16+

Бал кортлары «баш төзәтә»

Нәрсәдән дә булса бәйлелеккә төшү бары тик кешеләргә генә хас сыйфат дип уйлаучылар тирән ялгыша. Аннан хайваннар да җәфалана икән... Европа бакчачылары әкәм-төкәмнәр белән плантацияләргә сыра салынган тәлинкәләр тезеп көрәшә. Сыраны бик яратучы әкәм-төкәмнәр аны рәхәтләнеп эчәләр дә шунда батып үләләр икән.

Бал кортлары «баш төзәтә»

Нәрсәдән дә булса бәйлелеккә төшү бары тик кешеләргә генә хас сыйфат дип уйлаучылар тирән ялгыша. Аннан хайваннар да җәфалана икән... Европа бакчачылары әкәм-төкәмнәр белән плантацияләргә сыра салынган тәлинкәләр тезеп көрәшә. Сыраны бик яратучы әкәм-төкәмнәр аны рәхәтләнеп эчәләр дә шунда батып үләләр икән.

* * *
Керпеләрнең сөтне генә түгел, сыра белән шәрабны да үз итүләре билгеле булган. Әмма исерек керпеләр үз-үзләрен яклый алмый башлыйлар икән менә. Куркыныч янаган мизгелдә йомгак булып җыелырга өлгермәүләре аркасында ерткыч хайваннарга җиңел азык булалар да куялар.
* * *
Маймылларга спиртлы эчемлекләргә булган мәхәббәтләре өчен еш кына азатлык белән түләргә туры килә. Приматларның исерткеч эчемлекләр яратуларын белгән җирле аучылар моннан бик оста файдаланалар. Урманга үзләре белән зур бидонга салынган сыра, берничә кружка алып киләләр алар. Маймыллар карап торганда берничә кружка сыраны эчкәннән соң, үзләре урманга кереп качалар һәм хайваннарның кыланмышларын күзәтеп яталар. Маймылларга шул гына кирәк тә. Кешеләр күздән югалуга, бидонны уратып алып, дуңгыз булганчы эчәләр икән алар. Аучыларга исереп ауган маймылларны җыеп аласы гына кала.
* * *
Филләр исә исерткеч эчемлекне үзләренә үзләре ясый. Казык тешләре ярдәмендә башта чокыр казыйлар да шунда төрле-төрле тропик җиләк-җимешләрне тутыралар. Өстенә агач яфраклары, чирәм ыргыталар. Масса әчи башлауга, аны килеп ашыйлар. Исерек филләр урманда бер максатсыз кычкырып, бер-берсе белән сугышып йөри башлыйлар икән.
* * *
Җиләк чыпчыгы һәм миләш чыпчыгы да эчәргә ярата. Вакыт-вакыт тәмам өлгереп, әчеп тәмсезләнә башлаган җиләкләрне ашарга киләләр алар. Аннан соң ботакта утырган җирләреннән үлем йокысы белән йоклап та китәләр. Мондый чакта аларны кул белән дә тотып алырга була.
* * *
Бал кортлары да, без уйлаганча, чәчәк серкәсе җыеп түгел, баш төзәтеп йөриләр икән әле. Энтомологлар шулай әйтә. Эчәргә яраклы нәрсәне кортлар чәчәкләрдә таба. Чәчәкләрдәге нектар төрле факторлар тәэсирендә әчеп, исерткечкә әйләнә, имеш. Галимнәр бал кортларына шикәр эремәсе һәм 80 процентлы спиртлы эчемлек тәкъдим итеп караганнар. Кортлар, ике дә уйламыйча, спиртны сайлаган.
* * *
Күселәрнең сыра яратканлыгы инде күпләргә мәгълүмдер. Күселәргә каршы көрәшергә кирәк булса, агуны аларга нәкъ менә сырага салып бирергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading