Флера Сөләйманованың авылдашлары – Кама тамагы районының Иске Барыш халкы зур эшкә керешкән.
Тиктомалдан гына түгел. Мәктәпнең түбәсе ишелгән. Мәктәп моннан 5 ел элек ябылса да, аны авыл хәтереннән сызып ташларга җыенмыйлар – төзекләндереп, музей итеп җиһазландырмакчылар. Ләкин 100 кешелек саланың ямарлык “тишек-тошык”лары аннан башка да җитәрлектер кебек, юк эш белән мавыкмыйлармы икән? Ә бит тарихка уелачак “тере” хатирәләрне дә бүген сакламасак, киләчәк буынга бездән ни кала?
75 еллык кайчылыклар Кайсы фикер өстенлектә? Ачыклар өчен җирлеккә кузгалдык. Авыл халкы белән дә сөйләштек, түбәсе диварларына “сыенган” мәктәпне дә күреп чыктык. Дөресен әйтик, авыл халкының фикере төрлечә. Кемдер хуплый, кемдер нигә кирәк ише фикерне куәтли. Сүтәргә дә атарга янәсе. Әмма күпчелеге җиң сызганып, мәктәпне торгызу эшенә керешкән Фәрит абый Рәхмәтуллин яклы. Озак еллар биредә мәктәп директоры булып эшләгән кеше ул, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мактаулы мәгариф отличнигы. Кыскасы,“сызланган” мәктәп бинасының һәр почмагы аңа якын, үз, бүгенге аячнычлы хәленә дә бигрәк тә аның йөрәге әрни.
– Бу мәктәпнең бинасы – Тәтеш өязенең конторасы, 1890 елда төзелгән, соңрак каземат булып та хезмәт иткән. Нигезе нык, диварлары да әйбәт. 1947 елны авылдагы мәчетне сүтеп, шул бинаны зурайталар, ягъни янкорма өстәп төзиләр. Кайчылыклары бер мәртәбә дә алмаштырылмыйча 75 ел торган иде, менә ике ел элек кенә сынды. Иске Казиле мәктәбеннән килеп, терәүләр генә куеп киттеләр дә. Түбәсе бер җимерелеп төшәчәк дип гел әйтә килдем, быелгы кышның туктамас бураннары өйгән кар катламы ярдәм итте – ишелде... – дип әрни остаз.
Мәктәпнең гомуми җир кишәрлеге – 1,7 гектар. Моңа мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге дә, биналар урнашкан мәйдан исәбе дә кергән. Иң кызыгы – биек чыршылар белән әйләндереп алынган мәктәп ишегалдында җиделәп бина бар. Теге чакта “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен “Семрук” кинопоселогы төзеп юкка акча түккәннәр, килсеннәр иде бирегә генә, барысы да алар теләгәнчә төзелгән! Лазарет өчен – остаханә, ә мәктәпнең үз бинасы әнә әллә ничә. Киләчәктә берәр фильм төшерер өчен менә дигән мәйданчык бу.
– Хатыным Гөлҗәүһәр белән 3 баланы җитәкләп, 1981 елның 12 маенда шушы авылга килеп төпләндек. Мәктәптә 164 бала укый, башлангычлар белән урта звено аерым бинада иделәр. 12 мич, һәрберсенә аерым ягасы, укытучыларга 5 ел утын бирмәгәннәр. Беренче эш итеп, аралашырга өйрәнсеннәр дип, балаларны бер бинага җыйдым, – дип искә ала Фәрит абый.
Мичләр әкренләп сүтелә, мең балә белән кирпеч юнәтелеп, котельный төзелә, җылылык торбалары кертелә. Яңа сулыш белән яшәп киткән бинада ничәмә еллар буена өч авыл баласы белем ала. 2008 елда исә оптимизация җиле унынчы һәм унберенче сыйныфларны Иске Казиле урта мәктәбенә күчерә. 2011 елда янә бер күсәк – укучы балалар саны аз булу сәбәпле, башлангыч мәктәп статусына төшерелә. 13 укучыдан 4 укучыга калгач, 2019 елда мәктәп бөтенләй ябыла.
Ташлап чыгып кителгән Мәктәпне кереп күрдек. Әле кичә генә тулы куәтенә тормыш гөрләгән дә, бүген “Афәт!” дигән бер аһәңнән һәр сыйныф бүлмәсе тынып калган кебек. Әйтерсең лә, бар нәрсәне ташлап чыгып йөгергәннәр дә кире кайтмаганнар. Китаплар, укытучыларның эш ярдәмлекләре, хәтта телефон белән телефакс аппараты да үз урынында калган. Чигүле читекләргә кадәр шкафта, хәтта Кыш бабай киеме дә пакетында эленеп тора. Диварларда эшләнгән стендлар, ә анда ничәмә буын вәкилләре – иң яхшы укучыларның фотографияләре...
Берсе дә алынмаган, ул китаплар, сүзлекләр. Мәрхүм Туфан ага үз китапларының тузан җыеп, кирәксезгә шүрлектә ятуларын күрсәме? Бар нәрсәнең кул астында булуына Фәрит абый куана гына, түбәсен яптыр да, тот та музей эшлә, бар нәрсә әзер, дигән була. Китапханәдәге китапларның күплеген дә телгә алды, тик сугылыр өчен ачкыч ярата алмадык. Әмма ничек кенә мактамасын, мәктәп идәне ишегалды ягына таба барыбер авыш. Фәрит абый аны да электән шулай дип дәлилли. Ләкин идәннәрнең тигез булмавы ни дисә дә шикләндерә. Дөрес, мәчет һәм контора ягының диварлары икенче үзе, ләкин еллар дигәне алга таба аларын да сипләр.
– Мәктәпне түбәле итү эшен ахырынача ерып чыга алырбызмы, белмим. Безнең өчен изге урын ул, хәтеребезнең һәйкәле. Икенчедән тарихи бина. Элек аны Фәрит абый үзе карап тора иде, рәшәткәсе сынса алмаштырып куйды, коймасына хилафлык килсә килеп рәтләде. Көннәрдән бер көнне ачкычын Фәрит абыйдан алдылар бит. Ул ачып керә алмады, алган кешесенә мәктәп бинасы кирәкмәде. Түбәсе ишелеп төшү бәлки кирәк тә булгандыр, янып-көеп, мәктәпне торгызырга керештек, читкә сибелгән авылдашлар бер йодрыктай берләштек, – ди шушы авылда туып-үскән Клара ханым Асылташ.
Әйтүенчә, депутатларга да, хәтта Казан шәһәренең мэры Илсур Метшинга да хатлар юллаганнар. Чөнки, нәкъ менә Илсур Метшинның матди ярдәме белән Иске Барыш авылында мәчет салынган. Кабаттан ярдәм итәсенә өметләнсәләр дә, үзләре дә җиң сызганып акча җыялар.
– Фәрит абый авыл группасына язуга, мәктәптә белем алган 200 ләп укучы, шул исәптән хәтта махсус хәрби операциядәге егетләр дә акча күчерделәр. Остазның үзен хөрмәт итмәсәләр берәү дә бер тиен дә җибәрмәс иде. Әлегә кулыбызда 300 мең сумнан артык акча бар, – ди Клара ханым.
Ләкин мәктәпне түбәле итү эше бер миллион сум акча сорый. Балта осталары килеп санаштырган, хезмәте өчен 500-600 мең сумга килешкәннәр, ә менә 800 квадрат метрлы бинаның түбәсенә 400 мең сумлык төзелеш материалы кирәк.
– Кулымдагы акчаның да урыны бар – рәшәткәләре беткән. Яңа рәшәткәләр куярга исәп, – ди Фәрит абый. Ярар, чәчәкләделәр, чукладылар ди иске мәктәпне. Әйтүләренчә, Флера Сөйләйманова кебек даһи шәхесләр биргән мәктәпне хәлдән килгәнчә музей итеп, аны музейлар маршрутына кертә алырлармы? Монысы, әлбәттә, икенче мәсьәлә.
Хуҗасы бар, кайгыртучысы юк Авылда шундый сүз дә йөри, имеш, үзбәк милләтеннән булган берәү аны сатып алырга тели икән. Авыл халкы куркуда. Аның мәктәпне йөзләгән ватандашларын пропискага кертер өчен генә кулланасына шикләре зур.
– Саклармы ул аны? Мәктәплеген югалтмасмы? Фәрит абый эшләгәндә мәктәп яны гөлбакча иде дә бит... Район җитәкчеләренең үз максатлары – районда ел әйләнәсе ял итәрлек косплекс төземәкчеләр. Алар безнең теләкне аңлап та җиткермиләр кебек. Шулай да ярдәмнәренә өметләнәбез, – ди Клара ханым.
Иске Барыш мәктәбе Иске Казиле авылы мәктәбенең филиалы булып саналганлыктан, әлегә җир йөзендәге “тормышы” өчен дә соңгысы җаваплы. Хәтта диварлары эчендәге хәзинәсе дә аныкы. Мәктәп бакчасында тезелеп киткән умарта ояларын да Иске Казиле мәктәбенеке диделәр. Хуҗа бар, кайгыртучы кеше юк, димәк. Булган хуҗаларның кайгыртучансызлыгы аркасында мәктәп бүгенге хәленә тезләнгән дә.
– Ике ел элек мәктәп бинасына яшен кайтаргычлар беркеттеләр. Шул чыбыклар түбәгә яткан кар катламына шуып төшәргә комачаулый. Язгы якта кар авырая бит, кайчылыкларны баса. Бер көн эчендә генә гөрселдәп килеп төшмәде ул, өч көн ыңгырашты... Кичен урамга һава суларга йөрергә чыккан авылдаш ханымнар да тавышын ишеткәннәр, нәрсә шыгырдый икән дип шикләндек, диләр. Карын көрәкләр белән кулдан төшергәләсәк мәктәпнең түбәсен коткарып кала ала идек. 17 мартта ишелде... – ди Фәрит абый Рәхмәтуллин. Бу эштән авыл җирлеге читтә кала алмый, билгеле. Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат әфәнде Җиһаншин белән дә сөйләштек.
- Иске мәктәп бинасын яңа түбәле итү нияте авылда берничә кешедә генә. Тагын берничә кеше аларга иярергә мәҗбүр. Халыктан үзара салым акчасын да соранып көч-хәлгә җыябыз - 100 мең сумны оештыруы авыр, әле улыбыз монда тормый, диләр, әле башка сәбәп табалар. Мәктәпнең чынлап та бер өлеше тарихи бина, ләкин Кама Тамагы районы туристларны кочак җәеп каршы алса, монда алып килеп күрсәтерлек нәрсә бар? Һәр авылда мәктәпнең үткән юлы саллы инде. Фәрит абыйны аңлыйм, гомере шул мәктәптә үткәч, аның иске бинаны әле яшәтәсе килә. Келәнче, Яңасала, Олы Салтык авылларын яңа, шәп мәктәпле иттеләр дә, укучылары калмады, буш басып торалар да, монда ишелгәненә миллионлаган акчалар түгәргә телиләр... Түбәсе җимерелеп төшкәч тә авыл группасына хәбәр салынды, өмә оештырып, карын төшерергә сөйләштек. 17 ләп ир килде, теләүчеләр. Калганына авыл җирлеге белән киңәш итми генә эшкә керештеләр. Үпкәләмәдек. Ул бина янгын куркынычсызлыгы ягыннан миңа да бер бәла генә. Мәктәп янында яшәүчеләр ут-күз чыгудан курка да. Районнан махсус комиссия дә, хакимият башлыгы да әллә ничә мәртәбә килеп карады. Зур төзелешләр сораган заманда иске мәктәпне һәйкәл итеп бастырудан ни файда? Авылдан чыгып китеп, шәһәрдә яшәүчеләр көн аралаш югарыдагыларга шикаять яза... Бүген дә хакимият башлыгы җыелышта телгә алды, шикаятьнең инде ничәнчеседер, - диде Илшат Җиһаншин.
Нияте анык - иске мәктәп белән булышмау яклы. Сүттерүе дә җиңел түгел.
Ни дисәң дә мәктәпңең әле хуҗасы бар. Иске Казиле мәктәбе директоры Илшат Гыймрановка да шалтыраттык. Бинасын кирәксенмәсә дә татар халкының алтын фондын тәшкил иткән китапларны булса да җыеп менеп китсеннәр иде. Әйтсәм әйтим, остазларның икенче аяк киеменә кадәр укытучы өстәле янында ята бит. Чынлап торып гомерлеккә эвакуацияләнгәннәр - кирегә юлны онытканнар кебек.
— Мәктәп бинасы сатылуга куелачак. Бәясен ачыклау өчен экспертлар көтәбез. Болай 5 миллион сумга төшәрлек мәлкәт ул. Бинасының иске булуын, түбәсенең ишелүен искә алсалар, бәясен кимрәк итмәсләрме дигән өмет бар. Фәрит абый үзе дә сату процедурасында катнашмакчы, акчасы җитсә кияү белән алырга исәбем, диде. Без аның белән гел хәбәрдә, яңалыкларны җиткереп торам. Әгәр дә сатып алса, котельныйдагы тимерләрне сатып булса да, түбәсен эшләтергә акча юнәтмәкче. Ничек килеп чыгар, әлегә беребез дә, бер нәрсә дә белми. Мөлкәтне бәяләүчеләрне көтәбез. Мәктәпне түбәле итәргә безнең хәлдән килми, бюджетта акча юк, - диде Илшат Гыймранов. - Ә китапларның үзебезгә кирәген алып төшәргә исәп.
Имәндә икән чикләвек... Димәк, мәктәпне алырга теләүче булса, кем әйтмешли Фәрит абыйның акчасы җитмәсә, авыл халкы мәктәпсез калачак? Шулай булып чыга, ди Илшат Гыймранов. Вәзгыять катлаулы - әле 16 ел элек кенә салынган мәктәпләрнең бүген ишеген ачып керүче булмаганда, Иске Барыш авылы мәктәбенә нинди өмет багларга?
... Авыл халкы янә уйда, мәктәпләре сатылгач, күпләр җыелган акчаны кире таратырлармы дип тә кайгыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, Фәрит абый яңа веранда төзергә җыенган, монысы да бимазалы күңелләренә шом салган. Һәр эшнең башы, ахыры бар диләр бит, монысы шул ахыры күрәсең, инде Фәрит абыйга да яңа кадак каккан саен, безнең акчага ише сүзләрне ишетергә кала...
Ә без әле нокта куймыйбыз. Иске барышлылар мәктәпләрен саклап кала алырлармы, коры калырлармы, күзәтәбез.
Комментарийлар
0
0
"авыртмаган башка тимер тарак", кычытмаган җирне кашыйлар" була бу. Акчаны исраф итү. Ишелгән мәктәпнең кемгә кирәге булсын икән. бер-бер хикмәте бардыр моның.....
0
0