16+

Ул “дуслар” белән мин бүтән аралашмадым

Балачактан ук уйланам - кешегә намус ни өчен бирелгән соң? Һәм нәрсә ул НАМУС?

Ул “дуслар” белән мин бүтән аралашмадым

Балачактан ук уйланам - кешегә намус ни өчен бирелгән соң? Һәм нәрсә ул НАМУС?

Уйлый торгач, шундый фикергә киләм, минемчә намус ул кеше җанында Аллаһның тавышы, ул тавыш кешене ялганлаудан, хыянәт итүдән, җинаять кылудан саклап тора. Ләкин бер шарт үтәлсә генә. Әгәр дә ул кешедә намус дигәннәре булса. Тагын шунысы да бар: әгәр дә кеше ул ярамаган эшне эшләгән икән, намусының  гел җанын ашап, газаплап тора, көнен дә, төнен дә тынычлыкта калдырмый, гафу үтенергә өнди. Әгәр дә кеше намусын бөтенләй югалткан икән һәм аңа яманлык кылу җан газабы китерми, үкенми икән, бу очракта инде Аллаһ дилбегәне үзе ала. Андыйны бик тиз урынына утырта. Һәм ул еш кына бик аяныч була. Миңа  балачакта андый хәлләрнең шаһиты булырга туры килде һәм мин моңа ныклап инандым. 

Безнең урамда күршебездә өч йорт аркылы гына бер тырыш, эшчән гади авыл гаиләсе яши иде. Әтиләре орденлы тракторчы, партия члены. Әниләре сыер савучы. Әбиләре әтисенең әниләре белән бергә яшәделәр. Гаиләдә ике малай һәм бер кыз үсте. Малайлары белән дәресләрдән соң бергә уйный идек. Аларның берсе миннән бер яшькә өлкәнрәк, икенчесе бер яшькә кечкенәрәк. Ә сеңелләре бик кечкенә иде әле. 

Безнең гаилә өчен бик каһәрле, әниебез фаҗигале вафат булган елда безнең карт ата казыбыз югалды. Бездә өч баш ана каз, бер ата каз бар иде. ул чакта. Ата казыбыз бик матур, батыр,з ур гәүдәле, горур һәм нәселле иде. Һәрчак ана казны да, бәбкәләрен дә саклар өчен ысылдап, канатларын кагып, этләргә дә, чит казларга да, хәтта кешеләргә дә ташлана иде. Ә инде куып җибәрсә, шундый горур җиңүче кыяфәте белән муенын сузып, томшыгын өскә күтәреп, үзенең зур гаиләсе янына килә иде. Безнең казларыбыз әйбәт була, әни аларны бик яхшы итеп, белеп карый иде. Ана казларга кырыйларында тотар “куллары” булган  махсус кәрзин үрелгән иде. Җылы булсын өчен, әни аның астына хуш исле йомшак печән сала иде. Бу кәрҗин-ояларны әни бер- берсеннән ераграк итеп яз көн буш торган, йомырка басучы казлар җылыларын юкка әрәм итмәсеннәр өчен, сирәк кенә мичен ягып, җәйге кухняга урнаштыра иде. Әни һәр каз белән сөйләшә, аларга аерым аллюминий савыттан су эчерә, ашата иде. Алар да аны аңлагандай, үз телләрендә нидер әйтәләр һәм йомыркаларын кулга алырга, лампочка яктысында эчтәге яралгының исәнлеген карарга рөхсәт итәләр иде. Һәр йомыркага әни химик карандашны төкерекләп, утыра башлаган көнне язып куя һәм аларны сак кына кабат казлар астына сала иде. Моны карап торуы гаҗәп һәм рәхәт була иде миңа. 

Бәбкәләр йомыркадан чыгып, әниләре канаты астында бераз кибенгәч, әни аларны бер катыргы тартмага салып, җылы сарайның бүлеп куелган бер почмагына лампочка астына илтеп куя да алар янына ата казны да кертә. Һәм аларны яшел бодай үрентеләре, алдан кайнатып суытылган су белән сыйлый. Ата казыбыз балаларын ярата, карый, алар турында кайгырта белә торган яхшы әти иде. Ул бәбкәләрен зур канатын юрган шикелле ябып, үзенең бөтен гүдәсе белән җылыта иде. Менә шушы ата казыбыз югалды. Гаиләсе ятим, яклаучысыз-саклаучысыз калды. Хәзер инде әле ныгып җитмәгән бәбкәләр күлгә бармыйлар, өйдән ерак түгел үләнлектә генә йөриләр иде. Куркыныч янау белән бергә җыелышалар да ана казлар каты итеп кычкыра башлый. 

