16+

95 урынына 92: алмаштыру нәрсәгә китерә?

Машинага нинди маркалы бензин салынырга тиешлеге, гадәттә, бензин багы капкачының эчке ягында язылган була.

95 урынына 92: алмаштыру нәрсәгә китерә?

Машинага нинди маркалы бензин салынырга тиешлеге, гадәттә, бензин багы капкачының эчке ягында язылган була.

Әгәр дә анда АИ-95 диелгән икән, шуннан да түбәнрәк маркалы ягулык кулланырга ярамый дигән сүз.

Әмма хәзер машина базарында  турбоагрегатлы “Хюндай Солярис”, “Киа Рио”, “Аркана” һ.б. кытай модельләре бар. Әлеге маркаларны җитештерүчеләр ягулык багында кайвакыт кимендә 92 маркалы бензин салырга дип күрсәтә. Шулай булуга да карамастан, АИ-92 нче бензинда һәрдаим йөрергә ярый дигән сүз түгел. Түбән октавалы ягулык куллану нәтиҗәсендә цилиндр стеналарында тырналган урыннар барлыкка килә, боҗралар “очып чыга”, клапаннар яна.

Заманча машиналарда моторларны саклый торган махсус чаралар күрелә. Шулай булуга да карамастан, бу саклану программасы моторны тулысынча саклап калачак дип ышанып әйтеп булмый. Бигрәк тә АИ-92 не салып, зур тизлектә йөрергә яратучылар соңыннан үкенергә мөмкин.

Ягулык станцияләрендә сыйфатсыз бензин булган очракта, аны яхшыртып була. АИ-95 нче маркалы бензинны нигез итеп алынган катнашмага октаннарны арттыра торган өстәмәләр кушып ясыйлар. Әмма аларны дөрес кулланмаган очракта, ягулык АИ-95 нче маркалы килеп чыкмый. Кайчагында ул бөтенләй дә 90-92 гә генә “тарта”.

Түбән сыйфатлы бензин нәтиҗәсендә моторга зыян килмәсен өчен аның сыйфатын яхшырта торган “тылсымлы катнашма” кулланырга мөмкин. Моның өчен машина багына метилтретбутиллы эфир салалар. Моның ярдәмендә октаннар санын 10-12 берәмлеккә арттырып була. Әмма мондый ысул ярдәмендә “баетылган” бензинда озак йөрергә киңәш ителми. Сыйфатлы бензин сатыла торган станциягә барып җитүгә яхшы ягулык салырга кирәк булачак. Юкса, катализаторыгыз сафтан чыгуы бар.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading