Йөзьяшәр Нәгыймулла бабай сугышта да катнашкан. Контузия алып, авылына кайткан. 1944 елда Нурлыгалимәгә өйләнә. Биш бала табып үстерәләр. Әбине моннан биш ел элек җирләгән.
Нәгыймулла бабай газета укырга ярата икән.
- Өстәле аның гел газета белән тулган булыр. Газеталар килми торса, юксына, нишләп китермәделәр икән дип шалтыратып сорап тора, - ди Илдар абый.
Комментарийлар