Ата казыбыз турында ни уйларга да белмәдек. Бәлки, ул машина астында калгандыр, бәлки, этләр ботарлагандыр, бәлки, командировкага килгән шоферлар тотып суйганардыр да кыздырып ашаганнардыр дип фаразладык. Безнең казларга кызганмый карап булмый иде. Алар да нәкъ безнең шикелле үк кайгырдылар, боегып калдылар. 

 Ләкин тормыш дәвам итә. Әнием вафатыннан соң, ата казыбыз да югалгач, әти барлык казларны да суярга булды, аларга карау җитмәс һәм югалып бетәрләр дип шундый карарга килде.

Кышлар үтеп, язлар җитте. Безнең ишегалдыбыз да казлар булмагач, аларның тавышлары ишетелмәгәч, күңелсезләнеп, тынып калды. Бер көнне май азаклары иде, кич белән безнең ачык капка янына бар ата каз килде. Ул безнекенә бик тә охшаган иде, ләкин керергә кыймады. Озак итеп ишегалдына карап торды, анда аның гаиләсе юк иде инде. Без әти белән баскычта утыра идек. 
–  Әти кара әле, безнең казыбыз кайткан бугай бит! – дип кычкырып җибәрдем мин.
– Юк, бу безнеке түгел, бу ниндидер беткән, йолкыш. Безнекенең канатлары кояшта ялтырап тора иде. Безнеке матур, батыр иде, - диде әти. 

Мин урынымнан торып каз янына якынрак килдем, аякларына игътибар белән карадым. Аның уң тәпиендә әнием куя торган тамга! Беренче һәм икенче “бармаклары” арасы киселгән иде. Әни барлык казларны да шулай тамгалап чыга иде. 
– Әти, кара, тәпиендә әни тамгасы! Йөзе агарып калган әти баскычтан кисәк кенә торды да тиз-тиз атлап каз янына килде. һәм чүгәләп утырып, казның уң тәпиен җентекләп карый башлады.
– Әйе, улым, бу безнең каз. Бу әниең тамгасы, – диде тәмам җебеп калган әти. Күзләрендә яшьләр күренде. Әти акрын гына авырсынып кына турайды һәм казга карап тора башлады. Алар шулай әти белән каз бер минутлап булыр, бер-берсенең күзләренә карашып тордылар. Аннары каз борылды да урамыбыз буенча күрше йортлар яныннан китеп барды. 

–  Әти, әйдә, казны өйгә алып керик, суйыйк, нигә аны ниндидер комсыз каракларга калдырырга? – дидем мин әтигә, ачуым килеп.  
– Юк, улым, – диде әти. – Каз яшәсен. Ул бит әниең төсе, әниең аны бәбкә чагыннан ук үстергән иде. Ә менә казның кайсы йортка кергәнен карарга кирәк. Кеше кайгысыннан файда алырга җыенган оятсызларның кайсы йортта яшәгәннен белергә кирәк. 

Без урамга чыктык һәм күз карашларыбыз белән казны озатттык. Каз ике йортны үтеп, минем “дуслар” яши торган йортның ишегалдына кереп китте. Моны күргәч, күңелемне үч тойгысы тутырды. Шул минутта ук зуррак таш табып, тәрәзәләренең пыяласына томырасым килде. Ул вак пыяла кисәкләре аларның оятсыз йөзләренә кадалырлык итеп ватасым, челпәрәмә китерәсем килде. Әти миңа карап куйды. Күрәсең, ул минем уйларымны сизеп алган иде инде.  
-Алардан үч алырга кирәк түгел, улым. Алар бик надан һәм түбән кешеләр. Берәр кешенең йорт кошын урласаң, үзеңдә яхшы үрчи, дигән ахмак ырымга ышаналар. Аллаһ үзе белер. Аларның гөнаһын алырга һәм намусыңны тапларга кирәк түгел.

– Ләкин Аллаһ юк бит ул, безгә мәктәптә шгулай диделәр, – дип каршы килдем мин. – Син үзең дә коммунист, Аллаһка ышанмыйсың.  
– Юк, улым, ышанам һәм сиңа да ышанырга киңәш итәм. Бәлки, мин бүген хаклы да түгелмендер, ләкин вакыт күрсәтер. Ә хәзер әйдә тынычлан, өйгә керик. Өйдә дә әле теге үч алу тойгысы күңелемдә озак кайнады. Ул “дуслар” белән мин бүтән аралашмадым. Каз турында аларга берни дә әйтмәдем. Бу хакта әтием үзе миннән үтенгән иде. Шул ук елның көзендә аларның сарайларына сасы көзән кереп, барлык кошларын да буып чыккан иде.Тормышның бу сабагын мин гомерем буена хәтерләдем. Күршеләребезнең, аларның балаларының алдагы тормышы ничек булганын мин белмим. 

Шамил Кидрасов.

Йолдыз Шәрапова тәрҗемәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading