16+

«Акча янчыкларыгызны алдан әзерләп куегыз. Хәзер киләм»

Тормышны яхшырак белергә теләсәң, шәһәрнең җәмәгать транспортында йөр инде син. Үзенә күрә бер кызыклы дөнья анда. Яратам шул дөньяны күзәтеп барырга. Шул күзәтүләрдән чыгып, ниндидер нәтиҗәләр дә ясыйм. 

«Акча янчыкларыгызны алдан әзерләп куегыз. Хәзер киләм»

Тормышны яхшырак белергә теләсәң, шәһәрнең җәмәгать транспортында йөр инде син. Үзенә күрә бер кызыклы дөнья анда. Яратам шул дөньяны күзәтеп барырга. Шул күзәтүләрдән чыгып, ниндидер нәтиҗәләр дә ясыйм. 

30-40 минутта, «психологик тренинглар» үтеп, «тәрбия дәресләре» алып, шәһәребез «сулышы»ның бөтен «җылысын» тоеп, илебездә бара торган соңгы яңалыклардан хәбәрдар булып, «тормыш мәктәбе курслары»н тулысынча узып, «каешланып», тәмам җитлегеп чыгасың шул «дөнья»дан. Әлеге «дәресләр» кергән-чыккан халык белән генә түгел, ә транспорт «хуҗа»сының «хәер-догасы» белән дә бәйле. Салондагы «һава торышы»н көйләү дә тулысынча аның җилкәсендә бит әле. Кем соң ул «хуҗа», дисезме? Әлбәттә, кондуктор! Каршы алучы да, озатып калучы да шул бит сине. Көн дәвамында күз алдыннан узган меңәрләгән кеше төнлә төшләренә кереп йөдәтмиме икән моның, дигән уйлар килә кайчак күңелгә. 

Салонга аяк басучыларның һәрберсен, үз өенә якын туганын кабул иткәндәй, баштанаяк барлап «түр башына» озата ул. Кемнәрдер керә-керешли үк тәнкыйть утына тотыла. Ярар, аңа авызыңны салындырасы юк, аяк киемен салып керергә кушмаган бит, рәхмәтеңне әйт тә, алдыңа карап узуыңны бел. 

Кысыла-кысыла шуышасың инде, «хуҗа» әйткәч, кая барасың. Халык бөкесе аша узып тоткычка кадәр барып җитә алсаң, синнән дә бәхетле кеше юк. «Хуҗа» килгәләгәнче түләү картасын кесәдән чыгару юлларын эзли торасың, чөнки бер кулда сумка, икенчесе тоткычта бит әле. Монда логика эшкә җигелә, йөртүченең дә темпераментын исәпкә алмый булмый. Аның газга яисә тормозга басу вакытларын бик чамалап бетереп булмый булуын, ләкин ул турыда истән чыгарырга һич кенә дә ярамый. 

Әнә, халык күче арасыннан, көн дә ишетеп җанга сеңгән яңгыравыклы тавыш ишетелә. Ул ара да булмый, «хуҗа» үзе дә күренә. Янчыгым тирәндә, кулым буш түгел, тукталышка якынлашкач түләячәкмен, имеш. Көтеп тора бит әнә! «Акча янчыкларыгызны алдан әзерләп куегыз», – дип кисәтте ләбаса. Синең алырга өлгермәгәнеңдә аның ни эше бар?! Үзең гаепле! Янбашыңны арттагы күршеңә терисең дә, акча янчыгыңны ялт итеп кенә чыгарып бирәсең инде. Ярар, автобус йөртүченең маневрларын чамаламаганнан әзрәк бәрелеп алганнан гына әллә ни зыян булмас. Аның каравы «хуҗа» тыныч, син дә кирәкле тукталышыңа кадәр азат. Салонның бер башыннан икенче башына туктаусыз йөреп торуына да зарланасы юк, бушка йөрүче «куяннар» булмасын дип тырыша бит ул, хезмәте шундый. Халык дулкынын гизеп көнозын тәгәрмәч өстендә йөрүе дә җиңел түгелдер. Синең кебек бер урында гына ябышып бармый бит ул. Ярый ла синең, ул узып киткән саен дулкын көченнән утыргычта утыручының алдына авып бераз ял итеп алу мөмкинлегең бар. 

«Ник тукталышны игълан итмиләр?» – имеш. Соң, тәрәзә нәрсә өчен? Күзәтеп бар шуннан! Тукталышларда язулар беркетелгән бит, бәбәгеңне ныграк ачып карап барсаң күренә инде. Бөтенесендә дә язылмаган, дисеңме? Анысын күршеңнән сорыйсың инде, «хуҗа»ның башын катырмыйсың. Салондаш күрше аркага арка терәшеп барыр өчен генә түгел, шул тукталышларны сорар өчен дә инде ул. Берсе белмәсә, икенчесе җавап бирер, телеңне жәлләмә. 

Без шундый, бөтен кыенлыклардан да чыгу юлын таба белә торган, тормыш мәктәбен үткән, ныгыган халык. Егылмаска, аусаң да тиз генә торып басарга өйрән. Кулыңнан тартып торгызучыларны көтеп ятма. Зарланма, чыгу юлын эзлә! Тырышып эзләсәң, табарсың. Зарланырлык булсаң өеңдә генә утырасы. Димәк, җәмәгать транспорты синең өчен түгел.

Гөлнара Гатауллина,
Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading