп утырганнар. Һәрберсенең күзендә өмет чаткысы. Бәлки терелеп кайтырбыз дип уйлаучылар да бик күптер араларында.

Менә Мәдинәләрне бүлмәгә урнаштырдылар. Биш кеше барысы да бүген генә кергәннәр икән. Һәрберсенең язмышлары аерым-аерым. Берсенеке дә буш түгел шул. Түрдәге караваттагы хатын телгә килде. “Мин Настя исемле. Керәшен кызы. Ике малаем бар. Ирем татар. Әни мине татарга барган өчен яратмады. Икенче улымны тапкач, авырый башладым. Авыртуымны белгәч, ирем мине ташлап китте. Балалар өйдә үзләре генә калды. Үземнең әнине килергә чакырган идем. Ул килмәде. Динебезне саттың син ди. Балаларым өчен үзәгем өзелә. Бу юлы тиз генә кайтып булмас, дип иремнең әнисен чакырдым. Алар гел ярдәм итеп торалар. Балалар янында кайнанам калды. Ул гына исән-сау була күрсен. Балаларны үзем карыйм ди. Операциядән кайта алырмынмы?” – диде Настя.

Икенче караватта Гөлнар исемле кыз ята. “Минем балаларым юк, кияүгә бармадым. 20 яшьтә авырый башладым. Бер күкрәгемне алдырдым. Биш ел элек. Менә икенчесен алдырырга килдем”. Палатада авыр тынлык урнашты. Өченче хатын телгә килде. “Мин Алексеевскийдан. Без районнан 3 хатын килдек. Гомер буе колхозда сыер саудым. Беркайчан да авыртмадым. Ирем белән балалар үстердек. Ирем монда килгәндә дә елап калды”.

Дүртенче караватта карт әби ята. Аны кызы сакларга килгән. “Безнең әни зур хәсрәтләр күрде. Олы улы Чечен сугышында һәлак булды. 8 яшьлек кызы суга батты. Бала хәсрәтләреннән чиргә сабышты”, – дип сөйләде Лилия.

Мәдинә исе-акылы китеп тыңлап утырды. “Мин дә кызымны сакларга килдем”, – ди Мәдинә. Аның янына аяк очына гына басып, шәфкать туташы килде. Мәдинәгә “Кызыңны операциягә әзерлә”, – диде. Ул кызының чәчләрен сыйпады. “Бар да әйбәт булыр кызым”, – диде. Үзенең күзләреннән яшь акты.

– Әни, елама, син елагач, миңа бик авыр

– Юк-юк, кызым, еламыйм, исән-сау булып, уң булсын дип теләп утырам.

Ничә сәгать узгандыр, Мәдинә аны уйлый алмады. “Бик кайгырма, әйбәт булса, үзеңнең яныңа чыгаралар. Авыр булса, реанимациягә салалар”, –  диде Гөлнар. Мәдинәнең кызын үзенең янына алып чыгарып салдылар. “Наркозда әле ул”, –  дип шәфкать туташы телен генә карап торды, градусник сузды. Биш минут саен тән температурасын үлчәп торыгыз, диде ул. Үзе гел кергәләп йөрде. Мәдинә догаларын укып, баласына исәнлек теләде.

Алсу наркоздан бик авыр айныды. Аның беренче сүзе: “Әни күкрәкләремне кисмәгәннәрме?” – диде.

– Балам, борчылма, икесе дә урынында

Мәдинә кызына күз яшьләрен күрсәтергә теләмәде. Кызының авызына марля белән су тидереп торды. Аннан соң Гөлнарны алып кереп киттеләр. Ләкин Гөлнар палатага чыкмады. Күпме карап торсалар да, кыз күренмәде. Мәдинә төне буе кызын саклап утырды.

Таң алдыннан әбинең кызы елый иде.

– Әни, әни, ач күзеңне!

Әби күзен ачмагач, табибны чакырдылар. Табиб: “Әби киткән инде, борчымагыз, авызларын бәйләгез”, – диде.

Бу минутта бар да үзләренең язмышларын уйлый иде. Мәдинәгә бу төн ел кебек тоелды. Күз алдына бер көн ял итмичә колхозда эшләү, абзар тутырып маллар асрау – дөньяны куып яшәүләре килде. Җыйган акчалары банкта янды. Саулык-сәламәтлек кирәк икән дип уйлады Мәдинә. Югалткач кына, аңлый  башлыйсың аны. Булдырам, кирәк дип эшлисең дә эшлисең... Балаларны үстергәндә никадәр тырышасың. Тырышмыйча да булмый, әле җегәрле чагың була ул. Тик менә тормышның әллә нинди кануннары сине аяктан ега да куя. Бу тормышта кемгә ничек, нәрсә язылганын да белеп булмый. Кызы, шөкер, балалар үстереп яшәп ята. Сынау арты сынау килә адәм баласына. Хастаханә ишеген бер ачып кергәннәр, андагы тормышны уйлап-уйланып яшиләр. Беркемнең дә биштәре буш түгел шул, буш түгел.

Гөлфия Галиева,

Саба районы 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

17

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading