16+

Заказ бирүчеләр хәтта үз йортларыңның, бүлмәләреңнең фотосурәтләрен дә җибәрәләр

“Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Һәрвакыт сыйфатлы һәм тикшерелгән материалларны гына сайлыйм”, – ди эпоксид сумала белән эшләү остасы Рүзилә Галиәхмәтова.

Заказ бирүчеләр хәтта үз йортларыңның, бүлмәләреңнең фотосурәтләрен дә җибәрәләр

“Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Һәрвакыт сыйфатлы һәм тикшерелгән материалларны гына сайлыйм”, – ди эпоксид сумала белән эшләү остасы Рүзилә Галиәхмәтова.

– Тумышым белән мин Марий Эл республикасыннан. Татарстанга килеп яшәвемә унбиш елдан артык. 2016 елда Казан федераль университетының фәлсәфә факультетын тәмамладым. Укудан һәм эштән кала үземне һәрвакыт башка өлкәдә сынап карарга тели идем. Кечкенә чактан ук иҗатка тартылдым. Сәйлән үрү, уенчыклар бәйләү, тегү, рәсем ясау кебек төрле түгәрәкләргә, шулай ук музыка мәктәбенә йөрдем. Үсә төшкәч тә иҗат белән шөгыльләнүне туктатып тордым, һәрвакыт үзем өчен нәрсә беләндер шөгыльләнәсем, үз кулларым белән иҗат итәсем килде. Аллаһы Тәгаләдән гел бер юлын күрсәтүен сорадым, – дип сөйли ул.

Рүзилә эпоксид сумала белән ике ел элек кызыксына башлый. Социаль челтәрләрдә эзләнеп утырганда, сумаладан эшләнмәләр ясаучы һәм бу һөнәргә өйрәтүче бер кызның сәхифәсенә тап була. Аның иҗатын берничә ай күзәткәннән соң, әлеге һөнәргә өйрәтүче курсны сатып алырга карар кыла. Әлеге адым аны бу өлкәдә үз көчен сынап карарга рухландыра һәм шуннан бирле Рүзилә үз тормышын сумаладан башка күз алдына да китерә алмый.

Иҗат итәргә тотынганчы, башта кирәкле материалларны, ягъни сумала, өстәмәләр, төсләр сайлый. Аннары сызымнар ясый һәм эшне планлаштыра башлый. Эш барышында еш кына табигый ярым кыйммәтле ташлар да куллана, төрле элементлар өсти. Заказга эшләгәндә һәр детальне ачыклап чыга: үлчәмен, төсен, язуын, ташларын. Заказ бирүчеләр аңа еш кына туры килгән төсмерне билгеләү өчен үз йортларыңның, бүлмәләреңнең фотосурәтләрен дә җибәрәләр.

– Эпоксид сумала белән эшләү күп вакыт таләп итәме? – дип кызыксынып сорадым аннан.

– Бер эшләнмәне ике-өч көн эшлим. Ике катлам салына, беренчесе – төс. Ул ката һәм икенче көнне детальләр өстисең, аннары иң төп катламны саласың. Әлеге катлам эшләнмәгә көзге сыман өслек, ялтыравык бирә, бу бик мөһим этап.

Иң яратып башкарган эшләнмәсе турында да сораштым Рүзиләдән.

“Минем иң яраткан эшем – зур шәмаил картиналар ясау. Бу гади генә эш түгел, әмма нәтиҗәсе ни тора! Зур картиналар бүлмәнең үзәк элементы була ала, аларда һәр детальне җентекләп карыйсы килә”, – ди ул.

– Эш барышында кызыклы, истә калырдай вакыйгалар да булгандыр. Берәрсен сөйләп китсәгез иде.

– Бервакыт перламутр төсләрдәге зур сәгать эшләдем. Эшемнең иң кызган чагында, онытылып китеп, игътибарымны телефонга юнәлттем һәм бүлмәгә мәче кергәнен сизми дә калдым. Күрәсең, өстәлдә кояш нурларында ялтырап торган әйбер аңа кызык булып киткәндер һәм минем эшләнмәгә сикерергә уйлагандыр. Бөтен хезмәтемне бозды дип уйлап, куркуымнан катып калдым. Әмма аның тәпие эшләнмә өстендә бик тә кызыклы эз калдырган булып чыкты. Ул махсус өстәлгән элемент кебек бик матур булып күренде. Икенче көнне эшләнмәне табигый ташлар белән бизәп куйдым һәм сәгать мин көткәннән дә яхшырак килеп чыкты.  Бу вакыйга мине кайвакыт көтелмәгән хәлләр гаҗәеп нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин булуына инандырды.

Эш вакытында кыенлыклар да очрап тора ди. Мәсәлән, сумала югары дымлылыкны, температураның кискен үзгәрешләрен яратмый икән. Дымлылык югары булганда, сумала тиешенчә катмый. Рүзилә бүлмәнең дымлылыгын махсус гигрометр ярдәмендә даими күзәтеп тора.

“Һәр эшемә дә бик җаваплы карыйм, чөнки бу – киләчәктә хуҗаларын сөендерерлек һәм озак еллар өйләрен бизәрлек эшләнмәләр”, – ди кул остасы.

Үзләрен иҗатта сынап карарга теләүчеләргә киңәш дә бирде: “Иң мөһиме – куркуыңны һәм үз-үзеңә ышанмаучанлыгыңны җиңәргә кирәк. Бөтен кеше дә оста булып тумый, аңа хис-кичерешләр, хаталар, шикләр һәм куркулар аша ирешәләр. Сәнгать ул – мавыктыргыч юл, ә ахыргы максат кына түгел”.

Ләйсән Тимербаева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading