Өч айда тулы ятим калып, Урта Азиягә чыгып киткән: 84 яшьлек Мәгълүмә әбинең йөрәк өзгеч язмышы
Әтиемнең әтисе Габидулла, 3 дусты белән беренчеләрдән булып хәзерге Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан килеп безнең туган авылыбыз Иреккә нигез салганнар.
Әтиемнең әтисе Габидулла, 3 дусты белән беренчеләрдән булып хәзерге Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан килеп безнең туган авылыбыз Иреккә нигез салганнар.
Беренче әбиебездән (исемен белмибез) 3 бала – Минҗамал апа, әтиебез Әхәт, Бибигайшә апа ятим калган. Ә бабайның икенче тормыш иптәше Гыйлемнисә әбинең Гөлфәридә, Нурдидә, Рәшидә исемле кызлары, Каюм, Ислам, Вакыйф исемле уллары бар иде, мин аларны бик яхшы беләм. Вакыйф минем белән бер елгы булып, бергә уйнап үстек. Аларның берсе дә юк инде.
Өч ай эчендә – тулы ятим...
Без – сугыш чоры балалары, мин – 1942 елның 2 февралендә, ә энем Гомәр 1945нең 3 маенда туган. 5 яшемә кадәр Иректә яшәп, 20 яшемә кадәрге гомерем Рәҗәптә үтте. Әтиебез – комбайнчы, әниебез Мәгъсүмә – трактор йөртүче иде. Алар бер колхозда эшләсәләр дә, әти – Иректә, әни Рәҗәптә яшәгән. Ул вакытта үзйөрешле комбайннар юк иде кебек, шуңа күрә әнинең тракторына әтинең комбайнын тагып эшләгәннәр. Икесе дә яшь, уңганнар. Әти әнидән 7 яшькә олы. Әнигә сүз кушкан, әни риза булмагач, ул аны урлап кайткан. Матур гына гаилә корып Ирекнең Чәчәкле ягында яшәгәннәр, аннары ярның икенче – Җиләкле ягына кечерәк кенә өй салганнар.
Яшь гаиләгә бәхетсезлек килә: икесе дә эштә кырда вакытта ут чыгып берничә йорт янганда, аларның да өйләре, өйләре генә түгел, бишектәге сабыйлары Нәгыймә исемле кызлары янып үлә. Эштән кайтсалар, өй дә, бишек тә, бала да юк, көлгә әйләнгән була. Аллаһы Тәгалә ризалыгы беләндер көтүдәге сыер исән булып байлыгыбыз дип шатланалар. Әтине эшендә аеруча хөрмәт итәләр, ул эшчән генә түгел, юмарт та, акыллы да булган.
Гаилә бер көе яшәгәндә, әтиебезне кырда комбайн астында яткан килеш табалар. Хәзер үземнең күңелем белән генә уйлыйм инсульт булгандыр дип. Больницада 15 көн аңсыз ятканнан соң, әти мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны атка салып кайтканнары, җирләгәннәре, күрше кызы Дилбәр белән бусага төбендә елашып торганыбыз күңелемдә гомер буе сакланды.
Ничек булса да тормыш дәвам итте, әни эшкә йөрде. Энем белән миңа күз-колак булырга Гыйлемнисә әбиебез бар иде. Беркөнне әни ни өчендер эшкә бармыйча өйдә калды, авылның кендек әбисе Маһирә әби дә бездә утыра. Әни миңа:«Кызым, бар әле, Гомәрне әбиеңнәргә илтеп куй әле», – ди. Октябрь аеның салкын җилендә яшь ярымлык һәм 5 яшьлек бала абына-сөртенә чабабыз.
Йөгереп өйгә кайтсам, әни әйтә, кызым, су эчәсем килә, су бир әле, ди. Мин өйалдындагы кисмәктән тустаган тутырып су алып (әле бит ул кисмәккә буй җитми, өстенә боз туңган), түгә-чәчә алып килеп эчерттем. Әни миңа карап елый. Үз хәле хәл ана йөрәге, балаларым ятим кала, дип өзгәләнгәндер инде. Өч көн газапланганнан соң әниебез бәбили алмыйча, без тулы ятим калдык. Дәү әнинең әйтүе буенча, якты дөньяга килә алмаган игезәк сабыйларның кендекләре чолганып, өч җанны гүргә салганнар. Энем белән мин 3 ай эчендә әтисез дә, әнисез дә калдык.
Тәкъдирләргә шулай язылгандыр инде, әнине трактордан алып «җиңел» эшкә – урак белән бодай урырга куйганнар. Менә шулай иелә-бөгелә чолганганнар диеп уйлыйбыз. Анысы бер Аллаһыма билгеле. Безне әнинең әнисе үз кочагына сыендырды. Ул вакытта аның кызы – әнинең кече сеңлесе Хәерниса апа кияүдә түгел иде. Безгә әни җылысын биреп, соңга калып кияүгә чыкты. Бу вакытта икенче сеңлесе Мәсхүдә апа кияүдә иде, алар җизни белән безгә бик нык ярдәм иттеләр.
1949 ел. Миңа мәктәпкә барырга кирәк, өскә кияргә кием, ашарга каты-коты, ә каләм, дәфтәр дигән сүз безнең өчен караңгы. Партада уйма бар, шул уймада кара савыты (чернильница), аңа я кара, я яшел, я коңгырт төстәге кара салалар. Ул буяу белән дәү әниләр йон-ситсы да буйыйлар. Дәфтәр урынына иске гәҗитнең уртадагы ачык җиренә язабыз. Сумка – иске күлмәк итәгеннән теккән букча. Аякта – чабата. Язын аңа төбенә бабайлар күтәртмә ясап бирәләр дә коридордан барганда, ул шак-шок итеп ишетелер иде. Өстә – ертык, ямау өстенә ямау салган күлмәк-ыштан. 1-4нче класста укыганда, мәктәп бер-ике йорт аша гына, анда Гәрәева Җамал апа укытты, әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын. Класс бүлмәсен мич ягып җылытучы мәрхүм журналист Сәмигулла Хәйретдиновның әнисе Минҗамал апа.
Мин аңа дәрестән соң такта-парталар сөртеп идән юарга булышам. Минҗамал апа миңа бер кисәк ипигә май ягып бирә – ул миңа бәйрәм ризыгы булып тоела иде. 5нче класста класс җитәкчесе булып яшь, чибәр, зифа буйлы, озын чәчле, прическасын Мэрилин Монро кебек матур итеп баш өстенә өеп куйган Фаягөл Нургалиевна Хәмитова килде. Безне рус телен яратырга, аңларга өйрәтер өчен, «Я по-татарски не одно слово не знаю, со мной только говорите по-русски», – дип, вата-җимерә булса да русча сөйләшергә, аңларга өйрәтте.
«Апа, аша-аша»
Укуга кызыксынуым кечкенәдән көчле булды. 5нче класстан алып 10нчы класска кадәр звено вожатые булып тордым. Колхоз кырына көл җыю, дисеңме, сөяк җыю, Тимур командасы оештырып олы яшьтәгеләргә ярдәм итү безнең өстә иде. Укуны тәмамлагач, акчасы бар хәлле кешеләр укырга китте, ә безгә эш, эш, тагын да эш. Паспорт бирмиләр. Ике ел эшләсәң, колхоздан укырга җибәрәбез, дип, фермага бозаулар карарга куйдылар. Ике елдан соң: «Укырга җибәрегез инде», – дисәм дә, «Бик яхшы эшлисең, тырышып эшлисең, тагын бер ел эшлә, аннан күз күрер», – диделәр. Йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Өйдә дәү әни дә: «Эшлә инде, авызыбызга ипи кергәндә генә эштән качасың», – дип ризасызлыгын белдерде.
