16+

Туган көнемне онытканнар дип уйладым... Әмма ахыры башкача тәмамланды

Җәмәгать, туган көнем минем бүген.

Туган көнемне онытканнар дип уйладым... Әмма ахыры башкача тәмамланды

Җәмәгать, туган көнем минем бүген.

Ходайның рәхим-шәфкатендә якты дөньяга тудырганнары өчен әти-әнигә рәхмәт хисе, туганнар һәм дуслар белән тормышка куанып яшәү рухы, гаилә татулыгына һәм балалар үсүенә сөенеч тойгысы, яшь тавык шулпасы кебек канәгатьлек биреп, күңелдә кайный.

Гадәттә, әти-әни, хатын, энекәшләр-сеңелкәшләр, баҗай һәм балдыз иртә таңнан туган көнем белән котлый башлыйлар иде. Ни гаҗәп, бөтен туганнар телләрен йотканнар, диярсең. Тынлык. Монысында әллә кайдагы чыбык очы кардәшләр, онытылып беткән танышлар котлап шалтырата. “Конференциядә тәнәфес вакытында туган көнегез колагыма чалынып калган иде”, – дип сандугач сыман сайрады бер хатын-кыз. Башкортстаннан Батырбаев дигән кеше шалтырата.

– Туган көнең белән, дускаем! – ди бу Урал тавы бөркетләре кебек көчле тавыш чыгарып.
– Танып бетермәем әле, – дим, башкортчарак әйтеп.

– М-7 автотрассасында миңа бензин биргән идең бит. Акча да алмадың. Рәхмәт, дускаем! Кайтып җиттем ул көнне. Малай Казанга барганда юл уңаенда сезгә бензин өчен акча һәм күчтәнәчкә корт балы кертеп чыгар, – ди Батырбаев.
– Кирәкми-кирәкми, – дим.

– Юк, дускаем. Юлда ярдәм иткәнең өчен чын күңелдән бәхиллисем килә, – дип авызны да ачтырмады башкорт абзые.
Төш вакыты якынлашканда түзмәдем: “Бүген нинди көн әле?” – дип әтигә шалтыраттым.
– Җомга көн бүген. Мәчеткә намазга әзерләнеп йөрим, – дип җавап кайтарды әти.

Туган көнем белән котлап бер сүз кәлимәсе дә әйтмәде. Олыгайды шул әткәй, олыгайды. Туган көнемне онытып җибәргән, мөгаен. Шуннан соң:”Бүген нинди көн әле?” – дип әнигә шалтыраттым.

– Ходайның рәхмәтендә  көн бик матур бүген. Каз бәпкәләрен капка төбенә чирәмлеккә алып чыктым. Колхоз вакытларында урамда тавык чукырлык та чирәм юк иде. Тракторлар таптап, сарыклар кимереп бетереп барды. Колхозлар юкка чыгарылгач, болыннарны гына түгел, урамнарны да яшеллек басты. Бер кәҗәгә кышлык печәнне капка төбендә дә әзерләп була хәзер, – ди әни.

Капка төбендә чирәм чемченгән бәпкәләренә сөенеп, сөйләде дә, сөйләде әнкәй. Ләкин, ул да туган көнем белән котлап бер сүз кәлимәсе әйтмәде. Олыгайды шул әнкәй, олыгайды. Туган көнемне онытып җибәргән, мөгаен. “Бүген нинди көн әле?” – дип энекәшкә шалтыраттым.
– Пятница, – дип русча гына җавап бирде бу.

Предприятиеләрендә төрле милләт кешеләре бергә дус булып эшлиләр, шөкер. Сөйләшкәндә шулай рус сүзләре кыстырып җибәрә ул. Энекәш тә туган көнем белән котлап бер сүз кәлимәсе әйтмәде. Оныткан, эше тыгыз, ахырысы. “Бүген нинди көн әле?” – дип сеңелкәшкә шалтыраттым.

– Бездә олугъ җомга, ә Европада кишер бәйрәме бүген, – дип җавап бирде ул.
Сеңелкәш укытучы минем, хәтәр мәгълүматлы. Тик, туган көнем белән котлап бер сүз кәлимәсе әйтмәде. Нәрсәгә инде ул миңа Европадагы кишер бәйрәме? Шаккатам, билләһигазим. Кишерләрен болгый-болгый биесеннәр шунда миңа димәгәе. Кан-кардәш сеңелкәшкә үпкәләп булмый инде. Дәрескә әзерләнәдер, бөтен уйлары белән фәнгә чумгандыр, мөгаен.

Иң сәере – хатыным туган көнем белән котламый. Иртән уянуга ук, битемнән үбеп, котлый торган иде, гадәттә. Алай үпкәләшкән-ачуланышкан да түгел идек инде, дим күңелемнән. “Бүген нинди көн әле?” – дидем хатыныма.

– Җомга көн. Кибеткә товар кайта торган көн. Товар кабул итәргә кирәк, – диде дә, чыгып йөгерде хәләл җефетем.
Мәчеттән намаздан кайткач, әти: ”Олы малай шалтыраткан иде иртәнге яктарак. “Бүген нинди көн әле?” – ди. Алай эчми торган иде бит. Көнне дә белештермәслек хәлдә исергәнме икән әллә ул? Шалтырат әле үзенә, ничек икән аның хәлләре? – дип әнигә дәшкән. “И, без хәтерсез башлар. Бүген олы улыбызның туган көне, ләбаса”, – дип, әнкәй ах-ух килгән.

Әй, китте бер вакыт якын туганнардан шалтыратулар. Әти белән әнкәй бөтенесен кисәтеп чыккан, ахырысы. Җылы теләкләрдән телефонга ут каба язды. Хатыным эшеннән йөрегеп кайтып, кочаклап алды: ”Кадерлем, туган көнеңне онытып җибәргәнмен. Исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын!” – ди.

Җылы теләкләрне ишетү рәхәт инде ул, җәмәгать. Кемнеке бүген, кемнеке  инде узган яки әле алда – туган көннәрегез белән котлыйм! Якты дөньяларда якты уй-хыяллар белән яшик. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading