16+

“Үзем пешердем дип, кайнаналарын минем бәлеш белән сыйлыйлар”

Аның бәлешләрен танылган шәхесләр, татар эстрадасы артистлары да бик ярата.

“Үзем пешердем дип, кайнаналарын минем бәлеш белән сыйлыйлар”

Аның бәлешләрен танылган шәхесләр, татар эстрадасы артистлары да бик ярата.

“Заказлар күп булганда, бәлешне төнге бердә ятып, иртәнге өчтә торып пешергән вакытлар да күп, ләкин аның бер авырлыгын да күрмим, бу эш миңа бик ошый”, – ди бәлеш пешерү остасы Сиринә.

Тумышы белән Сиринә Яңа Чишмә районының Шакмай авылыннан. Бүгенгесе көндә үз йортлары белән Казан шәһәрендә яши. Ире Фирдүс белән өч бала тәрбиялиләр. 

– Зур кызыбыз – студент, уртанчы кызыбыз белән улыбыз гимназиядә укыйлар. Аларны көн дә мәктәпкә йөртергә, аннан алып кайтырга кирәк, тренировкаларга да йөртәсе, шуңа күрә мин әлегә өйдә генә. Азрак буш вакытым булгач, дүрт ел элек заказга бәлешләр пешерә башладым, – дип сөйли ул. 

Бәлешеннән авыз иткән бер дусты аңардан: “Сиринә, бәлешең бигрәк матур, тәмле дә. Нишләп аны заказга пешермисең?”– дип сорап куя. 

– Минем әле ул вакытта Казанда заказга бәлеш пешерүләрен һәм моңа ихтыяҗ зур булуын белми дә идем. Кунакларны озаткач, бер-ике көн уйлап йөрдем дә, тукта, мин әйтәм, заказга бәлеш пешерәм дип, социаль челтәргә игълан куеп карыйм әле дидем. Менә шулай әкрен-әкрен генә заказлар килә башлады. Бер ошаткан кеше танышына мактый, анысы дустына тәкъдим итә. Шулай итеп үз клиентларым барлыкка килде. Социаль челтәрдә үз төркемемне ачтым. Язылучыларым белән бергә заказларым да артты, – ди уңган хуҗабикә.

Бәлешләрдән кала тагын өчпочмак, мантый, гөбәдияләр пешерә, салатлар ясый, фуршет кабымлыклары әзерли. Үзенең ярдәмчесе дә бар, өлгермәгән чакларында ул булыша. Бәйрәм көннәрендә заказлары аеруча күп, үткән елны 31 декабрьгә егерме бәлеш, шуның өстенә сигез гөбәдия пешергән, салатлар, закускалар ясаган. Моның кадәр ризык пешерү өчен өендә дүрт мич тора. Быел бишенчесен алырга уйлый. 

– Заказларымны вакытында өлгертергә кирәк. Клиентларның ышанычы минем өчен бик мөһим. Ике атна ял алсам да, алар мине шунда ук зарыгып көтә башлыйлар. Ялсыз эшләвемнең сәбәбе дә заказларымның күп һәм көн дә булуында. Зарланып әйтүем түгел, бәлешләремне шулай яраткач, миңа киресенчә рәхәт кенә. Эш барышында кызыклы хәлләр дә булып тора. Бәлеш пешерә генә башлаган вакытта бер шаккаткыч хәл булган иде. Хәзер инде андый вакыйгалар йөзгә бер булып тора, ияләштем. Берәү миңа “иртәгәгә тиз генә бәлеш кирәк, зинһар, өлгертә алмассызмы?” дип шалтырата. “Ярый”, ؘ–дим. Һәм бер мәлне бу кеше миңа: “Сиринә, өстен бизәмәгез, гади генә булсын, кайнанам килә”, – ди. Кайнанасы бәлешне үзе пешергән дип уйласын өчен шулай дип әйткән икән ул. Андый клиентларым берничә. Кайнаналары мактагач, мин алар өчен сөенәм генә. Әмма бәлеш рецепты белән бүлешмим, чөнки ул минем еллар буе сынап, мең төрлесе белән пешереп карап, үзем булдырган рецепт һәм ул минеке генә, – ди әңгәмәдәшем. – Бәлеш тәмле генә түгел, матур да булсын дип бизим дә. Хәләл итне, бәрәңгене бары авылдан, үзем белгән, ышанган кешеләрдән генә алам. Бәлешкә сыер ите генә түгел, каз, үрдәк ите дә кушам. Бәлешнең тәме нәкъ менә бәрәңге белән иттән тора. Камырга сыер мае гына салам. Мин һәрбер бәлешне үземә пешергән кебек итеп ясыйм. Тәмле, шулпалы булсын дим. Бәлешләремнән авыз итүчеләрдән җылы хатлар килгәч, күңелем күтәрелә, арыганлыклар онытыла. Иремә, балаларыма рәхмәт, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. 

Сиринәдән кетердәп тора торган өчпочмак рецепты: 

Камырга: 1 стакан җылы су, 150 грамм май (яки көнбагыш мае), 1 йомырка, 2 кашык каймак яки майонез, 1 чәй кашыгы тоз. Йомшак камыр барлыкка килгәнче барысын бергә он кушып басабыз. Камырны баскач, пакетка салып, суыткычка алып куябыз.

Эчлегенә: шакмаклап туралган бәрәңге, ит, бераз каз ите яки үрдәк ите дә кушсагыз була, алай тәмлерәк һәм шулпалырак була. Шулай ук суган, тоз һәм борыч салабыз. Өчпочмакларны матур итеп ясагач, мичкә җибәрәбез. 

Вакытын һәр кеше үз миченнән чыгып сайлый. Әлеге рецепттан 15 өчпочмак чыга.

"Тбилиси" салаты

Пешкән ит, кызыл фасоль, кинза, кыздырылган әстерхан чикләвеге, болгар борычы (төрле төстә булу мөһим, алай салат бик матур күренәчәк), сарымсак, шәмәхә суган кирәк була. Ит белән болгар борычын саламлап, кинзаны ваклап турыйбыз. Калган ингредиентларны кушып, зәйтүн мае, тоз-борыч салып болгатабыз. 

Ләйсән Тимербаева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    СубхәнәЛлаһ. Аллаһ бәракәт бирсен

    Мөһим

    loading