Укырга теләгем шулкадәр көчле иде шул, тәкәбберлегем дә булгандыр, үзсүзлелегем дә. Безнең авылга Казаннан 2 егет командировкага килгәннәр иде, шуларның икесе дә миңа күз төшерә башладылар. Берсенә кияүгә чыгарга риза булдым, имеш, Казанга барам да укырга керәм. Әй юләр баш. Башкала дигәч тә, иремнең бер бүлмәле барагында – казарма кебек, апасы белән җизнәсе дә яши икән. Мин иремнең никахлы хатыны булсам да, паспортсыз кем дә түгел, эшкә алмыйлар, прописка юк, акча юк. Җитмәсә апасы өйдә «баш». Паспорт сорап авылга кайтсам да, «Бездән бер кәгазь дә бирелмәячәк», – дип, үз сүзләрендә тордылар.
Бу вакытта мин авырга узган булганмын икән, ә безгә кем аңлаткан инде аны. Миннән бәләкәйрәк кызлар белән 2-3 км ераклыктагы кырга барып, кукуруз арасыннан эт эчәгесе җыеп, бәйләп, аркага асып кайтып, сарыкларга кыш чыгарлык печән әзерлибез. Аннары каен себеркесе күтәреп ташыйбыз. Шулай итеп минем 7 айлык бала тулгагы тота башлады. Авылдан 25 чакрым Юхмачы больницасына кузовта утырып бардым. Улым туды. Хәлем әйбәт булмагандыр инде, 28 көн яттым
Яныма беркем килүче юк, килүче булса да, ящур дигән авыру чыгып, маллар кырыла башлагач, йөрүләр тукталды. Менә безне чыгаралар (шатланырга да, көенергә дә белмәссең), баланы төреп чыгарга чүпрәк тә юк. Санитарка бер пеленка ярты одеял кисәгенә (ул списать итеп идән юа торган чүпрәк иде) баланы төреп бирде. Сәгать көндезге 2 иде инде, җәяү кайтырга чыктым. Бәхетсезлегемә үртәлеп елыйм, хәл юк, ач. Бәхеткә, ярты юлны узгач, үзебезнең авыл егете Минрәхим очрап аның машинасына утырып кайттым.
Мине, әлбәттә, өйдә ачык йөз белән каршы алмадылар инде. Апалар да, дәү әни дә: «Бар, балаңны илтеп бир дә фермага эшкә төш», – диләр. Ничек инде баламны илтеп бирим ди. Беркөнне бер якын күргән апа керде дә: «Мәгълүмә, кит син моннан», – ди. Кая кем мине көтә, паспорт юк. Ә таныклыкны, әтисе була торып (загс булмагач), Сафин Фәнис Әхәтович дип алдым. Фәнис Яруллинның шигырьләрен яратканга, балама Фәнис исемен куштырдым.
Аннары, судлашып Кузнечиха юлын кулымда бер айлык бала белән ничә мәртәбә ураганмындыр, үзем дә белмим. Судта безнең татарлар түгел, ә рус хатыннары, мине жәлләп, паспорт алырга рөхсәт бирделәр. Аңа шатлануларым! Әле бит аның акчасы юк, үземнең бәйләгән челтәрләремне, чиккән мендәр тышларын, кулъяулыкларны 50 тиенгә, 1 сумга сатып, 18 сум акча җыйдым. Теге апаның, анда урамда да җимешләр үсә, киез итек, пальто, резин итек кирәкми, яшәргә җиңелрәк булыр, дигән сүзләре колактан чыкмый гына бит. Аның анда малае белән килене яши икән. Адресларын бирде. Кодачам Җария белән Мәләкәскә (Димитровград) кадәр бодай ташый торган бортовой машина өстендә утырып барып, Самара автобусына 1 сум 20 тиенгә билет алып бирде (үз акчасына). Җария белән елашып саубуллаштык. Шул елны Сталинабад Дүшәнбегә әйләнеп, тактада билет бәясе 17 сум дип язылган иде.
Кулымда 2 айлык бала, авоськада иске күлмәк итәкләреннән берничә данә пеленка һәм 1 сум акча. Ашарга бер сынык ипи юк. Актүбә станциясендә мин утырган вагонга бер казак малае керде, тәрәзәдән яшь кенә әти-әнисе, миңа ишарәләп: «Бу безнең бала, карагыз инде, ул Ташкентта төшә», – диләр. Ярар, тыныч булыгыз, дигәнемне белгертеп баш селкедем. Мин астагы полкада, ул бала – өстәгесендә. Кулында – бер капчык. Өстәл астына куйды да менеп ятты. Төн чыктык. Теге бала ояла, ашыйсы киләдер дип, мин аңа урын бирдем, капчыгы тулы майлы көлчә, кыздырган ит, тәм-томнар.
Ә мин бер стакан чәй алдым да бетте-китте. Икенче вакыт ашаганда, бу бала миңа:«Апа, еиң, еиң (аша-аша)», – ди. Оялып кына ярты көлчәсен алдым. Ул 8 класс бетереп Ташкентка укырга керергә бара икән. Биш тәүлек барганнан соң, ул баланы Ташкентта апасы белән җизнәсе каршы алдылар, ә миңа башка поездны көтеп тагын бер тәүлек барасы бар икән. Ул бала апасы артыннан китте дә борылып-борылып миңа карый, менә берзаман йөгереп килде дә теге капчыкны ризыклары белән миңа бирде. «Апа, сезгә әле озак барырга, мин килеп җиттем бит инде», – ди. Шул балага гомерем буе дога кылдым һәм кылам. Шунда исемен дә сорамаганмын инде. Шулай итеп тагын бер тәүлек буе Дүшәнбегә тук булып бардым.
Менә нинди икән син, җимешле, җылы Урта Азия
Җиргә сеңгән балчыктан ясалган вокзал. Кичке якта поезддан төшеп шәһәр ягына чыктым. Басып торам. Кулымда – адрес. Таксилар ул вакытта юк. Менә берәү килде дә, сезгә кая, ди. Мин адресны күрсәткәч, и-и-и бу бит ерак, 4 сум, ди. Ә минем чәйдән калган 50 тиен акчам бар. Тагын икенчесе, өченчесе килде – һаман шул бәя. Караңгы да төшеп килә. Аллаһымның рәхмәте, бер рус кешесе килде дә, шулай шул, бу бит шәһәр эчендә түгел, кырыйда, ди. Утырыгыз, ди.
Үземнең уем – теге ападан акча алып торам да, эшләгәч түлим, имеш. Барабыз, шәһәрне дә чыктык. Уң якта – ГЭС, сул якта – чокыр. Эчемә шом да керде инде. Табып керсәк, барак, суык. Ике бала уйнап утыралар, ә әниләре авырып ята, ире командировкада. Акча турында әйткәч, «Үзебез ике көннән бирле ач, кая инде ул. Күрше ишеккә шакы әле, анда башкорт апасы яши, ул буфетта эшли, аңардан сора әле, аннары бирербез дип әйт», – ди.
Ярлы көне ялыныч, нишләмәк кирәк, башым иеп сорадым, бирде, шул акчаны таксистка чыгардым. Ул кулымнан тотты да, күземә карап: «Сеңел, зинһар өчен югалма», – дип 2 сумны алды да 2 сумны яңадан миңа биреп, «Балаңа берәр нәрсә ал», – диде. Аллаһы Тәгалә кушып кайчан да булса бәхетле чагыңны күрсәм иде, дип таксист китеп барды. (Кызларым туып, берсенә – 2, икенчесенә 3 яшь булганда очраштык. ЦУМ кибетеннән чыгып барганда, ул мине танып эндәште). Күрше апасыннан алган калган акчага кибеттән 1 литр сөт, ярты кг манный ярмасы белән шикәр комы, 1 ипи сатып алып кереп ботка пешереп тамакны туйдырдык.
Беркөнне урамда балаларыбыз уйнаганда бер хатын белән сөйләшеп киттек тә, эш турында сорадым. «Мин балалар бакчасында эшлим, барып кара, бәлки алырлар», – ди. Бардым, аттестататымны күрсәттем, ясле группасына өлкән тәрбияче итеп алдылар. Аңа шатланганнарым. Балам да үзем белән бит. Шулай итеп, 1962 елның 6 гыйнварында мин үземне беренче тапкыр кирәкле кеше итеп хис иттем. Тамагым тук, өстемдә бер халат, аягымда бер тапочки булуына карамастан, иң бәхетле кеше мин идем.
Дүшәмбе киләм дә шимбәгә кадәр эшлим, ә якшәмбе ял булуына карамастан калып керләр юам, үтүклим. Барып-кайтып йөрергә 5 км юл, автобуслар йөрми. Шунда минем белән эшләгән немка тетя Дуся миңа, нигә син азапланасың, фатир снимать ит, ди. Аның белән фатир эзләргә киттек. Фатирга кертергә әзерләр, тик хатыннары ирләренә я акаеп, я шомланып карыйлар. Әйдә, тетя Дуся, булмый бу, дисәм дә, керергә өч өй калган иде. Шакыдык. Өй дисәң – өй түгел, кеше тора дисәң охшамаган. Силикат кирпечтән 1 бүлмә, түбәсендә иске шифер, анысы да вакытлыча куйган. Керсәк, идән (җир) уртасында тубал кадәр сап-сары чәчле, киң җилкәле, үзе ап-ак бер ир кеше аягына портянка чорнап утыра. Тетя Дуся әйтә: «Саша, сиңа квартирант кирәк түгелме», – ди.
Саша исемле бу кеше, иртәгә Памирга геологоразведкага алтын эзләргә китәм, ди. Мин тетя Дусяга төртәм күпме түләргә диеп. Ул сорагач борылып карады да, когда придешь, ди. Мин һаман төрткәлим. Күпме дә түгел, 1 ай – 1 үбү, ди. Кайчан күчәсең, ди. Бүген булмый инде, бүген улымның туган көне, дим. Ярар, күз яшьләреңне сөрт, балаларың турында аннары әйтерсең, ди. Шулай борылдык та чыгып киттек. Тетя Дусядан кайда яшәгәнемне сораган. Кич белән уенчыклар, тәмнүшкәләр сатып алып безне ГЭС поселогы буйлап сорашып эзләп йөргән. Тапмаган.
Иртән Памирга киткән. 1-2 атна үткәч, энесе килде дә: «Кайчан күчәсең, абый әйтеп калдырды», – ди. Бу вакытта минем янга энем Гомәр килде, аның белән күченеп шунда яши башладык. Бер көнне почтальон: «Сезгә перевод бар, 300 сум», – дип килеп әйткәч егылып китә яздым. Туганнарым мине жәлләп акча җибәргәннәрме, дисәм, анда язган да әле: «Квартирант, который живет в этом доме», дип, ә почтальон аны белә, бергә заводта эшләгән булганнар. Алмадым, курыктым. Бер атнадан тагын 400 сум җибәргән. Исемемне дә, фамилиямне дә белми бит ул. Ярты елга киткән кешем өч айдан кайтып төште.
Керде, сораша, кайда бу баланың әтисе, ди. Аның әнисе дә, әтисе дә мин үзем, дим. «Риза булсаң, мин аның әтисе булыр идем», – ди. Аннан сорый, ничә ай яшисең, ди. Өч ай, дим. Димәк, өч үбү, ди. Менә шул өч үбү 60 елга сузылды. Ул миңа – ир, балама – әти, яклаучы, эш сөюче, киң күңелле, кунакчыл кеше булды. Ике кашык, ике тәлинкә белән тормышны башладык, половнигыбыз юк иде. Өй төзедек, җиһазлар алдык. Җиңел булмады.
Ярдәм итәргә кем дә юк. Минем каенатам икенчегә өйләнеп 12 балалары булган. Менә аларның шул балалары үсеп өйләнеп без бер ишегалдында 8 килен яшәдек. Мин олы килен идем. Аларга да хезмәтем күп тиде. Әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Мөселман динендә булсалар да, бик каты, кырыс, таләпчән йолалар күп. Ничек түзгәнемә үземә-үзем сокланам хәзер. 1-1,5 елда телләрен өйрәндем. Киленнәргә мин каенана булдым, чөнки олы каенанам бик усал, киленнәрне гел гаепләп кенә тора иде. 8 елдан соң яшь ярым аралары белән Аллаһым безгә ике кыз бала бүләк итте. Газизә белән Гөлнур (андагы язу буенча алар Азиза, Гульнора). Отпускада һәр елны Рәҗәп белән Ирек юлын таптадык. Миңа курорт та, санаторий да кирәк түгел иде, күңел гел туган җиргә тартты.
1990 елда Таҗикстанда переворот ясамакчы булып, рус мәктәпләрен бетерә башлагач, халык кайсы кая китә башлады. Башта олы кызым гаиләсе белән Баулыга кайтты. Аннары кече кызым 5 айлык баласы белән апасы янына китте. Ә улыбыз, мин сезне ялгыз калдырмыйм, дип карышса да, булмады, ул да китте. Хәер, безне беркем дә кумады, китегез, димәде, әмма без бит балалар дип яшибез. Мин 4-5 ел Баулы белән Дүшәнбе арасын урадым. Ул юлларның озынлыгын Аллаһы Тәгалә дә үзем генә беләм. 40 ел яшәгән өеңне, эшеңне ташлап яңадан тормыш корырга нинди көч кирәк.
Туган як дисәк тә, безне монда да колач җәеп каршы алмадылар. Прописка юк, гражданство юк, ә беженсы дигән сүзне авыз ачып кемгә дә әйтмәдек, ярдәм дә көтмәдек. Ары-бире йөри торгач, беркөнне иптәшем капка төбенә килеп басмасынмы, ул өйне ташлап килеп җитте, мин аңа әйдә монда дип бервакытта да әйтмәдем, уйладым ул таҗик баласы, беркая да бармас дип, ләкин ул килде, сездән башка мин анда яшәмим, диде. Пропискадан төшмәгән, пенсиясен күчермәгән, өйнең ачкычларын энекәшенә биргән дә бөтен тормышын ябып безнең белән гомер итәчәген әйтте. Ирем Шәриф бик уңган иде, җирне, терлекләрне яратып карады. Эш белән күтәрелдек, үрнәк булып яшәдек. Авыл халкының ихтирамын ишеттек. Ничә еллар авылда мулла булып никахлар укыды, балаларга исем кушты, мәетләрне соңгы юлга озатты. Ә мин кая кушсалар шунда эшләдем.
Оныкларыма читен булды инде, мәктәп татарча, ә болар белми. Ярый мин булдым, дәрес әзерләшергә. Үз хыялым тормышка ашмаганга, балаларымның, оныкларымның хыялларын үтәргә тырышуыма бик шатмын. Дүрт оныгыбыз да Казанда төпләнделәр. Ә без – Баулыда. Кайда балалар, без – шунда дип тәвәккәлләп, без дә монда җыелдык, урнаштык, Аллаһка шөкер. Үз уем буенча дөньяда мин иң бәхетле әби, дәү әни, әни. Ни ашасам, ни кисәм, ни теләсәм шунда алып барырга Аллаһ биргән балаларым, оныкларым бар. Биш мәртәбә – Төркиядә, бер мәртәбә Египетта булдым. Әлхәмделилләһи шөкер, хаҗга да бардым,үз-үземә ышанмаган да идем 84 яшемдә барып әйләнеп кайтырмын дип.
