Автобуска кергәндә “... ягодка опять” яшенә якынлашкан ике ханым ду килеп талаша иде. Бер-берсенә ниләр генә чәпемиләр, әйтерсең, икесе генә утырып бара.
Валлааһи оятлары качкан диярсең! Калган пассажирлар шыпырт кына аларны күзәтә. Ә мин аларны ишетмәс өчен кесәмдәге наушникларны колаларыма кигездем дә, татарча җырлар тыңлый башладым.
Берничә тукталыштан соң янымдагы буш урынга пенсия яшендәге ир-ат килеп утырды. Яхшылабрак карасам, элеккеге үзебезнең участковый икән. Бер-беребезне күрүгә елмаеп исәнләштек тә, әкрен генә гәп кордык. Әдәп нормаларын белмәгән теге хатыннарның тавышы колакларны ярып керә, янәшәмдәге күршем белән нормаль аралашырга комачаулый. Күршем түзмәде, кашын-башын җимерде дә, усал һәм җитди тавыш белән: “Туктыйсызмы, юкмы?! Хәзер каеш алып, тәртипкә китерәм сезне!” – дип ханымнарга җикеренде. Тегеләр шундук тып-тын калдылар. Без дә рәхәтләнеп аралаша башладык.
Бераз баргач, хатыннар артында утырып баручы бер ир минем күршемә мәрәжәгать итеп: “Әй мужик, сине безнең өйгә дә чакырырга, булмасмы икән? – диюе булды, барлык пассажирлар дәррәү килеп, көләргә тотынды. “Адресыңны калдырсаң, килеп чыгармын”, – дип шаярып, җавап кайтарды танышым. Теге ханымнар да пырхылдап көләргә тотынды... Менә сиңа тәрбияви тамаша!
Шәфкать Ганиев,
Ижау.
Комментарийлар