Әй гомер, гомер…
Иң әче башланган тормышыма иң бәхетле әби булып үз аягым, күзем, көчем белән туган авылым Ирегемә якынлаштым. Шундый хисләр биләп алды, әйтерсең мине анда табын җәеп, көлеп, шатланып әтием, әнием, әби-бабаларым, Гайшә апам, Рөстәм абыем, Ислам абыем, Сария җиңгәм (аның минем башымнан йомшак куллары белән сыйпап, әй акыллым, кил әле диеп бер телем ипигә каймак сылап биргәннәре хәзер дә күңелем түрендә). Оркыя апа, Хәлимә апа – безгә якын туганнар. Хәлимә апаның сап-сары 7 итәкле күлмәге бар иде. Аңардан ул күлмәкне театр куйганда алып торалар иде, аны ул үзе бәйрәмнәрдә генә кия иде. Икенче кеше мине сөеп, җылы сүз әйтүче Зәмзәмия апа иде, нинди олы йөрәкле кешеләр булганнар. Үз апаларымны әйтәсе дә юк, үзләре тол, берсенең – 4, икенчесенең 6 бала була торып мин дә шулар янына кысылам.
Иректән чыккан укытучыларга баш ияргә була, шул авылдан ни автобус, ни су юлы, ни очу юлы булмый торып, каядыр барып белем алып үз якларына кайткан кешеләре белән ихластан горурланам. Һәрвакыт алар белән мактанам. Иректән чыгучылар мин белгәннәре Нариман абый, Сөембикә апа Гаптеләхәтовна. Алар Иске Рәҗәп авылы мәктәбенең көзгеләре иде.
Энемнең дә тормыш юлы шома гына үтмәде. Дүшәнбегә килгәч экскаваторда эшләде, аннары армия сафларында булып Төрекмәнстанда 3 ел хезмәт итте, алган медальләре дә бар. Кайткач Әлкинең Камка авылы кызы Гөлфирәгә өйләнеп балалары Лилия, Марсель туды. Оныклар үстерделәр. Без икәү ярлылыкта үскәч, белем ала алмагач, балаларыбызга белем биргәнебезгә, аларны аякка бастырганыбызга, алда маяк була алганыбызга бик шатбыз.
Тормыш иптәшем авырый башлагач, бар, кызларга үзләренең ватанын күрсәтеп алып кайт, диде. 30 ел бармаган идек. Онытмаганнар, кайтыгыз, менә сезгә аерым бүлмә, бергә яшәрбез, диделәр, кунак иттеләр, каберлеккә бардык. Туганнарны искә алып табын корып Коръән укытып йөрәкләребезне тагын бер мәртәбә өзеп, аннан җир алып кайтып җыеп куйдык. Әтиләре мөселман зиратында җирләнде.
Һәрбер кардәшемә исәнлек-саулык, эшләрегездә уңышлар, язучыларга каләмнәрегезнең карасы бетмичә, безне шатландырып яшәргә насыйп итсен.
Мәгълүмә әбиегез Сафина (Рәҗәбова),
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Мин әле дә аның юклыгына ышана алмыйм»: Илүзә Сабирова әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты
-
#Язмалар
«Кечкенәдән аны әти урынына күрдем»: сеңлесе Радик Сабиров турында хатирәләрен сөйләде
-
#Язмыш
Өч айда тулы ятим калып, Урта Азиягә чыгып киткән: 84 яшьлек Мәгълүмә әбинең йөрәк өзгеч язмышы
-
#Җәмгыять
Алимент түләмәгән әтиләр: «Кайда соң ул әти?»
-
#Җәмгыять
Җәй көне эшкә урнашкан үсмер нәрсәләрне белергә тиеш?
Комментарийлар